Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
4 февраль 2020, 17:08

“Сиңа атап күпме шигырь яздым...”

Күренекле язучы, шагыйрь, «татар Корчагины» Фәнис ага ЯРУЛЛИНның тууына 9 февральдә 82 ел тула... Ул үзенең язмышы белән дә, иҗаты белән дә безнең өчен каһарманлык үрнәге булып хезмәт итте.Аның мәхәббәте дә гадәти түгел. Фәнис абыйны лифтсыз йортларның баскычларында үз кулына күтәреп йөрткән, гомере буе хастаханәләрдә дә, өйдә дә бердәнбер ярдәмчесе булган, көне-төне аның яныннан китмәгән Нурсөя апа шәхесе аерым ихтирамга лаек.Журналыбызның даими авторы Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВАга Нурсөя апа белән очрашып, әдип турында әңгәмәләшү бәхете тиде. Баксаң, без белмәгән әйберләр күп икән язучы биографиясендә. Аларның мәхәббәте каршында Таһир-Зөһрәләр сөюе бер читтә торсын! Илаһи мәхәббәт тарихы – сайтта!

Сиңа атап күпме шигырь яздым,
Уйлар мең кат дөнья урады.
Ләкин синең күңел байлыгыңны
Ачар сүзләр табып булмады.
Никадәрле генә тырышсам да,
Шигырьләргә җаның сыймады.
(Нурсөя поэмасыннан)
Фәнис абыйның тормыш иптәше Нурсөя ханым белән мин шагыйрьнең “Казан утлары”нда басылган көндәлекләре аша таныштым. Язманы шаккатып укыдым. Мондый түзем, чыдам кешене, бар гомерен тулысынча иренә багышлаган, аның өчен дус та, шәфкать туташы да, терәк тә булган искиткеч шәхесне бер күрәсем килде. “Нинди икән ул, каян, кем шундый игелекле һәм фидакарь итеп тәрбияләгән аны?”, – дип, килеш-кыяфәтен күз алдына китерергә тырыштым. Ниһаять, очрашу насыйп булды. Алдан сөйләшенеп куелган булса да, бераз дулкынланып Казанның Жуковский урамындагы биш катлы йортның икенче катына менеп, кыңгырау төймәсенә бастым...
Ишекне татар хатыннарына хас булганча артка бәйләнгән яулыклы, бик тә сөйкемле өлкән яшьләрдәге гади генә апа ачты. Берничә минуттан соң без ямьле аш бүлмәсендәге чәй өстәле артында сөйләшеп утыра идек инде. Шунысына да гаҗәпләндем: күпме авырлыклар кичергән бу ханымдагы юмор хисен, ачыклык һәм позитивлыкны күрсәгез! Җитди генә барган сөйләшү вакытында аның шаян сүзләреннән әллә ничә тапкыр көлешеп алдык.
– Нурсөя ханым, әгәр дә Фәнис абыйны берничә сүз белән генә сурәтләргә кушсалар, аның кайсы сыйфатларын атар идегез? Нинди иде ул?
(Азрак уйланганнан соң) Фәнисне ялан-кырга берүзен илтеп ташласаң да, анда ачка үлә дә, салкынга туңа да торган кеше түгел иде ул. Бик тырыш кеше, шул тырышлыгы белән чыбык-чабыктан булса да үзенә бер шалаш ясап, шунда яши алыр иде, дим. Аннары, алдашуны, ялагайларны сөймәде – шуңа күрә дуслары да күп түгел иде. Кайбер кеше син аның белән тигез чакта гына иптәш бит, үзеннән өстен була башласаң, яратмый. Андыйлар да булмады түгел. Фәниснең бер сүзе бар иде: “Кеше табуреткадан артлы урындыкка гына утырса да, үзгәрә”. Чынлап та, адәм дигән зат шундый бит ул…
Фәнис бик шаян булды. Кайдадыр аяк чалсалар йә китабын чыгармасалар – үпкәләп-нитеп утырмый, киресенчә эшкә ябыша иде. Бик рәнҗегән яисә аеруча авыр вакытларында сатира-юмор язып юанды. Беркайчан да мескенләнмәде. Мин аның капма-каршысы, бик өзгәләнә башласам: “И, таптың инде, шуңа көяләнергә”, – дигән булып, мине тынычландырырга тырыша иде.
Кызулыгы да бар иде, анысы. Мин шаяртып: “Ну, Фәнис, син йөри алсаң, берәр гаделсезен күптән барып якалап, бер кыйналмыйча калмас идең”, – дисәм, елмаеп кына куя иде (елмая).
Ә сез кайда, ничек танышып киттегез?
– Халык Фәнисне баштан ук ничектер якын итте, күрде, янына кеше күп килә иде, аеруча, кызлар – җитен, мех комбинатларыннан… Мин дә төзелештә эшләп, кичке мәктәптә укый идем, янына бер барып кердем дә, күрәсең, ошатканмындыр инде. Ул вакытта директор Гөлчәчәк апа Галиева тырышлыгы белән Фәнискә кичке мәктәптән укытучылар килеп белем бирә иде. Аның язуы бик начар, шуңа контроль эшләрен күчерергә, дәрес әзерләргә булышып берничә ел йөрдем. Ул фатир алгач, бераз югалып та тордым әле, аннан бәйләнеш тагын ничектер ялганып китте. Шулай, 1961нче елны танышып, 1967дә өйләнештек.
...Мәхәббәт булды микән, анысын белмим. Ничектер, бик кызгана идем аны – алай дисәң, бөтенләй ошамаган кешене кызганып та булмый бит инде ул. Чибәр, шаян иде ул, курчак кебек егет инде (көлә).
– Туганнарыгыз гадәти булмаган кияүне ничек кабул итте соң, каршы төшмәделәрме?
– Ничек риза булсыннар инде? Барысы да каршылык белдерде. Әти вафат иде, әни минем туйдан соң озак яшәмәде, йөрәк белән китте. Туганнар белән ун еллап бөтенләй аралашмадык, кичерә алмадылар… Соңрак кына килештек.
– Үзегезнең тормышны тулысынча Фәнис абыйга багышларга баштан ук карар кылдыгызмы?
– Фәниснең әнисе без өйләнешкәннән соң авылга кайтып китте, икәү генә калдык. Эшкә китсәм, кайтуыма нидер була: йә Фәнис ялгыш өстенә кайнар чәй түккән, йә өйдә кинәт янгын чыга язган – урында яткан кешенең янында гел кемдер булу кирәк бит. Ир-атка тәрбияләүче табу аеруча кыен – зур, күтәрергә авыр дип, килеп тә күрмиләр! Шуңа әкренләп төзелештәге эшемне ташлап, хуҗабикә вазыйфасына күчәргә туры килде.
– Нурсөя ханым, сез үзегез кайдан, нинди гаиләдә шундый искиткеч тәрбия алдыгыз?
– Мин Марий-Элдан, авылда үстем: алты бала идек, мин дүртенчесе. И-и, әлек гаиләдә бала күп иде бит, хәзер генә, өч-дүртне күрсәк тә, “Әстәгыфирулла!” дибез (елмая).
Кем тәрбияләгән, дисәң, әти-әни бик кешелекле затлар иде. Ничектер, кешегә ярдәм итү теләген сала белгәннәр күңелгә. Хәзер бит ир-ат көне буе эчеп йөри, каберлеккә бара белми. Ә безнең әти хәмер капмый, буш вакыты килеп чыкса: “Ярар, карчык, мин зиратны әйләнеп меним әле”, – дип, наратлыкка таба чыгып китә иде. Аннары: “Менә, Бибикамал, фәлән кешенең кабере бигрәк таушалган, караучы беркеме дә юк бит, шуны әйбәтләп кайттым әле”, – дип, әнигә сөйли иде. Артык дини булмаса да, каршыда яшәгән мулла абзый да аны хөрмәт итте. “Фазылҗан, миңа ул-бу була калса, үз эшемне сиңа гына тапшырам”, – дигәне хәтеремдә. Хәзер андый кешеләр бар микән ул?.. Акча бирмәсәң, беркем берни эшләми, шундый акча кортына әйләнде бит халык! өрсенеп куя). Әни исә йомшак иде, мин аның кычкырганын да хәтерләмим. Тавыш күтәрмичә шул хәтле балага ничек түзгән ул?.. Тыңламасак: “Менә әтиегез кайтсын әле!” – дип кенә куя, шунда ук шым булабыз. Әти кайткач, ул-буи әйтмәгәе, дип, песи кебек кенә йөрибез, бездән дә яхшы песи юк (елмая).
– Йомшак кына булып күренсәгез дә, Сез 1972нче елда, хатын-кызлар арасында иң беренчеләрдән булып, руль артына утырган кеше. Ничек тәвәкәлләдегез, каршы сүз әйтүче булмадымы?
Фәнис өчен аяк бит ул машина – каядыр шәһәр буйлап, дачага, авылга бару ансыз мөмкин түгел. “Запорожец” алдык та, артык уйлап тормадым – кирәк, димәк, кирәк. Ул чакта йөк машинасында йөрергә генә өйрәтәләр, руль артындагы ханымнарга мөнәсәбәт тә башка: кайвакыт ирләр, бензинга чиратта торганда, син бит хатын-кыз, дип, мыскыл итеп, борын алдыннан кереп китәләр. Юк, якыннардан сүз әйтүче булмады алай, абыем гына көлде бер: “Син бит велосипедта та йөри белмисең, ничек утырдың аңа?” – дип. Хәзер 8 еллап руль тоткан юк инде.
– Сер түгел, сәламәтлеге, мөмкинлекләре чикле кешенең бердәнбер таянычы булу кешедән зур мораль көч таләп итә. Бик кыен чаклар да булгандыр, аларны ничек җиңеп чыктыгыз?
– Белмим инде, шулай кирәктер дип санаганмын, ахры. Фәнисне тәрбияләргә бер дә авырсынмадым. Ии, элек бит компьютерлар да юк иде, язу машинкаларында текстлар басу – үзе бер бәла: йә тасмасы җитми, йә копировка кәгазе табып булмый… Интегүләр булды инде ул. Ниләр генә күрмәдек! Гомер буе лифтсыз йортларда яшәдек, Фәнисне күтәрешер кешем дә юк иде. Кайвакыт үзем дә шаккатам: ничек ул эшләрне эшли алдым икән мин, каян көч таптым икән, дим.
Әмма иң авыры әле ул да түгел – Фәниснең китабын нәшриятка әзерләп биргәч, төрле сәбәпләр аркасында чыгармаулары хакында кайтып әйтү. (Күзләренә яшь тула). Шундый кыен. Мин бит барысын да күңелемә якын алам, андый чакта гел ашказаным авырта иде, ә инде китабы чыкмаса, бөтенләй җәрәхәте ачыла – һәрвакыт шулай. Үзенә дә: “Һәр китабың минем ашказаным аша чыга, син шуны беләсеңме?” – дип ярымшаярып әйтә идем. Кешегә начар хәбәр җиткерү бигрәк кыен бит. Иң авыр әйберләрнең берсе шулдыр ул.
Аннан соң, Фәниснең бик каты чирләгән чаклары да булды. Температурасы 41гә менә дә атна буена төшми, янында торасың, ә берни эшли алмыйсың, яныңда таяныр кешең дә юк. Менә шул авыру кешегә ярдәм итә алмау – иң зур үкенечтер ул…
– Шулай дисәгез дә, уртак куанычларыгыз да аз булмагандыр, мөгаен. Фәнис абый белән бәйле нинди матур хатирәләр исегездә калган?
– Фәниснең пьесасын куйсалар, китабы чыкса, бергә шатланасың бит инде. Аннары, тәмле әйбер ярата иде ул. Ипи ашарга ярамады аңа, шуңа сезнең Башкортстан якларында киң таралган бәлеш (бездә аны сирәк пешерәләр) атнага бер мәҗбүри иде (елмая). Баулыга кайтса, гел Башкортстан телевидениесен карады: ничектер, анда шигырьләр дә күбрәк тапшырылды, язучы-шагыйрьләргә игътибар да зуррак иде кебек.
Өебезгә бик хәтәр хатын-кызлар килә иде, шул исәптән студенткалар да. Фәнис шуларга гел гашыйк була иде. Кайвакыт, кунаклар киткәч, мине дә аптырата: менә шундый-шундый киемнән, шундый чәчле бит, дип. Мин чәй кую, табак-савыт юу мәшәкате арасында искә алмыйча калсам: “Ну, ничек күрмәскә мөмкин инде, шундый чибәр иде бит ул!” – дип, мине шелтәли дә иде әле кайчакта. Юк, көнләшмәдем. Соңгы көннәрендә, яныбыздан бер төркем кызлар кайтып киткәч, сиздем, күңелсезләнде. “Гашыйк булдыңмы соң бу юлы?”, – дигән соравыма җавап итеп, башын гына чайкады, хәтта аптырадым. “Беләсеңме нәрсә, бу – синең картаюың билгесе”, – дип шаяртуыма үпкәләде дә бугай әле (елмая).
Иң мөһиме – үзара бик тату яшәдек без. Авыр чакларны шаярып-көлеп уздырып җибәрергә тырыша идек. Ни булса да, кайгырып, елап утырганымны хәтерләмим. Аннан ни мәгънә инде? Аеруча кыен вакытларда кулыма шигырь китабы алырга гадәтләнгәнмен – кем туры килә, шуны. Илдар Юзеевны (аның белән гомер буе аралаштык), урыслардан Тютчевны бик яратам.
– Нурсөя ханым, Сезнеңчә, чын мәхәббәт нәрсә ул?
– Кем белгән инде аны... Тормышта мәхәббәт белән генә дә яшәп булмыйдыр ул. Кеше бер-берсенә ияләшәдер инде. Шул бер-береңә яраклашырга тырышудыр инде ул мәхәббәт. Син дә – баш, мин дә – баш дигәннәр озак бергә яши алмый бит.
…Фәнисне бик сагынам. Кайвакыт туганнан туган сеңелем Сәүиягә дә ялгыш “Фәнис” дип эндәшеп куям да, аптырап карый миңа (елмая). Без гел бергә идек бит, 47 ел. Аның белән яшәвемә беркайчан да үкенмәдем. Үкенүдән мәгънә дә юктыр инде ул, гомумән…
– Сезнең хөрмәткә ачылган һәйкәл хакында да сөйләп үтсәгез иде. Аны күргәч нинди тойгылар кичердегез?
– Баулы районы җитәкчесе (әлеге көндә Татарстан Дәүләт советы депутаты) Альберт Галимҗан улы Хәбибуллин Фәниснең 75 яшенә багышланып, Галиәсгар Камал театрында үткәрелгән юбилей кичәсенә үк һәйкәлнең кечкенә макетын алып килгән иде. Бу – аның үз идеясе. “Районыбызда шушы сын мәхәббәт символы булып торачак”, – диде ул. Рәхмәт инде, Альберт әфәнде тырышлыгы белән башланган бу эшкә районның яңа җитәкчесе дә, “Татнефть” берләшмәсе дә, бик күп оешмалар һәм кешеләр кушылды.
Һәйкәлне ачу тантанасына Сәүия туганым һәм аның кызы белән мин дә бардым. Мондый хөрмәткә шулкадәр кыенсындым, әле булса “урамда берәрсе танымаса ярар иде”, дип йөрим.. Альберт Галимҗан улына да башта: “Кирәкми, Фәниснең сыны гына булсын, миңа бигрәк уңайсыз”, – дип әйткән идем. Ләкин ул: “Нурсөя апа, Фәнис абыйның иҗатын Сездән башка күз алдына да китереп булмый, ул иҗади үсеш тә ала алмас иде, бәхәсләшмәгез”, – дигәч, ризалаштым инде. Кеше күп иде, бик матур итеп оештырдылар ул чараны.
– Бүгенге көндә ниләр белән мәшгульсез, Нурсөя ханым, нинди омтылышлар белән яшисез?
– Сәламәтлегем бик яхшы түгел, соңгы вакытта хастаханә юлында еш йөрергә туры килә. Ярый әле, янымда якыннарым бар – Сәүия һәм аның кечкенә кызы – Айзилә белән мәш киләбез. Әллә нинди омтылышлар юк инде хәзер. Менә исән чакта Фәниснең томлыкларын чыгарасы иде, күреп булырмы, хыял гына булып калыр микән?..
Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА,
Мәскәү шәһәре.
Фото Atnya-rt.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: