Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
7 октябрь 2020, 23:54

Чын мәхәббәт шулай була

Үлеменнән соң да аннан чәчәкләр китереп торалар.

Шагыйрь Владимир Маяковский 1928 елда Парижда модельер Татьяна Яковлева белән таныша һәм һәрвакыттагыча үлеп гашыйк була. Әмма Яковлева, шагыйрьнең башын әйләндерсә дә, аның белән Русиягә кайтырга ризалашмый. Маяковскийның моңа исе китми – ул хатынның чибәрлегеннән шулкадәр әсәрләнгән була ки, Франциядәге чыгышлары өчен тиешле бөтен гонорарын чәчәк сату компаниясенә илтеп бирә һәм сөйгәненә көн саен чәчәк җибәреп торуларын үтенә.
Чәчкәләрне бер көн дә калмыйча җибәрәләр, хәтта Бөек ватан сугышы елларында да тукататмыйлар. Ул чакта Маяковскийның чәчәкләре Яковлеваның гомерен саклап кала – хатын аларны ризыкка алыштырып тамагын туйдыра. Шагыйрь биргән акча беткәч тә, компания аның сәйгәненә чәчәк җибәрүен дәвам итә – шундый шәп рекламадан колак кагасылары килми.
Шунысы кызык, Маяковскийның үлеменнән соң да аннан чәчәкләр китереп торалар.

Фото: nn.ru
Читайте нас: