Тикшерүләргә караганда, Русиядә ике ирнең берсе хатынына хыянәт итә, шул ук вакытта аларның 80 проценты хатыннарын турылыклы дип саный. Ә бу вакытта «әүлия» хатыннарның 34 проценты “сулга” йөри.
Америка галимнәре бер-беренә хыянәт итү бөтен кешегә дә (ирләргә дә, хатыннарга да) хас табигый нәрсә дип раслыйлар.
Яшь хатыннарга тартылу ирләрдә иң критик чорда – 50 яшькә җиткәч аеруча көчәя.
Аерылышуларның күпчелеге бергә тора башлауның 1-3 һәм 5-7 нче елларына туры килә.
Аерылышкан яки ялгызак кешеләр гаиләле кешеләр белән
чагыштырганда ике мәртәбә ешрак үләләр.
Фото: flight-of-thought.ru