Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
23 сентябрь 2019, 12:52

УТЫЗДАН СОҢ КИЯҮГӘ ЧЫГУ ҖИҢЕЛМЕ?

Чыннан да, җиңелме соң? Моны тикшерү өчен укучыбыз тәҗрибә куеп караган, ә соңыннан җавабын даими авторыбыз Илүсә ИСМӘГЫЙЛЕВАга сөйләгән. Укып карагыз!

(Танышым Зарема авызыннан)
Гомернең асылын аңлагыз;
Яраткан ярларсыз калмагыз! –
дип җырлый яраткан җырчым Зәйнәп Фәрхетдинова. Киңәш бирүе ансат ул, бигрәк тә яныңда Зөфәр Билалов кебек ярың булганда. Гомернең асылын аңлау белән генә мәсьәлә хәл ителми шул ул, дускаем, бу буталчык һәм ир-ат кырылып бетеп барган заманда нәкъ менә сиңа тиешле кешене каян табасың?! Әнә, ахирәтләремнең икесе дә ялгыз. Икесе дә чибәрләр, уңганнар, югыйсә. Берсе – малай, икенчесе кыз үстерә. Сер бирмәгән булып кылансалар да, икесенә дә тормышны тартып алып бару җиңел түгеллеге күренеп тора. Мәхәббәт турында җыр ишетсәләр дә моңсуланып, уйчанланып калалар. Сүз дөнья авырлыкларын ялгыз күтәрү кыенлыгы турында гына бармый, яшь чакта сөясе-сөеләсе дә килә, теләсә-теләмәсә дә шулай яратылган адәм баласы. Никадәр генә көчле хатын булмасын, кайчак көчсез буласы да, хисләр эчендә җылынасы да, сөеләсе дә килә аның.
Ярты алмам, ярты алмам кайда,
Мине бөтен алма итәргә?
Күпме җаннар парын эзли шулай,
Күпме җаннар әзер көтәргә, – дип, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова юкка гына язмаган, хатын-кызның күңелендәгесен әйтеп биргән ул, дускаем.
Уйланып йөри торгач, ике ахирәтнең берсен булса да кияүле итәргә кирәк, дигән фикергә килдем. Аңа карап, бәлки, икенчесе дә кузгалыр. Юкса, карап торам-торам да, боегып йөрсәләр йөриләр, кияүгә чыгу уйларында да юк боларның. Миңа да ике боек янында авызны ерып, күңеллеләнеп йөрү бер дә кызык түгел.
– Карале, Зөлфия, – дидем беркөн, ахирәтемнең кәефле чагын туры китереп. – Кеше таныштырган ир-атларның берсен дә ошатмыйсың, барыбер. Бик теләгәндә, син үзең дә таныша аласың ләбаса. Хәзерге цивилизация заманында, бигрәк тә!
– Юкны чын булса да сөйләмә, яме. Инде йөрмәгән бер кичәм, танышу клублары, бармаган күрәзәчеләрем калмады, файдасы гына булмады. Минем яшьтәгеләргә танышырга җайлы урынга санап, ретро кичәләргә бара башлаган идем, анда да күбрәк һаман шул бер үк ир-атлар йөри икән. Бер көнне бер кызны, иртәгәсен икенчене озаталар, дигәндәй. Әллә өйләнәселәре килми, әллә сайланалар... Безнең алардан күбрәк булуыбыз да – мөнәсәбәтләргә кире йогынты ясамый калмыйдыр, билгеле. Мондый очракта нишләргә? Беренче булып үземә танышыргамы? – дип, тәмам борчуга калган Зөлфия сораулы карашын миңа ташлады.
– Әлбәттә! Әнә интернет тулы танышу сайтлары. Тот та шуларга фотоң белән анкетаңны урнаштыр. Анда инде сине беркем белми, рәхәтләнеп таныш, читтән карап, тикшереп торучылар да булмас. Виртуаль танышу өчен батырлык кирәкми, кеше белән күзгә-күз очрашмыйсың бит. Әнә телевизордан күрсәттеләр, бер хатын шулай чит ил кешесенә кияүгә чыгып балда-майда гына йөзә икән хәзер, үзендә – машина, ирендә – машина, балаларының һәркайсында – машина...
Шулай тормыштан төрле мисаллар китереп сөйли-сөйли, Зөлфия ипкә килә башлаган гына иде, сүзгә Гөлия килеп кысылды. “Эшне боза инде бу” – дип, котым алынды.
– Вәт җүләрләр, юньле кеше Интернетта утыра димени! Анда бит тоташ ялган... Миңа, яраткан телевизорыгызга, гәзитләргә колак салыгыз: маньяклар, акылга таманнар барысы шунда! Аннан соң теге... кемнәр, альфонсларны да шунда оялаган, диләр. Гашыйк булган кыяфәттә чәчәкләр тотып, кияүгә чакырып, артыңнан эт кебек ияреп йөриләр дә, талап чыгып китәләр, ди.
– Ул мошенниклар бай бичәләрне эзли ләбаса, безнең хәл аларга түгел, үзебезне карарга да җитми әле! — диде Зөлфия. Ахырда: “Ярар, бер кызык булыр, ичмасам!” – дигән нәтиҗәгә килде булса кирәк, гел уңай гына сыпырып торды.
Кызык өчен генә тотынган идек, кызып киттек: ике анкета төзеп куйдык. Берсе, болай гына, эксперимент өчен генә иде. Монда Зөлфиянең унтугыз яшьлек озын чәчле, кыска итәкле чибәркәй чагындагы фотосын беркеттек. Икенче анкетада әлеге чактагы Зөлфиябез сөйкемле, уйчан йөзе белән сокландыра иде. Шуннан соң “балык кабуын” балыкчы түземлеге белән көтә башладык.
Руслар: “Красота – страшная сила!” – дип белми әйтмәгәннәр икән. Тиз арада 19 яшьлек чибәркәй белән танышырга теләүче егетләрнең саны “буа буарлык” булып китте. Әлбәттә, анкетадагы җавапларына карап, кызның матурдан-матур гына киенеп, төрле клуб-казиноларда кәеф-сафа корып йөрергә яратуын сизеп алсалар, кырыктан узган абзыйларның үзләрендә бернинди җаваплылык хисе тоймаячагы да, билгеле, анысы. Боларга карап аптырыйсың да, ачу да кузгала, имеш, аларга хәзер үзләре яшендәге хатын-кызлар ярамый, ә яшьрәк, беркатлырак кызлар кирәк икән! Хәер, нигә аптырарга? Бу абзыйларның күпчелеге сөяркә эзли, ә мәгъшукаларның яшь, матур булырга тиешлеге көн кебек ачык, билгеле. Әнә бит фильмнарда да нәкъ шулай; ямьсез генә бай абзыйлар яшь кызлар белән типтерә. Гадәттә, ул дәртле “егетләр”нең барысы да өйләнгән була. Кайбер апалар ирләренә күз салгаласалар әйбәт булыр иде, компьютер тирәсендә бик бөтерелмиләрме, күзләре сәер ялтырамыймы, дигәндәй. Хәер, хәзер кесә телефонында да бар ул компьютер...
Ә менә урта яшьләргә җитеп килгән акылллы, уңган хатын-кыз белән танышырга теләүчеләр аз табылды. Арада эчеп-тузып йөрүенә карамастан, үзләрен ир арысланнары дип санаучылар барыбер күбрәк. Ул гына да түгел, көч-куәтләре ташып торган 25-27 яшьлек егетләр дә төннәрен генә сайтка кереп, үзеннән өлкәнрәк яшьтәге хатын-кыз белән вакыт үткәреп, кесә һәм фатир якларын кайгырталар икән әле. Кем әйтмешли, комментарийлар кирәкми. Ниһаять, зур өметләр баглый-баглый, шәп егет эзләп әлеге сайтка кергән Зөлфиябезгә дә бәхет елмайды. Ул хатын-кызлар карашына нормальрәк тоелган бер ир-егет белән аралашып маташа. Виртуаль дөньядадыр, дип уйлый күрмәгез, юк, бу – чынбарлыкта шулай!
Менә шундый нәтиҗәле, ягъни “җим”ле булды безнең тырышып- тырышып сайтта казынуыбыз, ахирәтләрем! Шәхсән мин үзем бүгенге ир затлары турында нәрсә уйлаганымны әйтеп тормыйм... Тәнкыйтькә дучар булачакларын болай да күреп торасыздыр. Шуңа күрә, “утыз яшьтән соң кияүгә чыгу җиңелме?”, дигән сорауга да “Тот капчыгыңны!” – дип кенә җавап бирәм дә, шуның белән, вәссаләм! Юк белән башны катырмыйк! Компьютер эчендәге виртуаль дөньяда гына барысы да ансат, барысы да әкияттәге кебек тылсымлы! Ә безгә реаль тормышта югалмаска, үз бәхетебезне табарга кирәк...
Илүсә ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Читайте нас: