-18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Таһир – Зөһрә
10 апрель 2019, 17:42

КҮЛ БУЕНДА

Бөрчекле күлмәген җилфердәтеп сөйгәне янына омтылган кызны Әдилә елмаеп озатып калды һәм кич җитеп килгәнен абайлап, ул да кайтырга кузгалды. Торды да тораташтай катып калды – зәңгәр күзле кызны кочагына алган ир аның Илдусы иде...

Әгәр кеше күңелендәге ялкынның суны киптерерлек көче булса, Әдилә баккан түгәрәк күл күптән парга әйләнеп очар иде инде. Тик күңелдәге ялкынның йөрәкне өтәрлек кенә көче бар шул, шуңа Әдилә ялкынлы уйларын йотып, акрын гына тибрәлгән вак-вак дулкыннарга карап басып торуын дәвам итте, ә кочагында ап-ак аккошлар йөздергән зәңгәр күл тыныч кына җәйрәп ятуын белде.
– Әгәр беркемегез дә үлмәгән икән, бу кадәр кайгырырга сәбәп юк бит, апа, тынычланыгыз...
Шушы тавышны ишетеп уйларыннан айнып киткән Әдилә үзенә эндәшкән кешегә карады. Яшь кенә бер кыз аңа кулъяулык сузган. Менә сиңа кирәк булса! Парк уртасында кеше көлдереп елап басып тора икән лә ул!
– Юк-юк, рәхмәт, минем үземнеке бар... – Якындагы эскәмиягә барып утырып, Әдилә сумкасыннан кулъяулыгын алды һәм бите буйлап агып төшкән күз яшьләрен сөртте.
– Борчуыңны чит кешегә сөйләсәң, кайчак җиңелрәк булып кала... – Теге кыз да янына килеп утырган икән. Чәчләре бөдрәләнеп торган, зәп-зәңгәр күзле, бераз беркатлы карашлы, 20 яшьләр тирәсендәге бу матур кызга карап, Әдилә хәтта аз гына елмаеп та куйды. Яшьлек, яшьлек... Илдус белән танышканда да алар шундый япь-яшь иделәр...
– Без аның белән менә шушы аккошлы күл буенда таныштык... Ул елны да бирегә шундый матур аккошлар килгән иде... – дип куйды Әдилә әллә үзалдына, әллә янында утырган кызга. Кыз эндәшмәде. Ә Әдилә дәвам итте. – Без шундый яшь идек, шундый гашыйк идек... Ул мәхәббәт беркайчан да сүрелмәс төсле иде...
Күңелендәгесен сөйли башлагач Әдиләгә ничектер җиңелрәк булып китте һәм ул шушы таныш та түгел кызга бөтен гомер юлын бәян итеп бирде. Ничек итеп аларның студентлар тулай торагында тормыш башлауларын, шунда ук улларын үстерүләрен, соңрак эшли башлап, хезмәт баскычларыннан югары үрләүләрен, бер-берсенә терәк һәм таяныч булып матур итеп яшәүләрен, матур, җитеш дөнья булдыруларын... Тик менә теге бер дә сүрелмәс кебек мәхәббәт кенә дөнья артыннан куган чакта ничектер сизелми генә сүрелгән, ахры. Бишенче дистәсен ваклаучы Илдус беркөнне гаиләдән китүе хакында әйтеп салмасынмы! Егерме елдан артык аның белән иңгә-иң терәп яшәгән ире башкага гашыйк булган икән. Илдус, Илдус... Аның белән иркенләп талашып та булмый бит хәтта! Гомере буе беркайчан да читкә йөрмәгән, гаилә дип яшәгән, тавыш чыгармаган, начар гадәтләргә бирелмәгән ир хәтта киткәндә дә матур итеп китә белде. Улларын да яхшы итеп урнаштырды, бергә корган дөньяны да Әдиләгә калдырып китте... Нәрсәгә инде Илдуска мал, уңган бит ул, булдыклы, дәрәҗәле кеше, аның янә дә бер дигән дөнья кора алачагына тамчы да шикләнми Әдилә. Корыр, корыр... Тик менә инде аның белән түгел... Әдиләгә бары шушы аккошлы күл буена килеп яшь түгәсе генә калды....
– Борчылмагыз, апа, Сез әле шундый яшь, матурсыз, патшаларны каратырлык! – Зәңгәр күзле кыз Әдиләне юатып сак кына кулына кагылды.
– И-и-и, балам, син ни беләсең соң әле бу тормышта! – Аның хәленә керергә теләүче бу яхшы күңелле кыз сөйләшеп утырган арада ук аңа үз баласыдай якынайды. – Син бит әле яши дә башламаган...
– Шулай да мин үземнең гомерлек мәхәббәтемне таптым инде. Беләсезме, ул нинди яхшы кеше! Тиздән без аның белән өйләнешәбез һәм икенче шәһәргә күчеп китәчәкбез, мин дөньядагы иң бәхетле хатын-кыз булачакмын! – Кыз кинәт сөйләвеннән туктап калды һәм еракка карап, балкып китте. – Ой, әнә минем сөйгәнем килә! Ярый, апа, мин йөгердем, кайгырмагыз, барысы да яхшы булыр, ышаныгыз!
Бөрчекле күлмәген җилфердәтеп сөйгәне янына омтылган кызны Әдилә елмаеп озатып калды һәм кич җитеп килгәнен абайлап, ул да кайтырга кузгалды. Торды да тораташтай катып калды – зәңгәр күзле кызны кочагына алган ир аның Илдусы иде...
Ләйсән ЯКУПОВА.