Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
29 апрель 2021, 12:32

ИР ИСЕ

Соңлаган мәхәббәт тарихы.

Башыннан ук одеал белән бөркәнеп йоклап китеп барган Хәлим караватына кемдер “лып” итеп утыргач, ул башын чыгарып карады. Караңгы палатага урам фонарьларыннан кеше шәйләрлек кенә яктылык төшә иде.
– Әстәгьфирулла! Хатын-кыз түгелме соң? Шулчак янына утырган хатын-кыз силуэты да, караватында кемнеңдер кыбырсынганын сизеп, сикереп торып ут кабызды. Оясыннан башын чыгарып карап торган йомран шикелле, Хәлим күзләрен шар ачып тирә-якка күз салып алганнан соң, кисәк кенә торып утырды. Ни күрсен! Хатыннар палатасында яткан түгелме соң? Алар ут кабынганга вакытсыз уянып, күзләрен бер ачып, бер йомып, аптырап аңа текәлгәннәр. Хуҗасы килеп кергән чактагы тавыклар кетәгендәге төлке кебек хис итте ул үзен. Тизрәк чыгып таюдан башка әмәл калмады. Тик чыгып шылырга гына өлгермәде, ишектән кизүдәге шәфкать туташы килеп керде.
– Бу нинди кунак, төн уртасында, хатыннар янында? – Ялгышып кереп ятканмын дияргә оялып, Хәлим башына килгән аклану сүзләрен әйтеп салды:
– Йокы алмый, берәрсенең даруы юкмы икән, дип сорарга кергән идем. – Уңайсызланып, шәфкать туташына күтәрелеп тә карамыйча тизрәк ишеккә юнәлде. Үз палатасына кереп тагын башыннан ук бөркәнеп ятса да, күзенә тиз генә йокы кермәде. Иртәгә ул хастаханәдә “билгеле” кеше булачак. Бигрәк тә хатын-кызларның игътибары артачак, алар ерактан булса да, аны күзәтеп, бармак белән төртеп, тәртибен тикшерәчәләр. “Маньяк” дигән кушамат та тагып куярга мөмкиннәр.
Таң алдыннан гына йоклап киткән Хәлимне иртән укол кадарга кергән шәфкать туташы уятты:
– Нәрсә, “төн ябалагы”, үз урыныңда йокы да тәмлерәкме?
Хәлим эчтән генә, теленә телчә төшкере нәрсә дип сукранып, кабат бөркәнеп ятты. Ризык кабул итү бүлмәсенә дә барып тормады, иртәнге боткасы белән компотын бүлмәдәше китерде. Төшке ашны да подносы белән шул ук иптәше алып килде. Коридорга чыгып хатын-кызлар күзенә күренәсе килмәде аның, бигрәк тә төнлә, ул ялгыш кергән күрше палатаның карават хуҗасы күзенә чалынудан уңайсызланды. Тик ул чит урында фашланган вакытта кырык биш яшьләрдәге мөлаем, сылу гәүдәле хатынның аптыраган күзләрендә ни өчендер ачу, зарлану, дәгъва белдерү күрмәде. Ятарга әзерләнеп, халатын салырга өлгергән, кыска гына эчке күлмәктән, бераз уңайсызланып басып торган гүзәл зат һаман да күз алдыннан китми. Чит-ят ир заты торып киткән постеленә ятарга җирәнмәде микән?
