Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
21 август 2019, 12:42

Ләйсән ВӘЛИХАНОВА. Мәхәббәт ул төрле була...

"Әниемнең сөйләве буенча, алар әтием белән, бер тапкыр күрешеп, бер-ике атна үткәч тә бергә яши башлаганнар. Өстәвенә, араларында яшь аермасы да шактый: унбер ел. Һәм әниемнең кулында ике бәләкәй бала"... Бу юлларны быел БДУның 4нче курсына укырга барачак Ләйсән ВӘЛИХАНОВА язган. Ләйсән мәхәббәт турында уйланганда әтисе белән әнисе үрнәген китерә. Чынлап та, гаҗәеп хис ул мәхәббәт!

Мәхәббәт нәрсә ул? Ул нинди була? Аны ничек танырга? Бу сорауларга җавап табу миңа кыенрак кебек. Чөнки ул хисне тоеп караганым юк. Егет белән кыз, ир белән хатын арасындагы мәхәббәтне, димәкчемен. Мәхәббәт бит, минем уйлавымча, төрле була: туган илгә, әти-әнигә, табигатькә, яшәүгә мәхәббәт...
Әлегә үзем кичермәгән, ләкин гомерем буе күзәткән мәхәббәт үрнәге турында язасым килә. Әтием белән әнием мәхәббәте хакында.
Әниемнең сөйләве буенча, алар, әтием белән бер тапкыр күрешеп бер-ике атна үткәч, бергә яши башлаганнар. Мин бу сүзләрне ишеткәч, аптырап калдым. Ничек алай була инде? Бер тапкыр күреш тә, бергә яши башла, имеш. Өстәвенә, алар арасында яшь аермасы да шактый: унбер яшь. Һәм әниемнең кулында ике бәләкәй бала… Ләкин апам белән абыем әтине беренче тапкыр күргәч, аның кочагына кереп сыенганнар. Бәлки, менә шушы кечкенә тәфсил (деталь) бар нәрсәне дә үз урынына утырткандыр. Аларның бергә яшәп, биш бала үстерүләренә егерме бер ел да булып киткән инде. Һәм, аларга карап, минем соклануым көннән-көн арта гына бара.
Әтием әнигә туган көненә яисә башка бәйрәмнәргә бүләкләр, чәчкәләр бирми, матур сүзләргә бә бик саран. Хәтта аның: «Мин сине яратам», — дигән сүзен дә ишеткәнем юк кебек. Бу хәл, әлбәттә, мине аптырата, хәтта вакыт-вакыт күңелдә ниндидер канәгатьсезлек хисе дә уянып куя. Тагын шул ук сорау кабатлана: “Ничек алай була инде...” Әмма үсмер чактагы максимализмга алмашка хәзер ниндидер башка аңлам килә. Мәхәббәт бүләкләр, “яратам” сүзен кабатлаулардан гына тормый, ахры. Аны башкача да күрсәтеп, аңлатып була икән. Әтием нәкъ шулай: сүз белән түгел, ә көндәлек тормышы һәм булмышы белән үзенең яратуын аңлатып, яши белә. Ул әниемнең һәм безнең ышанычлы таянычыбыз, кайгыртучан гаилә башлыгы, игътибарлы һәм ихтирамлы кеше. Алда куйган сорауларга җавап табылды кебек., һәркем аны үзенчә аңлый, үзенчә аңлата, үзенчә күрсәтә... Һәм минем мәхәббәтем әти белән әнием мәхәббәтенә охшар дип ышанам.
Читайте нас: