Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
22 июль 2019, 11:35

Алина КАҺАРМАНОВА. Нәрсә ул мәхәббәт?

БДУның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина безгә студентларның иҗади эшләрен җибәргән иде. Бу юлы яшьләр мәхәббәт темасына каләм сынаган. Алина Каһарманованың хисле-ихлас язмасы да шушы мәңгелек илаһи хис хакында.

Нәрсә ул мәхәббәт?
Иң беренче сулыш һәм әче кычкыру. Мин – мәхәббәт җимеше. Зәһәр яшен ялтыравы караңгы төннең тынычлыгын бозган төсле, мин дә юклыктан үз гомеремне капыл гына башлап киттем. Тәүге сулыш... Әти-әнинең бәхетле карашлары. Мин тере, чөнки шушы кешеләрнең сөюе белән тулымын.
Нишләптер күзләрем гади генә булып күренгән әйберләргә игътибар итә башлады. Тау артына кояш бата... Этләр өрә... Яшьләр уенга чыга... Шушы айлы төнне күреп, әллә кычкырып елыйсы, әллә шашып көләсе килә. Шушымы мәхәббәт? Бу минем иң беренче гашыйк булуым – үз авылыма гашыйк булу. Тауның аръягындагы урамда яшәгән Сәлимә әби белән Фәрит бабайны да, мәктәптә идән юган Әлфира апаның улын да, шушы коточмалы зур дөньяны да яратам. Тын ала алмый яратам. Могҗизалы олы дөнья!!!
...Зур шәһәр гөрләве башны әйләндерә. “Уфа юкәләре” дип җырлаган булалар. Юк, мине Уфа каеннары каршы алды. Шыгыр-шыгыр килгән трамвай юлларына алтын яшьләрен коя зифа каеннар. Әй, каеннар, нигә мине беренче күргәч тә: “Кайтып кит авылыңа, калма монда”, – дип әйтмәдегез? Яфракларын коя-коя, каеннар минем соңгы балачак көзен озаттылар.
Ә алда – кыш. Буран әче итеп сызгырып чәчләремне кар белән бутады. Уйларым, хыялларым – барысы да шушы җил белән очлы кар бөртекләре кочагында буталды бугай. Җитәр, буран!
Капыл кояш ашкынды минем яныма. О, кояш! Нурларын сузды да минем йөземнән яшьләремне сыпырды. Тукта, бу бит кояш түгел. Бу синең якты йөзең. Минем каршыма киләсең. Ә мин күзләреңә бер карадым да мәңгегә шул зәңгәр тирәнлеккә баттым. Шулдыр инде мәхәббәт?
Әйе, бу чын мәхәббәт... И карлыгач! Син күпне кыйгач канатларың белән күкне кыркасың, ләкин син минем кебек ярата алмыйсың, юк. Ә минем бу сөюем болытлар арасында гына түгел, Җиһанга очарга көч бирә.
И чишмә, синең суларыңның суыклыгы сөяккә үтеп керә. Ләкин син минем йөрәктәге утны сүндерә алмыйсың. Шаула, урман! Җырла, Идел! Китмә, ямьле мизгел! Җиһан, мин синең бәхетле балаң! Чөнки мин сөям!
Алина КАҺАРМАНОВА, БДУ,
татар-рус бүлегенең 4 курс студенты.
Читайте нас: