Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
17 июнь 2019, 17:57

Гөлчәчәк САБИРОВА. Мәхәббәт утында яна йөрәк

Һәм сиңа башка берни дә кирәкми. Бары тик мәхәббәт хисләре генә янудан туктамасын.

Көн дә тормыш ыгы-зыгысына алданып мәш киләбез: яратабыз-яратылабыз, кайгы я бәхет диңгезенә кереп чумабыз, ягъни дөрләп, янып яшибез. Яну... Һәр кешегә таныш хис-кичерешләр: кемнеңдер йөрәге баласы өчен яисә юл буенда хәерче, ялангач кеше күреп яна, икенче кешенең йөрәге мәхәббәт утында көйрәргә мөмкин. Нәкъ икенчесе, миңа калса, бар кешегә дә таныш. (Любви все возрасты покорны, диләр бит руслар да).
Яз көне бу хис аеруча яшәрә, яңа көч-куәт белән яна башлый. Кояшның ягымлы елмаюыннан, кошларның моңлы “җырларыннан” күңелләр дә дәртләнеп китә. Йөрәк каядыр талпына, яратырга теләп каядыр ашкына.
Эх, бу вакытта бер дә укыйсы килми шул! Гел биисе, җырлыйсы, тагы әллә ниләр эшлисе килә... Һәм, әлбәттә, иң мөһиме яратасы-яратыласы килә. Нәкъ шушы гүзәл мизгелләрдә үзеңне ялгыз тоясың, күңелсез парларда хыялдан үргән такыя өзелә дә куя... Тирә-якта утырган төркемдәш кызларга, укытучыга карап куясың...
“Эх, яратасым килә” дип, дәфтәр битенә кызыл төстәге каләм белән йөрәк ясый-ясый, уйларга чумдым. Яз була торып, ничек инде яратмау кирәк? Урамдагы парларга карап кызып куям, минем дә шулай яратыласым килә бит... Эх син, тиле йөрәк, шашынасың бугай инде!
Каләмемне куеп, тәрәзәдән урамны күзәтә башладым. Монда да ыгы-зыгы: барсы да каядыр ашыга, каядыр йөгерә... Кинәт күзем икенче корпус каршындагы скәмиядә утырган чем-кара чәчле, төз гәүдәле егеткә төште. Ул нәкъ хыялымдагы төсле иде. Җитмәсә, китап укып утыра. “Әһә, спортсмендыр бу, китап укырга яраткач күңеле дә бозык түгелдер”, дип уйлап куйдым. Тагын әллә нинди тирән уйларга чумдым, хыялымда аның белән тормыш коруымны сурәтләргә дә өлгердем.
Звонок булганын, дус кызларымның эндәшкәнен сизмәгәнмен. Уйларымнан аерылгач, аларның тиргәүләрен ишеттем. “Нәрсә булды сиңа бүген? Күктә очып йөрисен! Яз дигәннәре бигрәк нык тәэсир иткән, ахры, хисле таракан”, тагын әллә ниләр диделәр. Әмма мин аларны ишетми идем. Уйларым шул егет турында иде.
Кайтырга чыктык. Бүген шау-шу килеп кайтмадык. Дөресрәге, дусларым кемнедер сөйли, нидер тикшерә иделәр, ә мин эндәшми кайта бирдем. Кәефем төшкән иде. Ник килеп нинди китап укуын сорашмадым инде, дип, үземне тиргәдем. Шуннан ничек тә сөйләшеп китәр идек. Булганы булган, берни эшләтеп булмый. Тик шулай да йөрәк яна, күңел тибрәлә иде.
Юл уңаеннан һәрвакыттагыча “Ярмарка” кибетенә кердек. Никтер ашыйсы да, эчзсе дә килми иде. Берни дә алмыйча чыгып барганда күзем мандариннарга төште. Менә бер матур кызыл сарысын карап салдым, икенчене, өченчене... Бермәлне, әллә нишләп, пакетым кулдан килеп төште. Нинди көн соң бу, нинди пешмәгән куллар, дип, тагы үземне сүгеп, ачуланып алдым. Күзләргә яшь килде. Иелеп, идәннән тәгәрәшкән мандариннарны җыярга керештем. Кемнеңдер куллары минем пакетка үрелде. Күтәрелеп карасам, һушымнан яза яздым. Каршымда теге “ботаник” басып тора түгелме соң? Әйе, нәкъ үзе. Мин аны башкалар белән бутый алмыйм. (Менә сиңа язмыш дигәннәре). Нишләргә дә белмәдем, югалып калдым. Бая гына очрашу турында хыялланган идем түгелме соң?! Үземне кулга алырга кирәк, дип уйлап куйдым һәм бераз гына оялып: “Булышуыгыз өчен рәхмәт!” – дидем. Бит очларым янгандай булды, кибеттән чыгып йөгергәнемне сизми дә калганмын. Юлны чыгып тулай торак ягына борылгач җилкәмә кемнеңдер назлы куллары кагылганын сиздем. Борылсам, тагын шул хыялымдагы егет. Әллә саташаммы соң? Әллә инде язмыш миннән көләме?
— Гафу итегез, Сез бит мандариннарыгызны оныттыгыз, — дигән сүзләре чынлыкка кайтарды.
Без сөйләшеп киттек, таныштык. Кич белән ул мине тышка чакырды. Очрашулар көннән-көн ешайды.
Шулай мәхәббәт утында йөрәк яна башлады. Әйтергә кирәк, бу янулар бернәрсә белән дә чагыштырырлык түгел. Тирә-ягыңдагы матурлыкны күрә генә түгел, сизә дә башлыйсың, сукмактан атлап түгел сикереп узасың. Һәм сиңа башка берни дә кирәкми. Бары тик мәхәббәт хисләре генә янудан туктамасын.
Кадерле дусларым, сезгә дә дөрләргә язсын. Бу тормышны яратып, киләчәккә зур өмет-хыяллар белән мәхәббәттә янып яшәгез!
М.Акмулла исемендәге БДПУның рус-татар бүлеге студенты.
(Д.Булатова әзерләде.)
Читайте нас: