Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
15 декабрь 2020, 10:09

Гүзәл ҺАДЫЕВА. Мин ничек мәхәббәттә аңлаштым?

Көннәрдән бер көнне аның белән бер парта артына утырдым да каралама дәфтәргә: “Мин сине яратам!” – дип яздым. Аннары бу язуны мәхәббәтемнең алдына салдым да, терсәгем белән бөеренә төрттем. “Укыдыңмы?”, янәсе...

III – VI сыйныфларда укыганда, миңа бер классташ малай ошый иде. Дөресрәге, мин аңа гашыйк булдым. Ни өчен, нәрсәсе белән күңелемне үзенә тарткандыр – әйтә алмыйм. Ул миннән бер яшькә кечерәк, бик тыныч, аңарда юмор хисе дә бар иде.
Көннәрдән бер көнне аның белән бер парта артына утырдым да каралама дәфтәргә: “Мин сине яратам!” – дип яздым. Аннары бу язуны мәхәббәтемнең алдына салдым да, терсәгем белән бөеренә төрттем. “Укыдыңмы?”, янәсе.
Классташым язуымны игътибар белән укып чыкты, чөгендердәй кызарды, ләкин бернәрсә дә әйтмәде. Ярар, анысына гына түзәр идең, язып җибәрсә дә була бит инде шунда!
Юк, мин мәхәббәтемнән алай җиңел генә ваз кичә торган кеше түгел! IV сыйныфны тәмамлаганда, башлангыч мәктәп белән хушлашу кичәсе үтте. Программада бал биюләре дә бар иде. Малайлар һәм кызлар парлашып биергә тиеш. Укытучыбыз кызларга бергә биергә теләгән малайларының исемен кәгазь битенә язып, үзенә тапшырырга кушты. Мин янә теге үзем гашыйк малайның исемен яздым. Аннары, сыйныф җитәкчесенең уң кулы буларак, иптәшләремнән кәгазь битләрен җыеп алып, укытучыбызга тапшырдым. Ә иң өскә үзем язган битне куйдым.
Сыйныф җитәкчебез иң беренче булып мин язган битне укып, балачак мәхәббәтемнең исемен атады. Ул алга чыгып басарга мәҗбүр булды. Шулай итеп, мин аны башка кызларга бирмәдем, читләр белән биетмәдем. Без кич буена биюдә бергә әйләндек. Моның өчен әлегә кадәр горурлык хисләре кичерәм.
Фото: http://i.mycdn.me/i?r
Читайте нас: