Кулымда – ап-ак ромашка. Аның нечкә таҗлары, кояш кебек сары күзләре мине әсир итте, чиксез офыкларга илтеп җиткерде. Күңелемне бетмәс-төкәнмәс уйлар биләп алды.
Үзем дә сизмәстән: «Ярата, яратмый…» – дип, ромашканың ак «чәчләрен» өзгәли башладым. Мин өзәм, ә аның таҗлары кимегәннән-кими бара. Нәфис «чәч»ләр тиз генә юкка чыктылар. Ул мине ярата! Ул мине ярата!..
Шатланырга да, еларга да белмәдем. Ә мине әсир иткән ромашка үлде. Мин аны үтердем… Кулда сабак кына калды...
Ромашканың җир өстендә яткан сары күзләре дә, шиңә башлаган таҗлары да кинәт миңа мескен булып тоелдылар. «Нишләдем мин?! Нишләдем?!» Аңа булган Мәхәббәтем, сөюем, бер минутта күңелемнән хисләр чишмәсе булып тирә-юньгә түгелде. Битемнән берәм-берәм күз яшьләре тәгәрәде. «Ярата! Яратмый…» – дип, һаман үзалдыма сөйләшеп озак утырдым. Ялгыштым, бик ялгыштым. Кыска гомерле чәчәкне өзеп ялгыштым. Ярата икән, ромашка таҗларын өзмәсәң дә – ярата, димәк. Яратмый икән?.. Болындагы ромашкаларның таҗлары да ярдәм итмәс.
Ә йөрәк кылларының берәм-берәм өзелүе?..
Шулай да, ап-ак таҗлы ромашкалар күргән саен, минем хисләрем яңара, бергә булган чакларны сагына, киләчәген уйлый. Әйе, мин сине яратам! Ак таҗлы ромашкалар белән бергә яратам!