Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
17 Май 2021, 09:25

Хәлил белән Галия(бану) ник кавышмый?

...Берәүләр нәфрәтләнгән, Рәүфәне кызганган, икенчеләре кавыша алмый тилмергән гашыйкларны аклап маташкан... Рәүфә исә авызындагы кара канны төкермәгән, әмма, озак еллар коточкыч киеренкелектә яшәп, бик йончыган, битләре сулып, күз карашы сүрелгән.

Сәер дә хис инде бу мәхәббәт! Хис дип матурлап әйтү генә ич, мәхәббәт – психик халәт, тайпылыш, чир ул дип тә әйтәләр. Бу фикер белән килешми дә һич ярамый. Мәхәббәт һәрбер психик авыру кебек үк дәвага бик авыр бирелә, күңелгә тирән җәрәхәт сала, кешенең үз-үзен тотышы, гомумән, язмышы белән идарә итә. Акыл белән дуслыгы юк, ник дисәң гашыйк-мескен үзе башын югалтып яраткан кешенең сыңар кимчелеген дә әйтә алмый, ул аны тәмам идеальләштерә, беркем сүзенә дә колак салмый. Әмма, адәми затка гашыйк булу мөмкинлеге бирелгән икән, аны бөек, илаһи бер бүләк итеп кабул итәргә кирәк. Мәхәббәтсез яшәүнең бер кызыгы да булмас иде. Шунысы кызганыч, әлеге хис әллә ничәгә төрләнеп-тармакланып бетә шул. Тарихка, классик әдәбиятка күз салсаң җавапсыз, берьяклы, бәхетсез мәхәббәт үрнәкләре тулып ята: Ромео – Джульетта, Отелло – Дездемона, Хәлил-Галиябану, Йосыф-Зөләйха. Бик күп кинофильмнар сюжетына да салына мәхәббәт фаҗигаләре. Хәтерлисездер, “Серафима прекрасная” дигән кинофильм караган идек? Баштарак бик тәэсирләнеп карасам да, тора-бара ачуны чыгара башлады бу “сабын”лы кино. Беренчедән, кабат карагач, тоташ “ляп”лары күзгә ныграк ташлана. Сюжетында чекрәеп торган ахмаклыклар күп. Боларыннан көлми чыдашлы түгел.
Төп герой – Серафима уңай образ буларак бирелә. Янган ызбага керә, чабып барган атны туктата торган, рус хатын-кызларының җыелма образы, ягъни.
Кечкенәдән ятимлеккә дучар ителгән кыз авылдашы Викторга үлеп гашыйк. Әмма, төксе карашлы, аракы эчәргә авызы шапылдап торган егетнең күңеле башкада. Әлбәттә, тамашачы тулаем Серафима ягында: “Әнә нинди ипле, эшчән кыз бит, юкса. Ниемә дип шул җилбәзәк кызга гашыйктыр бу Витя!” – дип өтәләнгәндер телевизор каршындагы миллионлаган ханым-әбиләр.
Серафима Викторга кияүгә чыгып бик авыр, фаҗигале тормыш кичерә. Үзен дә, Викторны да бәхетсезлеккә дучар итә. Тамашачы һаман егылып аны кызгана. Берәү дә: “Егетнең башканы яратканын белә торып, шундый мәкерле, пычрак юл белән (Аракы эчертеп, түшәккә яткырды) үзенә өйләндерде бит бу, ничу елап-зарланып яшәргә! Ире үзен ярата башласын өчен ни эшләде соң әле Серафима? Гомер буе бер күлмәк, бер бәйләм кофта һәм шыр прастуй оектан йөрде!” – дип уйлады микән берәрсе? Нәселле атлар үрчетеп, кулында миллионнарча акча әйләнгән хатын өстендәге каткан күлмәген алыштыра алмаса да, мәхәббәткә өметен сузсын инде! Ирләр ашказаны белән генә түгел, күзләре белән дә ярата бит. Әнә бит, ире үлгәч карачкы сыман кыяфәтен бераз тәртипкә салган иде Серафима, түтиегезгә менә дигән, бай, зыялы ир гашыйк булды да куйды! Юк, мөхтәрәм киночылар, барып чыкмаган “бөек мәхәббәт” тарихыгыз!
