Мәхәббәт күзсез була, ди,
...Безнең мең күзле булды,
...Әдәбият укытмасам да, шигырьләр яратам. Бу шигырьне сине сагынган көннәремдә күреп калып, блокнотыма язып куйганмын. Бу шигырь миңа нигәдер безнең иң беренче очрашкан көнне хәтерләтә.
Иркәм, ә синең исеңдәме ул көн? Без очрашкан көн? Аптырама, мин сиңа эчтән генә «иркәм» дип дәшә торган идем. Ул көннән соң күпме еллар узды, нинди генә хәл-вакыйгалар булмады, бәлки, оныткансыңдыр да инде...
Гаиләң белән бик тату, әйбәт яшисең дип ишеттем — бу минем өчен сөенеч. Ышан, бервакытта да сиңа начарлык тели алмадым, хәтта Зәбирә апаңың шакшы сүзләренә «коенганда» да күңелемдә бер тап та булмагандыр., Шуңа да ул күңелсез хәлләргә кадәр матур хатирәләр бүләк иткән якты көннәр, айлы төннәрне ешрак хәтерлим.
Институттан соң шундук мәктәп тупсасын атлап кергән яшь укытучы, бигрәк тә ул кыз кеше дә булса, игътибар үзәгендә була. Чит авыл, чит кешеләр, чит балалар — һәрберсе сине сыный, күзәтә, артыңнан әллә ничә күз озатып кала. Ә мин, ничектер, бик тиз ияләшеп, үзләшеп киттем. Чөнки шыксыз, яңгырлы-карлы көннәремә җылы өстәп, кәефсез чагымда күңелемне күтәреп, җилкендереп җибәрүче, группадашларны, өемне сагынуны басарга көч бирүче, үзем генә белгән бер тылсымлы дәвам бар — ул син идең.
Беренче мәртәбә сезнең класска дәрескә кергәндә шау-шу, кычкырыш-тәртипсезлектән каушап кала яздым. Гадәттә, класс нинди генә шук булмасын, тәү кергән укытучыны сагаебрак, тынычрак каршы алалар. Ә болар... Берәүләре сугыша, берәүләре йөгерешә!..
Шул гомум хаоста күзем сиңа төште... Иң алгы партада ялгызың утыра идең. Әйләнә-тирәңдә гүя бер катнашың да юк, китап-дәфтәрләреңне пөхтә итеп өстәл читенә куйгансың, ике кулың белән яңагыңа таянып, миңа төбәлгәнсең. Шундый чиста, ак йөз һәм ачык, акыллы караш!.. Ирексездән күңелем сиңа рәхмәт хисе белән тулды. Үземне, ниһаять, кулга алып, классны тынычландырдым, дәресне башлап җибәрдем. Журналны алдым. Исемең Айгиз икән. Исемең дә җисемеңә туры килеп тора — сабыр-салмак холык, нурлы йөз...
Шушы көннән алып, сезгә дәрескә кергәндә, ишекне ачу белән, синең партага күз салам: килгәнсеңме, кәефең ничек? Баштарак үзем искә алмасам да, соңрак шуны сизә башладым: химия законнарын аңлатканда да, өйгә эш сораганда да, синең барлыгыңны тоеп, сиңа атап сөйлим, төбәлеп карамасам да, күз кырыем белән һәр хәрәкәтеңне аулыйм икән. Һәр укытучының үз «любимчик»лары була, ләкин сине алар исәбенә кертмәс идем, сиңа карата мөнәсәбәтем артык игътибарлы, артык нечкә, тирән һәм хисле иде. Дөрес, моны сиздермәдем. Сорау биргәндә, тактага чыгарганда, үзеңә таләпчәнрәк тә булмадым микән әле? Башкача булуы да мөмкин түгел: мин — укытучы, син соңгы елыңны укысаң да, бары укучы гына әле...
Күңелемнең алгысуы, бәлки, вакыт үтү белән басылыр, авыл егетләре арасыннан үз тиңемне дә табар һәм бүген дә сезнең мәктәптә укытып ятар идем, бәлки. Әмма барысы да шау-шулы һәм сүз-гайбәт белән тәмамланырга язган булып чыкты.
Мәктәптә май аенда һәр классның урманга чыга торган традициясе бар икән. Класс җитәкчегез авырып киткәч, яшь, мәшәкатьсез кешесең дип, сезне миңа тапшырдылар. Шомыртлар чәчкә атып, кузгалакларга әчкелтем сут йөгерә башлаган гүзәл вакытлар иде. Учак ягып, бераз бергә утыру белән, сизми дә калдым, егетләр, кызлар, төркем-төркем, я парлашып таралышып беткәннәр. Ни хәл итәсең, мәктәптә соңгы еллары, гомерләренең иң күңелле, иң матур мизгелләре. Учак янында берүзем уйланып утырганда башымны күтәреп карасам, я Хода, каршымда син басып торасың! Кочагың тулы сап-сары чәчәкләр. Чәчәкләрне миңа суздың да, башыңны иеп, дулкынлануданмы кызарып-тирләп чыккан йөзеңне яшерергә тырышып, агачлыкка кереп киттең. Дөп-дөп типкән йөрәгемне тыярга тырышып, хәлсезләнеп, йөземне чәчәкләргә яшердем. Рәхмәт әйтергә дә оныттым, ахры. Ә букеттагы кәгазь кисәгендә синең үсмерләр садәлеге, каушаулы-тойгылы язылган мәхәббәт хатың иде...
Мин дә кеше, мин дә хатын-кыз бит! Укытучы гына түгел! Йөрәк төбендәге уяныр-уянмас яткан тойгылар берьюлы ургылып чыкты, күзләремә яшьләр бөялде. Мин бәхетле, бик бәхетле идем бу мизгелдә!
Урмандагы вакыйгадан соң безнең мөнәсәбәтләр элеккечә рәсми кала алмый иде инде. Педагог буларак, синең белән акыллы сөйләшү урынына, без кичләрен очраша башладык. Бу очрашуларның эчтәлеге тартынып кына бер-беребезгә сыенышып, сөйләшеп утырудан артмаса да без бер-беребездән бик канәгать идек. Һәм мин, үз-үземне көн-төн тиргәсәм дә, болай ярамаганлыгын белсәм дә, башкача эшли алмый идем.
Иртәме-соңмы давыл кубачагын беләм. Әмма ул кадәр гарьлекле һәм көтмәгәндә булырын уйламый идем. Имтиханнар алган көнне соң гына мәктәптән кайтып барам. Йортыгыз турыннан узганда, Зәбирә апа, әнкәң, каршыма чыкты. Зәһәрләнеп ут чәчкән күзләрне күреп, куырылып калдым, «сәгать сукты, ул сугарга тиеш иде» дидем эчемнән. Нинди генә әшәке сүзләр, пычрак гайбәтләр ишетмәдем мин Зәбирә ападан! Аларны нәкъ менә синең анаң авызыннан ишетү бик авыр булды миңа. Үзем каршы дәшмәдем, сүзе бетә төшкәндәй күренгәч: «Улыгыз бик акыллы, рәхәтен күрегез! Бәхет телим!» — дидем дә аяк астымдагы юлны тоймый, фатирыма кайтып киттем. Икенче көнне документларымны алып, үзебезнең районга юл тоттым.
Бөреләнеп кенә килгән саф хисләр шулай тиз һәм ямьсез өзелде. Мин эшкә чумдым, ике елдан кияүгә чыктым. Тормышымнан да, иптәшемнән дә зарлана алмыйм, улыбыз белән кызыбыз бар. Бу хатны язуым, бу хатирәләр нигә инде? Барсы да еллар тузаны астында, әллә кайда, яшьлек язында калганнар бит инде... Язында... Менә шул язлар җиткән саен, шомыртлар чәчәк атканда исемә төшәсең, иркәм! Һәрчак утка азык булсалар да, яшьлегемне, сине сагынып хатлар язам. Учакка ташланган хатларда, күңелдәге уйларда булса да яратып була бит әле бу дөньяда! Язам әле, йөрәк янганчы, хатлар янсын димен...