Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
14 февраль 2020, 14:08

БАШЫГЫЗНЫ ЮГАЛТЫП ЯРАТЫГЫЗ

Бөтен дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәхәббәтне диагноз буларак та теркәгән икән, аның шифры – F63.9.

14 февраль – Гашыйклар көне. Әле кайчан гына мондый көннең барлыгын да белми идек. Аның барлыкка килү тарихына килгәндә, ул Рим императоры Клавдий II барып тоташа. Баксаң, император ир-егетләр кыюрак сугышсын өчен аларга өйләнүне, хатын-кызларга кияүгә чыгуны тыя. Табиб булып эшләүче Валентинга бу ошамый һәм ул яратышып йөрүчеләрне качырып кына очраштыру белән шөгыльләнә. Моны император сизеп калып аны үлем җәзасына хөкем итә. Төрмәдә үлем көтеп ятканда ул төрмә сакчысының кызы Юлиягә гашыйк була. Үлем алдыннан сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып кәгазь бите “валентинка” калдыра. Юлия бу хатны Валентинның үлеменнән соң гына табып ала. Валентинга үлем җәзасы 14 февраль тормышка ашырыла.
Әлеге көннең барлыкка килү тарихы шулай. Мөселманнар арасында “бу безнең бәйрәм түгел” дип, христианнар “Валентин атлы изге кеше булмаган” дисә дә, бүген инде бу көнне күпләр, аеруча яшьләр билгели, безнең халыклар хәзер аны миллиләштереп “Изге Вәли” көне дип тә атап йөртә. Ничек кенә булмасын, бу матур көн. Ничек кенә аталмасын Гашыйклар көнеме, Мәхәббәт көнеме, Изге Вәли көнеме, иң мөһиме бу көн начар эчтәлекле көн түгел. Сөю, мәхәббәт бәйрәме начар була алмый. Баксаң, Бөтен дөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәхәббәтне диагноз буларак та теркәгән икән, аның шифры – F63.9. Кулымнан килсә, мин аның вирусларын да табып бар дөньяга таратыр идем. Коронавирус урынына мәхәббәт вирусы таралсын иде. Язмамны кайчандыр өйдән чыгып киткәндә әнинең әйткән сүзләреннән соң туган дүртьюллык шигырь белән тәмамлыйм.

Табыш

Берәр әйбер табасың икән – алма, чөнки соңрак, тапканга караганда да зуррагын югалтачаксың.

Әнием сүзләре

Мәхәббәтне килеп таптым

Нык зур булды табышым.

Ә югалды бик “вак” нәрсә,

Югалды бары ...башым.

Фото: swissinfo.ch
social.fototelegraf.ru
Читайте нас: