Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
21 Май 2019, 16:51

Рузанна КАЮМОВА. ЯҢГЫР.

Без, мотошлемнарны киеп, мотоциклның алдын күтәртеп выжлап кузгалып киттек. Аһ! Колакта тагын мотор тавышы! Эчемдә янә меңләгән күбәләк оча! Шушы хисләрне кичерү тагын насыйп булыр, дип кем уйлаган?Без юлның әле бер, әле икенче ягын айкап барабыз. Бу урамнарның һәрбер борылышы, юлларның һәрбер чокыры хәтеребезгә уелган. Борылмаларның берсеннән өске олы юлга менеп киттек. Трассага чыгу белән шлем пыяласына эре яңгыр тамчылары бәрелә башлады. Мин башымны бора төшеп юл буендагы агачларны күзәтеп барам. Пыяладан агып төшкән тамчылар аларны бөтенләй үзгәртеп күрсәтә. Төмәнәк тауларына җиткәндә, йөрәгем янә күкрәк читлегеннән чыгардай булып дөпелдәп тибәргә тотынды. Моннан үткән саен гел бер күренеш күз алдыма килә: йөгерешкән кешеләр, туктап калган машиналар һәм башларын башка терәп, юл буендагы чокырда аунаган ике гәүдә...

Эссегә түзә алмыйча тәрәзәне ачтым. Машиналар кузгаткан тузан бүлмәгә кереп тулды. Хәзер бүлмә тагын да тынчурак. Мин ачу белән тәрәзәне ябып куйдым..
– “Ай-ли, җанашым, ямансу...”
Апамның тавышы мине уйларымнан бүлде. Ул ишек каршындагы көзгегә карана-карана, чәчләрен үрергә тотынды.
– Тын да алып булмый, тәрәзәне ач әле, зинһар! – диде дә, агач тарагын көзге алдына куеп, ятарга урын җәергә тотынды.
Мин янә бер кат тәрәзәне ачтым, ләкин тыштан кергән һава бүлмәне суытырлык түгел иде. Тәрәзә янындагы өстәл астыннан урындыкны алып, апа биргән мендәрләрне утыртып куйдым.
– Бүген мин тышкы якта йоклыйм, – диде ул.
– Ярар, мин бер дә каршы түгел. Егылып төшсәң, үзеңә үпкәлә.
– Үзең килеп төшә күрмә, – дип көлә-көлә, ул минем өскә юрганны ыргытты.
Барысын да урнаштырып бетергәч, без, утны сүндереп, караватка менеп яттык. Ачык тәрәзә аша урам өстендәге олы юлдан үткән машина тавышлары ишетелә. Юл буенда урнашкан авыл клубында кызларның чыр-чыр килүе дә урамда яңгырап тора. Апа, урыныннан торып:
– Башка вакытта син мондый көнне өйдә утырмас идең, – дип сөйләнә-сөйләнә, тәрәзәне япты.
Сүз нәрсә турында барачагын аңлап, мин икенче ягыма борылып яттым:
– Тыныч йокы, апасы.
– Менә син гел шулай. Сөйләшергә, дисәң...
– Нәрсә дип әйтим соң, апа? Бүтән чакта өйдә утырмас идем, әйе!
– Әкренрәк!.. Өйдәгеләрне уят тагын! Нур белән чыгып керерсең бәлки, дип әйтүем генә. Син бит урамнан матай үткән саен саташкан күзләрең белән артыннан карап каласың. Гомер буе куркып ятып булмый инде...
– Булды, Айзилә!
Мин апаны бүлдереп, йоклап китәргә тырыштым.
– Ярар, ярар. Тыныч йокы, сипкеллем.
Апамның сүзләреннән соң мине йокы алмады. Бәлки, чыннан да, ул хаклыдыр? Бәлки, бернигә дә карамыйча, чыгып керергә кирәктер? Нур да матайда йөри башлады. Бер чокырга ике тапкыр ядрә төшмәгән шикелле, бәлки бер булган фаҗига икенчегә кабатланмас?..
Төн уртасында кемдер тәрәзәгә таш ыргытты. Мин йокы сөременнән котылып, урамга күз салдым. Андагы яктылыкны күреп, сискәнеп куйдым. Яшерен өметем дә, чын күңелдән курыкканым да – тәрәзә каршында.
Капка алдында торган мотоцикл тавышы төнге тынлыкны яра. Нур газга басып матайны үкертеп тора. Вәт, каһәр суккыры, өйдәгеләрне уятып бетерә бит инде. Мин, сикереп торып, тиз генә утны кабыздым да, шунда ук сүндереп тә куйдым. Сигнал бирүемне аңлап, урамдагы тавыш тынды.
Берничә секунд мин тын гына тәрәзәгә карап тордым. Йөрәгем очрашу мизгеле якынлашуын сизеп, күкрәкне бәреп чыгардай булып тибә иде... “Менә үзең ризалаштың! Хәзер чыгасың инде”, – дип, үземне тирги башладым.
Бүлмә буйлап арлы-бирле йөргәнемне ишетеп, апам да уянды. Ул хәлне тиз аңлап алып:
– Һәй, сипкеллем. Костюмың шул элекке урынында, – диде.
Бу сүзләр миңа көч бирде кебек. Мин, озак уйлап тормыйча, тавыш чыгармаска тырышып, шкаф башындагы тартманы алдым. Аны сак кына идәнгә куйдым да ачып җибәрдем. Менә ул. Кап-кара төстәге күн костюм. Аның өске өлеше – кап-кара. Бары тик җилкәсеннән яшел төстәге ике сызык сузылып төшкән. Чалбары тез астыннан бөтенләй ямь-яшел төстә, сул ягындагы тез өстендә генә ике ак сызыгы бар. Ул шундый матур, шундый йөрәгемә якын...
Мин апага карап куйдым. Костюм түшендәге һәм ике тез башындагы ертык урыннар матур итеп тегеп куелган иде. Ай-һай, Айзилә! Кайчан җитештең икән?
Костюм астындагы шлем белән мотоботларны алып, тартманы читкә этеп куйдым. Тартма төбендә тагы нәрсәдер бар кебек. Ачкычлар... Ачкычлар арасында Ул бүләк иткән брелок – куян тәпие. Ачкычларны бераз кулда тотып тордым да, кире тартма төбенә салып куйдым.
Киенеп, ишектән чыгырга торганда, артымда әниемнең тавышы ишетелде:
– Янә яраланып кайтсаң, үзеңне үзең караячаксың, кызым.
– Борчылма, әнием. Тыныч йокы.
Көндезге тәнне куыра торган эссе инде кими төшкән. Талгын җил яңгыр исе ташый. Димәк, тиздән тузан басылачак.
Капкадан чыгу белән каршыма Нур йөгереп килде. Мин аның кочагына кереп постым.
Беразга тынлык урнашты...
Күпмедер басып торганнан соң, ул:
– Таныштырыйммы? – дип, мотоциклы торган якка күрсәтте.
– Кайчан алдың син моны?
Кызыксынуым авариядән соң калган куркуымны җиңеп чыкты – мин матай янына килеп бастым. Аңа якыннан караш ташлау белән, теге чактагы вакыйгалар күз алдымнан йөгереп узды. Бу ул иде. Миңа иң татлы ләззәт мизгелләре һәм берничә айга сузылган сызланулар, тән яралары бүләк иткән матай!
– Мин аны стоянкадан алып кайткан идем, бәлки төзәтеп буладыр, дип. Ярый әле алып кайтканмын. Менә кара, хәзер глушитель икенче төрле. Миндә синең матаеңның иске бер глушителең ята иде, шуны рәткә китердем.
Нур сөю белән “тимер атын” сыйпап алды.
– Ә көзгеләр?
– Аларын “Авито”дан таптым, барысын да җайладым инде.
Нур шулай сөйләнә-сөйләнә матайга менеп утырды да:
– Киттекме?!– дип, елмаеп кулын сузды. – Курыкмыйсыңмы?
– Синең беләнме? Юк инде! Ә син? Син куркасыңмы?
Без, мотошлемнарны киеп, мотоциклның алдын күтәртеп выжлап кузгалып киттек. Аһ! Колакта тагын мотор тавышы! Эчемдә янә меңләгән күбәләк оча! Шушы хисләрне кичерү тагын насыйп булыр, дип кем уйлаган?
Без юлның әле бер, әле икенче ягын айкап барабыз. Бу урамнарның һәрбер борылышы, юлларның һәрбер чокыры хәтеребезгә уелган. Борылмаларның берсеннән өске олы юлга менеп киттек. Трассага чыгу белән шлем пыяласына эре яңгыр тамчылары бәрелә башлады. Мин башымны бора төшеп юл буендагы агачларны күзәтеп барам. Пыяладан агып төшкән тамчылар аларны бөтенләй үзгәртеп күрсәтә. Төмәнәк тауларына җиткәндә, йөрәгем янә күкрәк читлегеннән чыгардай булып дөпелдәп тибәргә тотынды. Моннан үткән саен гел бер күренеш күз алдыма килә: йөгерешкән кешеләр, туктап калган машиналар һәм башларын башка терәп, юл буендагы чокырда аунаган ике гәүдә...
Без фаҗига урынын тиз үтеп киттек. Хәзер ул чокыр алдына кискен борылыш турында кисәтүче юл билгесе куйганнар икән.
– Барысы да яхшымы? – дип сорады Нур, бераз башын борып.
Мин, гадәттәгечә, аны кысып кочаклап алдым. Чыннан да, барысы да яхшы!.. Ул бер кулын рульдән алып, беләгемнән сыйпады.
Ходаем, бер генә теләгем бар минем: туктый күрмәсен шушы мотоцикл! Юеш асфальт өстеннән үкерә-үкерә барсын да барсын ул! Мотор тавышыннан колаклар тонсын! Яңгыр да туктамасын. Узган елның һәр көнендә саташып көткәнем – шушы яңгыр иде бит! Әнә, юл буендагы тузан басылды, үләннәр яңарып китте, төнге һавадан исертерлек булып сафлык бөркелә иде. Бүгеннән, шушы мизгелдән башлап, барысы да яхшы булачак! Моны инде мин төгәл беләм!
Читайте нас: