Мин, үскәч, я журналист, я социолог булырга хыялланам. Укытучыларым да шушы өлкәләрне киңәш итәләр. Күптән түгел Х сыйныфта белем алучы 8 яшүсмер арасында кызыклы социологик тикшеренү үткәрдем. Ул яңа буынның мәхәббәткә мөнәсәбәтен ачыкларга тиеш иде.
Беренче соравым: “Син кайчан беренче тапкыр гашыйк булдың? Мәхәббәтең кем иде?” – дип яңгырады. Өч яшүсмер: “Алты-җиде яшьләрдә, беренче сыйныфта укыганда”, – дип җавап бирде, өчесе тәү тапкыр – 15, берсе 17 яшендә гашыйк булган булып чыкты. Ә бер укучыга әлегә кадәр мәхәббәт утларында янарга туры килмәгән. Бәхетсез!
“Ә сез гашыйк булган кеше бу хакта белә идеме?” дигән соравыма яшүсмерләрнең дүртесе – “әйе”, өчесе “юк”, дип җавап кайтарды.
Шунысы кызык, беренче мәхәббәтнең киләчәге юк икән. “Әле сез тәү тапкыр гашыйк булган кешегез белән бергәме?” дигән сорауга һәммәсе дә: “Юк”, – дип җавап кайтарды. “Нигә алай килеп чыкты”, – дип, ачыклауны сорагач, ике кеше җавап бирүдән баш тартты, дүрт яшүсмер: “Без төрле холыклы кешеләр, шуңа аерылышуны хуп күрдек”, – дип җаваплады. Бер укучы, гаиләләре башка шәһәргә күченеп китү сәбәпле, сөйгәненән аерылырга мәҗбүр булуын аңлатты.
Шул ук вакытта ике яшүсмер бүгенге көнгә үз мәхәббәтен тапкан, янә алтысы һаман ялгыз йөри булып чыкты. Берсе соравыма хәтта: “Мин – ялгыз бүре!” – дип җаваплады.
Ялгыз йөргән алты яшүсмердән моның сәбәпләрен аңлатуны сорагач, бер укучы: “Миндә мәхәббәт кайгысы юк, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнәм”, – дип әйтте. Өч яшүсмер әлегә кадәр үзләренә ошаган кешене тапмаган, берсе җавапсыз мәхәббәттән җәфалана икән. Тагын бер яшүсмер бу сорауга җавап бирүдән баш тартты.
Шунысы кызык, әлеге көндә сөю утларында янган ике яшүсмер дә киләчәктә бүгенге мәгъшукәләре белән гаилә корырга җыеналар.
Алдагы соравым: “Хыянәтне кичерә алыр идегезме?” – булды. Барлык әңгәмәдәшләрем дә: “Юк, беркайчан да! Чын мәхәббәт – ул тугрылык, дигән сүз”, – дип җаваплады. Шул ук вакытта сөеп йөргән егет, я кызларын башка берәү белән күргән очракта, өч кеше бер сүзсез аның белән аерылышачак, икесе бик җитди итеп сөйләшәчәк, ә икесе утырып елау белән чикләнәчәк. Елаучылар, билгеле, кызлар иде.
Соңгы соравым “Йөргән егетегездән яки кызыгыздан аерылырга туры килсә, аның белән дустанә мөнәсәбәтләр саклый алыр идегезме?” булды. Өч кеше моңа: “Әйе”, – диде, икесе – “Юк”, ә ике әңгәмәдәшем:”Барысы да аерылышуның сәбәпләренә бәйле”, – дип җаваплады.
Менә шулай, өлкәннәр еш кына 15-17 яшьлекләргә бала-чага дип кенә карасалар да, безнең дә хис тулы кечкенә йөрәгебез бар, һәм ул шулай ук аерылышудан, җавапсыз мәхәббәттән сызлана. Мәхәббәт яшенә-картына карамый – барысын да үзенә буйсындыра. Моны онытмасагыз иде, өлкәннәр!