Тышта салкын яңгыр ява. Көзнең көйсезләнә, дуамаллана торган чоры. Усал җилбикә, фатир каршында ялгыз гына боегып утырган чаган агачына «бәйләнүен» дәвам итә. Бичаракаемның соңгы өметләре булган суыкка күшеккән яфраклары җылы эзләп бүлмә эченә тула...
Ни гаҗәп?! Бер-берсенә «чатырдатып» ябышкан өч яфрак, сарыларга сабышкан сырхаудай дерелди-дерелди Сиреньгөлнең кулбашына салынган мамык шәльяулыгының нәкъ йөрәк турысындагы почмагына килеп кунды. Йөрәк җылысын эзләп... Һәр яфракта – берәр яңгыр тамчысы. Ә бәлки күз яшедер? Каян беләсең?!
Тукта! Бүген аның күңеле нигә соң әле гел генә «өч» саны тирәсендә бөтерелә? Стенадагы сәгатькә карый – төнге өч, календарьда –3 нче ноябрь, иң гаҗәбе: үрсәләнеп тыпырчынган йөрәге турысында өч яфрак яшәү белән үлем арасында бәргәләнәләр.
Сиреньгөлнең бармак очлары белән сак кына яфрак чукларында җемелдәшкән тамчыларга кагылуы булды, йокы бүлмәсеннән ачыргаланып-чырылдап елаган бала тавышы ишетелде...
Шушы мизгелдә яшь ананың башына «михнәт бабай» зур күсәк белән тондырдымыни. Сиреньгөл баскан урынында кузгала алмыйча каккан казык кебек катып калды.
– Алмазга –3 яшь! Бүген аның бәләкәч чаянының туган көне.
Ул абына-сөрлегә улы йоклаган йокы бүлмәсенә атылды. Кап-кара күзле сабыен куенына алгач кына аңлады үзенең бүгенге күңел халәтен...
Сиреньгөл – ялгыз яшь ана. Әнкәсенең кайнар куенына сыенган туп кебек йоп-йомры елак малай – тәүге мәхәббәттән яралган ачы да, татлы да җимеш... Күңеленә үкенеч катыш сагыш тулган хатынның төпсез күзләре дә төпсез, болганчык күл кебек. «Гаҗәпме?! Әйе, гаҗәп! Гыйбрәт!» – дисезме? Килешәм! «Мескен!» – генә дия күрмәгез!» – ди төсле алар. Юк, ялгыз булсалар да, бәхет канатлары каерылса да Сиреньгөл кебек хатыннар горур булалар. Мондыйлар турында халык: «Кабыгы каты!» – ди. Әрнү-сагышка да, мыскыллау-рәнҗетелүләргә дә түзә бахырларның чарасызлыктан гасабиланган күңелләре. Бәләкәч «гөнаһ җимеше» исә бу дөньяда тырнак очы кадәре дә кере булмаганлыгын исбатлаган пакь елмаюы белән тирә-якны нурландырып, авызын чәпелдәтеп, почык борынын мышкылдатып тагын тынычлап йоклап китте.
...Айгизәр белән Сиреньгөл мәхәббәте турында авылның «аяклы барометры» булган карчыклары, «участковый» Миңлебикә – Гатифәләре гайбәт базары корды.
Таң каршылаганда, көтү куган авыл хатыннары үз өсләренә бетмәс-төкәнмәс гөнаһа җыйдылар. Күбесе, үз борын асларын белмичә инде,мәхлукләр... (Җыен уйнаштан бала тапкан кичәге чәчбиләр бүген килеп акыллы түтиләргә әйләнгәннәр). Асылда, әнә шул имансызлар иң агулы «гайбәт төенчекләре» була инде авыл җирендә. Акыллылары аның мондый очракларда «башны басып» калуны кулайрак күрә. Ә балалары карында ятканнары: «Минем дә балам туар бит!». «Ходай сакласын!» – дип уфтаныр да, авызын мең йозакка бикләр...
Авыл – авыл инде. Нишлисең?!
Бу ике «яшь акылсыз»ның гөнаһы бер-берсен артык яратуда булдымы? Ут күршеләр, балта осталары Гомәр белән Гатифнең бичәләре сүз куешкандай икесе дә бер көнне инештән бәби алып кайттылар. Җан дуслар кыз һәм улның тәпиен «юа-юа» хәмердән тәмам алҗанып туктадылар. Халык әйтмешли: «Тумаган колынның башын яңгыратып: сабыйларны үскәч «башлы-күзле» итәчәкбез, кода-кодагыйлар булачакбыз, дип шапырындылар. «Аллаһ боерса!» димәгәннәрдер инде... «Еллар үтеп, балалар буй җиткергәч, ниндидер саксыз эш кылырлар да, бер-беребез белән дошманлашырбыз!» – дип уйламаганнардыр шул ут күршеләр.
Үсте... Балалар да үсте. Халык әйтмешли: «Тиреләре тегеп куелмагач...». Авылдашлары яшьтәшләрне ярым шаяртып, «килен» һәм «кияү» – дип атадылар. Хәтта, телдән генә «никах указы» да чыгарып куйдылар. Юраганнары – юш булды. Егет һәм кыз корына кергәч, Айгизәр белән Сиреньгөл бер-берсен күргән саен кызарыр, оялыр булдылар. Яшертен генә кичергән күңел халәтләре икәү генә калган мизгелләрдә тышка бәреп чыкты. Ындыр артларындагы күл буенда таңга тиклем кочаклашып, серләшеп утырулар мәхәббәткә әверелде. Баштагы мәлләрдә, җаннары һәм тәннәре бер-берсенә тартылганны тойсалар да, «теләктән» сызланып – чарасызлансалар да, таң алдыннан бер-берсенең кочагыннан пакь килеш аерылышыр булдылар.
Урта мәктәпне тәмамлагач, бер-берсенә якын булу өчен икесе дә район үзәгендәге училищега укырга керделәр. Айгизәр – шофер, Сиреньгөл – пешекче булырга хыялланды.
Авылга көн дә кайтып йөрделәр. Очрашулар да ешайганнан-ешайды. Өлгереп «сутка тулган ике җимеш», билгеле инде, бер-берсенә көннән-көн ныграк күнегәләр; хәзер, җаннары гына түгел, тәннәре дә бер-берсенә ныграк тартыла, кавышуны сорый.
Айгизәр Сиреньгөлгә язга өйләнешергә тәкъдим ясый. ...Һәм ике яшь йөрәк, үзләре дә сизмәстән,тыелган чикне үтә. Эх, Сиреньгөлкәй! Сиңа да ашыкмаска кирәк иде дә бит. Ашыктың...
Көтеп алынган «эшне» башкарган егет, «бер башка» үсеп китә, кайчакта сөйгәне янына атналар буена килмичә, күрше авылга «командировкага» йөри.
«Эт сугарып» йөрүенең нәтиҗәсе булып – күп тә үтми, авылда гайбәт тарала: Айгизәр күрше авылда колхоз хуҗасы кызы Миләүшә белән йөри, имеш. Бу хәбәрне ишеткән Сиреньгөл бәргәләнә, сөйгәненең хыянәтенә ышанасы килми.
Айгизәр Миләүшә белән чуалуын дәвам итә, «Сиреньчәчкәм» дип иркәләгән мәхәббәтен тәмам оныта.
Яз җитә... Сиреньгөл саф мәхәббәткә тәмам ышанган җүләркәй, Айгизәрен килер, туй көнен билгеләрбез! – дип көтә дә көтә. Ә авылда яман хәбәр тарала: Айгизәр тиздән Миләүшәгә өйләнә икән.
Сиреньгөл бу хәбәрне ишеткәч, акылын җуйган кеше кебек, әнисе алдында такмаклый-такмаклый кычкырып елап җибәрә:
Әнисе, әлбәттә, эшнең нигә барып җиткәнен аңламый... Сиреньгөл үзе дә җеп очын бик нык итеп бәйләп куя. Бу көннәр эчендә уйлаган уйларын бер җепкә тезеп бетерерлек түгел. Нишләсен? Үзенә кул салсынмы? Калага чыгып китсенме?
«Миләүшә белән сөйләшергә кирәк!» – дигән фикердә туктала Сиреньгөл.
Очрашалар... Сиреньгөл белән Айгизәр арасындагы мәхәббәт романын көндәше «укыган», аның тел язлыктырмый сөйләгәннәрен битараф кына тыңлый. Миләүшәнең күзләрендә: «Миңа барыбер!» – дигән чаткыларны күреп, өметсезлектән хитланган Сиреньгөл ахырда:
– Миләүшә, мин Айгизәрдән бала көтәм. Өченче айга китте инде. Үзе белми, моңарчы яшердем, – ди.
Соңгы сүзен әйткәч булса да, көндәшенең ми офыклары яктырыр дип көткән Сиреньгөлнең өметләрен челпәрәмә китереп көндәше:
– Ә мин Айгизәрнең баласын нишләтим? Минем корсак –7 айлык, – ди.
Сиреньгөл һушын югалтып егыла. Аңына килгәч, ул Миләүшәдән гафу үтенеп кайтып китә...
Миләүшәгә сөйләгән сүзләр дә сер булып кала. «Ул-бу булганчы» дигән кебек, туйны ашыктыралар. Күрше йортка килен төшә. Сиреньгөл бу хәлдән соң башын алып, авылдан ук чыгып китә.
Теге як йорттагы бала тавышы ишетелгәнче китәргә, тизрәк китәргә! Нинди хурлык! Ул үзен яклый алмады. Димәк, Айгизәре аны алдаган... Җир бит!
Калага китеп югалган беренче мәхәббәтенән улы туу хәбәрен ишеткән Айгизәр, хурлыкка түзә алмыйча, асылынып үлгән. Куркыныч эшкә адым ясар алдыннан, Айгизәр хат калдыра: «Ярата идем сине, Сиреньгөлем. Үз ихтыярыма киртә куеп, кеше баласына ата иттеләр, үз җимешемнән мәхрүм иттеләр. Бөтен каһәр-каргышларың минем башыма төшсен әйдә, бәхил бул!..».
Миләүшәнең теге вакыттагы астыртын карашы, «мескен» тавышы... Иң ачы каргышының җаһил кабих җан хатынның башына төшәсе булган да бит... Ярар, Ходай, Хак Тәгалә бар! Кеше бәхетен урлап бәхете артмады Миләүшәнең дә. Рәнҗү яшьләре җир өстендә ятмый шул...
Сиреньгөл изрәп йоклаган нарасыен кочагына тагын да ныграк итеп кысты да, хәстәрлекле күз карашларын аның болан баласыныкы кебек озын керфекләренә, Айгизәрнекенә тартым – мул ирененә, чем-кара бөдрә чәчләренә текәде.
Күзләреннән ике яшь тамчысы сыгылып чыкты да Алмазның ике як бит алмасына тамды...