Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
18 Май 2021, 15:02

Мәрьямкәй белән Булат

Башкортстанның Шаран районы Алпай авылында чыннан да булган, ата-ананың акчага кызыгуы аркасында, бер-берсен өзелеп сөйгән кыз белән егетнең үлеменә китергән, соңыннан бәеткә күчкән аянычлы мәхәббәт тарихы. Елата торган язма...

Элек Башкортстанның Шаран районы Алпай авылында чибәрләрдән чибәр, сылу кыз үскән. Аның исеме Мәрьям булган. Аның матурлыгына сокланмаган кеше калмаган. Бөтен илдә аңа тиң кеше булмаган, диләр. Күрше егете Булат белән Мәрьям кече яшьтән үк дус булган. Тик егет белән кыз кешегә очрашып-сөйләшеп йөрергә ярамаган, ул зур гөнаһ саналган. Мәрьям уңганлыгы һәм сылулыгы белән күп кешеләрне үзенә гашыйк иткән. Авылда яшәгән алтмыш яшьлек мулла да Мәрьямне өченче хатынлыкка алмакчы булган. Кыз артыннан яучы җибәргән. Мәрьямнең әтисе, гомергә икмәккә туймаган ярлы булганлыктан, байлыкка кызыккан. Киявебез бай булса, тамагыбыз туймасмы, дип уйлаган. Әтисе кызын муллага көчләп бирмәкче булган. Унҗиде яшьлек Мәрьям Булаттан башка беркемгә да барырга уйламаган. Ачы гарьлеккә чыдый алмыйча, агу эчеп, үзен-үзе һәлак иткән. Врачлар да аңа кабат савыгырга ярдәм итә алмаганнар. Әти-әниләре больницага килгәч, аларны кертмәгәннәр. Тик Булат килгәч кенә, больницага кертәләр.
Мәрьямнең үле йөзен күргәч, Булат та үзен-үзе чәнечә. Булатның ал каны Мәрьямнең ал йөзенә тама. “Гөнаһ булса булыр”,– диләр, Мәрьям белән Булатны бергә күмәләр. Сөйләүләренә караганда, бу вакыйга 1910 елларга туры килә. Халык саф мәхәббәт белән янучы кешеләрне онытмый. Булат белән Мәрьямгә багышлап җырлар чыгаралар. Булатның әти-әнисе бу кабергә тирәкләр утыртканнар. Бу агачлар янына хәзер яшь агачлар үскән. Булат белән Мәрьям вакыйгасын халык көйгә салган.
Кичке кояш батканда,
Кырдан эштән кайтканда,
Мәрьямкәйне таптылар
Сулып-сүнеп ятканда.
Илттеләр дә больницага
Салдылар караватка.
Ике врач, бер сестра
Калдылар карамакка.
“Коткармагыз, коткармагыз,
Коткармагыз, мин үләм.
Мин бәхетсез бала булдым,
Яшьли гүрләргә керәм.”
Беренче көн килде аның
Сеңлесе хәл белергә.
Сестралар җавап бирде:
– Юк, ярамый керергә!
Икенче көн килде аның
Әтисе хәл белергә.
Врачлар җавап кайтарды:
– Юк, ярамый керергә!
Өченче көн килде аның
Әнкәсе хәл белергә,
Сестралар җавап бирде:
– Юк, ярамый керергә!
Дүртенче көн хәл белергә
Килде аның сөйгәне.
Врач аңа әйтте, танып:
– Үзең кереп күр әле.
Керде. Күрде. Мәрьям үлгән,
Кап-кара булып көйгән.
Булат елый сулык-сулык
Башын түбәнгә игән.
Булатның сыктаганы:
– Ач, Мәрьям, ач, Мәрьям,
Ач, Мәрьям, күзеңне.
Ачмасаң, Мәрьям, күзеңне,
Һәлак итәм үземне.
Ачмады Мәрьям күзләрен,
Егет аңа карады.
Кесәсеннән пычак алып,
Күкрәгенә кадады.
Шул минуттан сөйгәне дә
Сулыш алмый башлады.
Икесенең дә каберен
Яшел чирәм каплады.
Базарда яулыклар күп тә,
Сатып алучылар юк.
Илтеп күмүчеләр күп тә,
Казып алучылар юк.
(1971 елда Шаран районы Алпай авылында клуб мөдире Рәйлә Әхмәдиеваның истәлек дәфтәреннән (1949 елгы) БДУ студентлары күчереп алган; II. “Зөләйха белән Камай”. 1996 елда Туймазы районы Тукай авылында Хәҗәр Шафиковадан (1929 елгы) БДУ студенты Земфира Шакирова язып алган.)
Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И. К. Фазлетдинов. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 312 б.
Фото: sobaka.ru
Читайте нас: