Барлык яңалыклар
Спорт
18 октябрь , 19:45

Сеңрән кызында – алтын медаль!

Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туып үскән Алсу МИНАЗОВА ишкәк слаломы буенча ярышларда берьюлы өч – алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулады.

Сеңрән кызында – алтын медаль!
Сеңрән кызында – алтын медаль!

Бүген Уфаның Инорс бистәсендә тантаналы рәвештә ишкәк слаломы буенча корылмалар комплексы ачылды. Яңа спорт объектын ачу тантанасында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Русия спорт министры урынбасары Алексей Морозов һәм Русиянең Ишкәк слаломы федерациясе президенты Сергей Папуш чыгыш ясады.

Ачу тантанасыннан соң ук биредә “Край курая” дип аталган I Халыкара ишкәк слаломы ярышлары башланды. Ярышка Русия төбәкләреннән һәм Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан кебек БДБ илләреннән килгән 120 спортчы чыкты. Башкортстан Республикасының 11 кешедән торган командасын Русия җыелма командасы лидеры Алсу Миназова җитәкли иде. Әйткәндәй, Алсу – Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туып үскән кыз. Балачагында аларның өйләреннән “Тулпар” журналы бер дә өзелмәгән. Хәзер инде спортчының әнисе Уфада яши.

Бәйгечеләр өч төрле көймәләрдә көч сынашты: байдарка, каноэ һәм каяк. Аларның һәркайсында җиңүчеләр билгеләнде. Башкортстан вәкилләре арасыннан Алсу Миназова гына җиңү пьедесталына күтәрелүгә иреште. Берәү, ләкин берәгәйле! Чөнки өч номинациянең берсендә дә Башкортстан җиңүчесез калмады. Алсу байдаркадагы ярышларда – алтын медаль, каноэда – көмеш, каякта бронза медаль яулады. Җиңүчеләрнең гомум саны буенча Свердловск өлкәсе командасының нигезен тәшкил иткән Түбән Тагил спортчыларына җитүчеләр булмады.

Яңа комплекс ачылганда күңелне күтәрә торган сюрпризлар да булды. Спортчылар ярышка әзерләнә торган ачык бассейнга якындагы күлдән су кондызы һәм алабуга балыгы үтеп кергән. Ярышта катнашучылар моны яхшыга юрады.

Русиянең Ишкәк слаломы федерациясе президенты Сергей Папуш белдерүенчә яңа комплекс 2025 елның июлендә юниорлар арасында Русия чемпионатын кабул итәчәк. Аңа әзерлек бүген узган “Край курая” ярышларыннан ук башланды.

Булат ГАЙНЕТДИНОВ һәм Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Сеңрән кызында – алтын медаль!
Сеңрән кызында – алтын медаль!
Сеңрән кызында – алтын медаль!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: