Россия хатын-кызлар җыелма командасының баш тренеры Альберт Муталибов билгеләп үткәнчә, ярышлар нәтиҗәләре буенча Уфада 2026 елга илнең җыелма командасы формалаштырылачак. Аңа үз үлчәү категорияләрендә чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары керәчәк. Шуңа күрә Уфада катнашучылар составы шактый зур: биредә иң танылган һәм титуллы спортчыларның берсе-быелгы Европа чемпионы булган Башкортстаннан Азалия Әминева, дөнья чемпионнары Елена Гапешина һәм Салтанат Меденова, гадәттәгечә Краснодар краеннан, Бурятиядән, Мәскәү өлкәсеннән көчле кызлар бар. Аның сүзләренчә, Башкортстан бүген-Россия боксында флагман.
66 килограмм авырлык үлчәмендә ике тапкыр Россия чемпионы булган Азалия Әминева: "өйдә бокс белән шөгыльләнү - һәрвакыт зур шатлык. Бүгенге көндәшем Калининград өлкәсеннән Елизавета Кузнецова белән әлегә бер тапкыр да очрашканым юк, дуэль барышында танышырмын. Ә менә Төмән өлкәсеннән үзенең принципиаль көндәше Альбина молдожанова белән финалга якынрак очрашырга теләр идем, әлегә безнең очрашулар саны тигез. Безнең республика командасы начар түгел, лаеклы нәтиҗә күрсәтербез дип өметләнәбез. Минем хыялым-Олимпиадага эләгү һәм Җиңү!»
Фото:Башинформ