Барлык яңалыклар
Спорт
14 декабрь 2024, 18:23

“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир

Полиция генерал-полковнигы Артур ӘХМӘТХАНОВНЫҢ истәлегенә багышланган бөтенрусия турнирында илнең 24 төбәгеннән килгән 250ләп спортчы көч сынашты.

“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир

Бүген Уфаның Көрәш сараенда полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтханов истәлегенә багышланган көрәш буенча бөтенрусия турниры ачылды. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән килгән 250дән артык спортчы катнашты.

Бәйгене ачу тантанасында катнашучыларны Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов һәм республиканың спорт министры вазыйфаларын башкаручы Руслан Хәбибов сәламләде.

– Әлеге ярышлар безнең республика өчен күркәм традициягә әверелде. Бу – бөтен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган сугышчан офицер, полиция генерал-лейтенанты Артур Әхмәтхановка хөрмәт билгесе. Артур Әхмәтханов безнең йөрәкләрдә якты эз калдырды, аның тормыш юлы барыбыз өчен дә үрнәк. Көрәш республикабыздагы спорт тормышының аерылгысыз өлеше булсын өчен ул күпне эш башкарды. Бүгенге көндә Башкортстанда 1500 дән артык спортчы әлеге мавыктыргыч спорт төре белән шөгыльләнә. Ышанам ки, бу турнир чын спорт бәйрәме булачак, – диде Ирек Сәгыйтов.

– Көрәш буенча турнирга ел саен бөтен Русиядән иң көчле спортчылар килә. Әлбәттә, анда катнашучыларның иң күбе Башкортстаннан. Бүген бәйгедә 130 көрәшчебез ярыша. Бу көрәшнең төбәктә яхшы үсеш алуы турында сөйли. Башкортстанда бу милли спорт төрен саклау һәм популярлаштыру өчен күп эшләр башкарыла, – дип ассызыклады Руслан Хәбибов.

Ярышта катнашучыларны шулай ук Артур ӘХМӘТХАНОВНЫҢ тормыш иптәше һәм Русия Көрәш федерациясе җитәкчесе сәламләде.

Быел бу бәйге инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Былтыр бу турнирда республика спортчылары 5 алтын һәм 7 көмеш медаль яулаган булган. Быел алар бу күрсәткечләрне яңартуга иреште.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

 

“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
“Көрәш сарае”нда – көрәш буенча турнир
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас