Тикшерүләргә караганда, Русиядә ике ирнең берсе хатынына хыянәт итә, шул ук вакытта аларның 80 проценты хатыннарын тугры дип саный. Ә бу вакытта “тугры” хатыннарның 34 проценты “сулга” салулый.
Америка галимнәре бер-берсенә хыянәт итү бөтен кешегә дә – ирләргә дә, хатыннарга да хас табигый нәрсә дип раслыйлар. Ләкин тикшерүләр Америкада узуын исәпкә алганда, бу безгә кагылмый.
Яшь хатыннарга тартылу ирләрдә 50 яшькә җиткәч аеруча көчәя.
Аерылышуларның күпчелеге бергә яши башлауның 1-3 һәм 5-7нче елларына туры килә.
Аерылышкан яки ялгызак кешеләр гаиләле кешеләр белән
чагыштырганда ике мәртәбә ешрак үләләр. Кат-кат өйләнү һәм кияүгә чыгу гомер озынлыгын арттырмый.