Ике көн буе китап укып, хаҗәтен үтәргә генә йөргән Хәлим өченче көнне саф һавага чыгып керергә булды. Хастаханә алдында, агачлар арасындагы эскәмиягә утырып, кулына палатада укый башлаган китабын алса да, уку теләге тумады. Урамнан үтеп торган ирле-хатынлы парларга карап, үзенең елдан артык, кырык өч яшен дә тутырып өлгермичә яман шеш авыруы белән бакыйлыкка күчкән хатынын искә төшереп утырды. Күптән түгел әтисен ике бүлмәле фатирда япа-ялгыз калдырып, укып, югары белем алып өлгергән кызы да кияүгә чыгып, егете яшәгән шәһәргә күчеп китте. Киткәндә яраткан әтисен кочаклап:
– Әти. син яшь, таза әле, үзеңә тиңеңне табарга тырыш! Берүзең яши алмассың, оныкларыңны күрәсең бар, без еш кына кайтып йөрербез, –дип җылы гына хушлашты. Кызының киңәше дә дөрес, ризалыгы да бар, чынлап та тормыш иптәшен табарга кирәк булыр, дип уйлады Хәлим. Очрамады түгел, очрады аңа ялгыз хатыннар. Үзе эшләгән коллективтагылары да кармак салып карадылар, танышларыннан да димләүчеләр булды. Тик Хәлим генә ихтыярын җыеп, кызы белән яшәгән чорда берсен дә якын итмәде, мәңгелеккә күчкән хатыны да исенә төшеп: “иртәрәк әле, иртәрәк” дигән төсле күз алдына килеп торды. Уйларына чумып утыра торгач, эскәмиянең икенче очына килеп утырган таныш хатынны да абайламый калды. Бераз уңайсызланып һәм сагаеп, шул ук вакытта оялчан гына елмаеп, мөлаем хатын аңа карап тора иде.
– Гафу итегез! Безнең палатада дару эзләгән төннән соң ике тәүлек күренмәдегез. Бик каты дару тапкансыз бугай.
– Сез шымчы түгелсездер бит? – дип бүлдерде аны бераз ачуы чыккан Хәлим.
– Юк, юк, төн уртасында минем караватка нинди сәбәп белән кереп ятуыгыз гына тынгылык бирми. Шул төннән соң сезне очратып, сорашу теләге белән сагалап йөрдем. Сезне ялгыз гына монда очрату бик тә уңайлы килеп чыкты, бүлмәдәш хатыннар күреп калса, бу ике очракны бергә ялгап, күптән танышлар икән дип, әллә нәрсәләр сөйләрләр кебек.
Хәлим хатынны бүлдереп, аңлатырга ашыкты:
– Монда бернинди сер юк. Яраткан тормыш иптәшем бакыйлыкка күчкәннән соң, кайгырып, уйчанланып йөри башладым, хәтерем начарланды. Йокы аралаш торып бәдрәфкә барып килгәннән соң, ашыгып күршедәге сезнең палатага кереп ятканмын. Минем дә урыным сезнеке кебек, ишектән кергәч тә, уң яклап икенче карават. Караңгыда аны-моны абайламый буш урынга кереп одеал белән бөркәнеп яткач йоклап китә язганмын. Шул гына! Берүк тынычланыгыз! Сезгә карата бернинди усал ниятем булмады. Сезнең урыныгызның җылысын саклап яткан өчен эчтән генә рәхмәтегезне әйтсәгез, шул мәлдә сезнең кайда йөреәнегезне сорашып та тормам.
Авызын ачып дигәндәй дикъкать белән тыңлган хатынга Хәлим соңгы, үзен кызыксындырган соравын бирде:
– Урыныгызда миннән соң уңайсызлык сизмәгәнсездер бит?
– Юк, мин үзем дә ялгыз хатын буларак, чын ир исеннән башка берни сизмәдем.
“Ис чыгарырга, көзән түгелмен”, – дип Хәлим эчтән генә уйласа да, бу хатынның авызыннан мондый сүзләр ишетү аңа бик ошап китте... Бу гүзәл зат чын ир исенә сусаган иясез хатын булып чыга түгелме соң? Чын ир исе... Бу сүзләрне хатын юкка гына әйтмәгәндер, Хәлимгә ым бирүе түгел микән? Шулчак, аңлаштык инде дигән кебек, хатын коңгырт кара күзләре белән Хәлимгә елмаеп карады да, әкерен генә торып, нәрсәдер исенә төшергән кебек шәп-шәп атлап китеп барды. Хәлимнең күзләре аны хастаханәгә кереп киткәнче озатып барды. Ирләр күзе төшмәслек хатын түгел, килеш-килбәте дә менә дигән, мондый гүзәлнең иясез булуы гына бераз сорау тудыра. Мөмкинлек килеп чыгу белән якынрак танышырга кирәк. Очрашу әмәлен көтеп йөргән Хәлим өчен бу мәсьәлә ике көннән соң үзеннән-үзе чишелде. Хастаханәдә төзекләндерү эшләре башларга торалар икән, хәлләре яхшы булган чирлеләрне өйләренә озатырга карар иткәннәр. Хәлимне дә эшкә чыгу вакытын өч көнгә озынайтып, документларына мөһер суктырырга хастаханәнең төп корпусына җибәрделәр. Башын күтәрмичә генә кәгазен караштырып атлаганда ишектән килеп кергән таныш хатынга чак бәрелмәде.