Чып-чын, тормышның үзеннән алынган бәянымда да мәхәббәт “өчлеге” тарихын тасвирламакчы булам. Бу өчәүне якыннан белсәм, бәлки, язмам башындагы сорауга җавап та бирә алыр идем, тик сорау үзем өчен дә ачык кала һәм мин аны укучы хөкеменә тапшырам.
Хәлил белән Галия авылдашлар. Исемнәре дә танылган гашыйкларныкына охшаш егет белән кыз бик яшьли, мәктәп елларыннан ук сөешә башлаганнар. Адашларыннан аермалы буларак, Хәлил нык тормышлы, хәлле гаиләдән, Галия әнисе белән генә үскән. Шулай булса да кыз бик чая, матур, уку алдынгысы да, эшкә дә бик оста. Егет солтаны – Хәлил белән мәхәббәтләренә сокланмаган кеше калмагандыр. Мәктәпне тәмамлагач, Галия шәһәргә китеп медицина училищесына укырга кергән, Хәлил армия сафларына киткән. Араларында сөю тулы хатлар йөргән, ике елдан солдат егет туры авылына түгел, ә шәһәргә Галиясенең тулай торагына кайткан. ...Менә шунда ничек очрашканнар, араларында ни булган беркем дә әйтә алмый, тик егет авылга йөзе кара янып, беркем белән сөйләшмәскә әйләнеп кайтып төшкән. Әрем телләрнең сөйләүләренә караганда, Галиясен икенче егет белән кочаклашып торганын күргән ди, имеш.
Хәлил, мәлҗерәп, кайгыдан башын эчүчелеккә сала торган сыек нәселдән түгел, шул ук елны авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кергән, җиң сызганып колхозда эшли башлаган. Башта шофер булган, аннан механик итеп куйганнар. “Распределение” белән авылларына фельдшер булып эшкә килгән тыйнак кына, искиткеч сөйкемле кыз – Рәүфә белән кавышып, гаилә корып җибәргән, берничә елдан эре колхозның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бер-бер артлы ике кыз, ике уллары дөньяга килгән. Хәлил белән Рәүфә гаиләсенә сокланып та, көнләшеп тә карыйлар авылдашлары. Ир акча таба, эшчән, дәрәҗәле, өйләре тулы яхшы җиһаз, гаражда заманына күрә затлы машина, балалары тәртиплеләр. Рәүфә гаиләдә менә дигән хатын, ана, хуҗабикә генә түгел, күрше-күлән, авылдашлар өчен дә ягымлы, ярдәмчел, игелек иясе булган.
Менә шулай, тыштан караганда бар да ал да гөл кебек тормышлары. Тик шушы күз өстендә каш кебек гаиләгә әкрен генә бәла якынлашканын кисәтүче хәбәр таралган бервакыт авылга. Имеш, Хәлил берничә ел инде шәһәрдә яшәүче, бер баласы белән ирдән аерылган Галия янына барып йөргәли икән! Тиктормас телле авыл хатыннары, Рәүфәнең “күзен ачу”дигән “изге” нияттән хатынга кара хәбәрне тиз җиткерәләр. Рәүфә гайбәтчеләрнең авызын тиз яба, тик яңадан, күп еллардан соң сеңлесе сөйләгәннәрдән билгеле булганча, Рәүфә иренең читтә мәхәббәт яңартып йөрүен башта ук белгән, хәтта Галия янына барып та йөргән, ди. Галия: “Арага керүче мин түгел бит, син кердең арабызга. Хәлил – минем яшьлек мәхәббәтем! Мин түздем бит, хәзер син түз!” – дип кайтарган. Рәүфә – акыллы хатын, өйдә тавыш-гауга чыгарып үзен дә, ирен дә кимсетмәгән. Ир үзе дә Галия янына чабуын һаман-һаман ешайта барса да, хатынын, гаиләсен ташлап, аерылып китмәгән. Шәһәр-авыл арасы 50-60 чакрым гына, Рәүфәгә дә, авылдашларга да төрле хәбәрләр ишетелә торган: “Хәлил Галиягә фатир алырга булышкан икән!”, “Хәлил Галиягә бөтен азык-төлекне ташып тора, хәтта Рәүфә япкан банкаларны да...”
...Берәүләр нәфрәтләнгән, Рәүфәне кызганган, икенчеләре кавыша алмый тилмергән гашыйкларны аклап маташкан... Рәүфә исә авызындагы кара канны төкермәгән, әмма, озак еллар коточкыч киеренкелектә яшәп, бик йончыган, битләре сулып, күз карашы сүрелгән.
Кече уллары мәктәпне тәмамлап, институтка кереп кайткан көнне авылны яшен суккандай хәбәр тетрәндергән: Рәүфәне паралич суккан! Хатынны күршеләре күреп алып больницага илткәннәр, тик баш миенә кан сауган хатын аңына да килмичә җан тәслим кылган. Күз дә йоммый алдашырга өйрәнгән Хәлилнең “комбайннарга запчасть” юлларга дигән сылтау белән шәһәргә китеп, сөйгәне куенында назланган чагы булган бу.
Рәүфәне салкын җир куенына иңдергәннән соң Хәлил болын кадәр өйдә берүзе калган. Балалар кайсы кая таралышканнар. Өчесенең үз тормышлары, кечесе укуын тәмамлагач авылга, үз янына кайтып төпләнер дигән хыялы да акланмаган ирнең, егет Казанда калган.
Авылдашлары сөйләве буенча Хәлил әле тагын берничә ел шәһәр белән ике арада мәхәббәте артыннан йөргән. Тик, Галияне үз янына кайтырга күндерә алмаган... Рәүфә кулы тигән йорт-җиргә, авылдашларның хөкеменә кайтырга йөрәге җитмәгән хатынның, күрәсең...
“Йөгәнсез мәхәббәт өч кешене бәхетсез иткән, димәк”, – дидем әлеге бәянны сөйләгән танышыма. “Ике кешене! Мин хыянәт ачысыннан вакытсыз гүргә кергән мәрхүм Рәүфә апаны, хәзер картлыгын ялгызлыкта кичергән Хәлил абыйны гына бәхетсезләр, дия алам. Мин Хәлил абыйларның күршесендә үстем һәм әлеге тарихны юкка гына сөйләмәдем сиңа. Күптән түгел генә Галия апаны күрдем кибеттә. Бераз сөйләшеп тордык. Күңеле көр, теле телгә йокмый. Бер дә бәхетсез кешегә охшамаган! Һаман да кызлар кебек, йөзендә сыңар җыерчыгы да юк, тешләре дә тезелеп тора хәтта. Азгын мәхәббәте белән менә дигән гаиләне таратты да атты. Ә үзе бер дә кайтып тормады яшьлек мәхәббәте янына. Хәлил абыйны көчкә атлап йөри диләр, әнә! Ник кайтып иңен куймый, ризыгын әзерләп, керен юып тормый?! Кайтып та тормый, янына да чакыртып алмый. Ир гайрәтле чагында гына кирәккән аңа! Мәхәббәт, имеш! Каян килгән Галиябану белән Хәлил...” – диде дә танышым, “тфү”дип читкә борылып ямьсез сүз әйтте.
Яшьлектә кемнәр генә сөешмәгән дә, кемнәр, ничек ялгышмаган. Мәхәббәт – матур хис. Ул башкалар тормышын агуларга тиеш түгел, тормышыбызга ямь-мәгънә өстәргә, бер-беребезне кадер-хөрмәттә яшәтергә ярдәм итәргә тиеш. Бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрне гомер буе саклап, бергә картайганнар, чыннан да, соклангыч бит?
Раушания ШӘЯХМӘТОВА.
Читайте нас: