Зилә көлә-көлә клуб ишеген ачып чыкты да берәүнең киң күкрәгенә килеп бәрелде. Егет югалып калмады, кызны кочаклап та алды. Зилә башын күтәреп, егетнең бу кыланышына каты итеп җавап бирим дигән иде, сүзсез калды. Аңа куе кара керфекләр арасыннан матур ямь-яшел күзләр көлеп карап тора иде. Киң маңгаена бер “тыңлашмаган” дулкынлы чәче дә төшкән.
– Нишләп минем бу чибәр кызны элек күргәнем юк иде әле? – Яшел күзләр иясе беренче булып үзе телгә килде.
– Болай дорфа кыланган егет чибәр кызларны башка күрмәскә дә мөмкин! – Зилә, һушына килеп, үзен кочаклап торган куллардан ычкынды да иптәш кызы янына барып, кайтыр якка юнәлде.
– Ничек инде сезне озатып куймыйсың хәзер? Я тагын берәрсенең кочагына килеп керерсең... – Егет шаяра-шаяра кызлар артыннан иярде.
Сүзгә оста булып чыкты ул. Юл буе кызларны көлдереп, кызык-мәзәк сөйләп, шаярып кайтты.
– Гөлназ, кунак кызын берничә минутка гына калдырмыйсыңмы? Әйтер сүзләрем бар иде, – дип эндәште ул, кызлар белән капка төбендә бераз сөйләшеп торганнан соң, аларның кереп китәргә җыенуын күргәч.
– Юк калдырмыйм әле, синең янда курыкмыйча кызлар калдырып булмый, – дип җаваплады Гөлназ һәм ахирәтен кулыннан тартып диярлек өйгә юнәлде.
– Кем ул? Нинди егет? Сөйлә әле миңа Айдар турында, – дип сорады Зилә дустыннан өйгә кергәч.
– Әй, сөйлисем дә килми хәтта. Бәйләнмә аның белән. “Бабник “ дигән кушаматы бар. Әле бер, әле икенче кыз белән күренә. Хәер, кызлар үзләре дә аның артынан йөгерә инде, күргәнсеңдер, нинди матур...
Нишләп күрмәсен ди инде Зилә! Күрде шул, күрде... Курсташының авылына беренче тапкыр кунакка кайткан кызның тынычлыгы югалды. Ә егет аңа озак тынычсызланырга вакыт бирмәде, дүшәмбедә үк кызларның тулай торагына кунакка килде:
– Сәлам, авылдаш! Иптәш кызыңны онытып булмый бит әле...
Гашыйк булган яшь йөрәкне тыеп кара инде, Зилә дә дустының кисәтүләренә карап тормады, башы белән мәхәббәт диңгезенә чумды...
Сентябрь. Әбиләр чуагы. Алтын-сары яфраклар сибелгән парклар, мәхәббәт күпере, Агыйдел буе, кинотеатрдагы соңгы рәтләр, төнге Уфа урамнары буйлап йөрүләр...
– Кара әле, җаным, мин беркайчан да бу кадәр гашыйк булырмын дип уйламаган идем. Дөресен әйтәм, бер генә кыз белән йөрмәдем. Берьюлы берничәсе белән дә очрашканым булды. Тик мәхәббәтнең нәрсә икәненә мин синең белән генә төшендем, – Айдар Зиләне кочаклаган килеш, бер кичне йөрәк серләрен чиште. — Син мине бөтенләй үзгәрттең. Башка беркемне дә күрәсем килми. Синең кебек акыллы, тыйнак, итагатьле, тәртипле, матур кыз дөньяда юктыр ул...
– Ә без беренче тапкыр очрашканга иртәгә ике ай тула! – Зилә макталудан оялып, битен егетенең кочагында яшерде.
– Әһә! Димәк, моны билгеләргә кирәк! Иртәгә бит җомга. Мин авылга кайтып китәм, сиңа сюрприз әзерлим. Ә син Гөлназларга кунакка кайт. Клубта очрашырбыз!
– Кем анда мине сөйли? Мәхәббәт кошлары, мин кайттым! – Ишектә яңгырда чыланган Гөлназ күренде.
– Гөлназ, Зиләне бу атнада авылга алып кайт әле!
– Кайтырмын, нишләп кайтмаска, авылга кайтырга бик кирәк иде, азык-төлек запасы да бетте, – дип елмайды кыз.
Икенче көнне кичке автобус белән кызлар авылга кайтты. Карлы-яңгырлы салкын ноябрь булуга карамастан, Зилә ахирәтен клубка чыгарга күндерде.
Гадәти авыл дискотекасы. Кемдер бии, кемдер читтән күзәтә. Зиләнең йөрәге урыныннан чыгардай булып типте. Күзен ишектән алмады. Тик, күпме көтсә дә, Айдар күренмәде. Түзмәде, шалтыратырга булды. Телефоны да сүндерелгән иде.
Төн буе йоклый алмады Зилә. Күңелен мең төрле уй биләде. Иртән Гөлназның әтисе белән әнисенең сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәнен дә ишетергә туры килде. Кинәт сүзнең Айдар хакында баруын ишетеп, хәтта бүлмә ишеге урынына эленгән чаршау янына килеп басты.
– Харис малае Айдар турында ишеттеңме? Төнлә Галләмнәр кызы Альбинаны алып кайткан ди бит... Бүген никах укыталар.
– Җәй буе Галләмнәрнең җәйге өйләрендә кунып ятканнар дип сөйлиләр иде шул, бер-бер хәл булгандыр...
Зиләнең күз аллары караңгыланып, томан эченә чумды.
Ике атна буе урын өстендә ятты кыз. Тән температурасы хәтта утыз тугызга җитте.
– Мин сине бу кадәр гашыйк булырсың дип уйламаган идем! Нәрсә син бер сөйрәлчек нәрсә аркасында шулкадәр газапланып ятасың! Алда сессия! Оныт шул Айдарны, синең бер бөртек күз яшеңә дә тормый бит ул... – Шулай орышып та, юатып та карады дустын Гөлназ. Аны тизрәк терелтәсе килде.
Шул вакыт ишек шакыдылар. Гөлназ ишек ачарга китте.
– Ник килдең? Никахлы ирләргә безнең бүлмәдә урын юк! – Гөлназ килгән кунакны кертергә теләмәде.
– Гөлназ, керт аны! – Килүченең Айдар икәнен аңлап, Зилә сикереп торды.
– Хәтта үлемгә хөкем ителүченең дә соңгы сүзен әйтергә хакы бар. Минем Зилә белән сөйләшәсем килә... – Айдарның тавышы бик боек иде.
Гөлназ ачуыннан “кайнап” чыгып китте.
Кызның бите буйлап янә яшьләр ага башлады. Хәер, Айдар да аларны чак тыеп тора иде шикелле. Егет кызның кинәт ябыгып китүенә игътибар итте, балкып торган бите дә сулган...
– Кичер мине, Зиләм! – Айдар кызны кысып кочаклады.
– Нигә?! Нигә син... – Зилә яшьләренә төелде.
– Мин сиңа хыянәт итмәдем! Альбина җәй буе үзе миңа ябышып йөрде. Мин бит анда сине очратмаган идем... Егет кеше бит мин... Аңла, зинһар! Соңгы тапкыр август ахырында очрашкан идем... Әти-әнисе килеп тавыш чыгарды, кызыбызны харап итте, дип. Ул авырлы икәнен башта белмәгән, соңыннан әйтә алмыйча йөргән... Ә минем аны озатканны авылдагы күп кешенең күргәне бар иде...
– Теге көнне әзерләгән сюрпризың шушы идеме?
– Юк инде, мин сине әти-әнием белән таныштырыйм дигән идем... Күп күчтәнәчләр алып кайттым... Сиңа бүләк тә әзерләдем. Тик синең хакта әйтеп өлгерә алмадым, Альбинаның әти-әнисе килеп керде... Минем әти дә каты кеше... “Өйләнәсең!” генә диде...
– Ярар, бәхетле булыгыз....
– Алай димә инде! Нинди бәхет? Минем бәхетем син бит! Бер минутка да сине оныта алмыйм! Нишләргә соң миңа?
– Онытма, тиздән синең балаң булачак. Ул бернәрсәгә дә гаепле түгел. Һәм аның тулы гаиләдә үсәргә хакы бар.
– Әгәр ул минем бала икән, мин аны беркайчан да ташламаячакмын. Тик мин синсез дә яши алмыйм. Беләм, бу бәлки явызлыктыр, ләкин бер үтенечем бар – көт мине!.. Көтсәң, мин сине бәхетле итәр өчен бар көчемне салыр идем...
– Кызык, кызлар егетләрен армиядән көтә, яисә ерактан кайтканын... Ә мин... синең аерылуыңны көтимме?...
– Үзеңне яратмаган кеше белән яшәү Альбинага да бераздан ошамас әле... Баласын тыныч кына йөртсен, тапсын инде. Әти-әниләр дә бераздан суыныр... Көтә алсаң, көт... – диде Айдар, башын иеп.
Тынлык урнашты. Зилә дәшмәде.
– Мин сине аңладым. Беләм, минем бу сүзләрем, үтенечем – оятсызлык, – диде Айдар акрын гына. – Син башкага лаек... Кичер мине. Бәхетле бул! Хуш...
– Тукта! – Ишеккә юнәлгән егетне Зилә йөгереп барып, кочаклап алды. – Мин дә бит синсез яши алмыйм...