– Сезне дә куалармыни? Мин сезнең белән хушлашып китәргә җыенган идем. Менә бит Аллаһның рәхмәте, ничек туры килдегез, хәзер инде сезне өегезгә кадәр озатып куярга да мөмкинлегем бар, – дип тезде башы күккә тигән Хәлим көтелмәгән очрашудан шатланып. – Мин сезне урамда көтәм.
Бераздан алар хастаханә капкасы янында очрашып, сүзсез генә якындагы тукталыш ягына атладылар.
– Такси чакыртыйммы, әллә бераз җәяү атлыйбызмы? – дип Хәлим хатынга төбәлде.
– Мин болай да якында гына яшим, җәяү дә мөмкин, тик мине озатып куюыгызның сәбәбен аңламыйм, теге төндәге кебек ялгышмыйсызмы?
– Һич тә юк! Дөресен генә әйткәндә, мин сезнең белән якыннанрак танышырга телим.
– Чәй эчеп чыгарга да исәбегез бардыр инде алай булгач?
– Чакырсагыз рәхәтләнеп риза булыр идем, яшьләр кебек урамда танышып, сөйләшеп тору безнең яшьтәгеләргә килешмәс.
– Юньләп таныш булмаган ир затын чәй эчәргә чакыру уңайсыз кебек.
– Юкка хафаланмагыз! Кайчакта чәй эчү, бары тик чәй эчү генә була ул, – дип, Хәлим хатынны тынычландырга ашыкты.
Өченче катка менеп фатирга кергәч, хатын аны залга үткәрде.
– Әнә телевизор, кәнәфигә уңайлырак урнашыгыз да, минем чәй әзерләгәнне көтегез, – дип кухняга юнәлде.
Капма-каршы утырып чәй эчкәндә генә алар бер-берсенең исемнәрен белделәр, берсе Миләүшә ханым, икенчесе Хәлим әфәндегә әйләнде.
– Берүк әфәнде сүзен кулланмагыз, ошамый ул миңа. Мин бит элеккеге коммунист, – дип ялварды Хәлим. – Иптәш сүзенә күнеккәнмен.
– Әлегә мин сезне иптәш дип тә атый алмыйм, – диде Миләүшә. – Сез гади генә абзый буласыздыр инде. Чит абзый диюем. Ике ел элек гомер иткән иптәшем ташлап чыгып киткәч, ир-ат халкына карашым үзгәрде. Танышырга теләүчеләр булмады түгел. Бик каты депрессия үткәргәннән соң берсе белән дә танышырга да, дуслашырга да теләгем булмады. Ирләрне мин барысы да бертөрле дип, күралмый яшәдем. Күпме бергә гомер иткәннән соң берни аңлатмый, бер чемоданын җыеп чыгып киткән сатлыкҗан иремне хәзер инде искә төшерәсем дә килми. Вакыт юа диләр, инде тынычландым. Бәхетле парларга карап, хәзер барлык ирләрне дә бер калыптан дип уйламыйм. Улым кәләш алып, килен белән үзләренең аерым фатирына күчкәч кенә ялгызлык сизелә башлады. Хәзер инде шушы ике бүлмәле фатирымда берүземә күңелсезрәк, оныкларымны көтеп яшим.
Хәлим Миләүшәне тыңлап үзалдына уйланып утырды. Әйе, ул да ялгызлык авыр җәза икәнен яхшы белә, тик Хәлимнең тату гомер иткән, яраткан сыңарын югалту сәбәбе бөтенләй башкачарак шул. Ул, беренче очрашканда ук үзенең бакыйлыкка күчкән хатынын, аны дөньялыкта үлеп яратканын, әле дә оныта алмый яшәгәнен сөйләүне кирәк дип тапмады. Вакыты җиткәч аңлатырмын, – дип, сүз ул якка күчкәнче кайтып китүне хуп күрде. Миләүшә белән җылы гына хушлашып, киләсе ял көннәренә аны кунакка чакырды. Чыгып китәр алдыннан хатынның кулын үбеп:
– Телефон номерыгызны да әйтсәгез, җомга кич такси җибәреп каршы алыр идем, – дип аның номерын язарга әзерләнеп, кесәсеннән телефонын чыгарды. Миләүшә, белсен әле кем икәнемне дигән кебек, сумкасыннан визиткасын чыгарды. Хәлимнең чакыруына ризалыгы аның йөзенә язылган иде.
Билгеләнгән көн бик тиз килеп җитте. Хәлим бөтен тырышлыгын, осталыгын җыеп кунак каршыларга әзерләнде. Суыткычын азык-төлек белән тутырды. Шампан, шәраб, аракысын да онытмады. Хәзер инде бераз азык-төлек белән табынын тутыралса, калганын кунагы ярдәм итәчәк. Беррәттән хатын-кыз уңганлыгына сынау да үтәр дип уйлады.
Аларның бу очрашуы чәй эчү белән генә тәмамланмады. Ашап-эчеп кәеф-сафа корып алгач, Хәлим торып музыка кабызды. Яшьлекне искә төшереп алыйк, – дип Миләүшәне биергә чакырды. Бер-берсенең тән җылысын тоеп, сихри хисләр кичереп, әкрен генә әйләнделәр. Музыка тынып калгач та, Хәлимнең Миләүшәне ычкындырасы килмәде, ике кулы белән кысып аны үзенә тартты. Бер-берсенә килеп терәлгән парның сусаган иреннәре бергә кушылды. Алар бер-берсенең сулышын тоюдан да бәхетлеләр иде. Инде нишләргә дигән сорау Хәлимне борчымады, ул көчле куллары белән җиңел генә Миләүшәне күтәреп, йокы бүлмәсенә алып кереп, болындай зур караваты янына бастырды. Кулларын Хәлимнең муеныннан һаман да ычкындырмаган хатын:
– Аңлап торам, бүген мин синең корбаның. Сабыр бул! Утны сүндер! Мин хәзер киләм, түз, – дип бүлмәдән чыгып китте. Хәлим Миләүшә белән бергә бүген төн үткәрәчәгенә һич тә шикләнмичә, тиз-тиз генә чишенеп урынына менеп ятты. Миләүшә дә татлы уйларына чумып яткан ирне озак көттермәде. Ул ай яктысы гына калган бүлмәгә кереп затлы күлмәген салып куйды, чәч толымнарын ычкындырып таратып ташлады. Кулларын артка сузып эчке күлмәге астыннан түшләрен кысып торган киемен тартып чыгарды. Күптән инде хатын-кыз кочмаган ир заты имтихан тапшырырга әзерләнгән студент кебек бераз дулкынланып, бүлмәгә төшкән ай яктысында ашыкмыйча гына чишенгән хатынны күзәтеп, түземсезләнеп көтеп ятты. Миләүшә эчке күлмәген салырга ниятләп аска төшергән кулларын кире күтәреп, калганы инде синең эш дигән кебек, Хәлим янына килеп ятты. Шуны гына көтеп яткан ир көчле куллары белән аны кысып кочаклап алды. Миләүшә таныш исне хәтерләп ирнең йөнтәс күкрәгенә башын салды...

Әлиф ГАЛИМОВ,
Уфа.

Фото: smi2.ru
Читайте нас: