Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль , 22:25

Башкортстан спортчысы медальләрен сата!

Йөзү буенча күп тапкырлар дөнья, Европа һәм Русия  чемпионы булган Оксана Савченко олимпиада медальләрен сата.

Башкортстан спортчысы медальләрен сата!
Башкортстан спортчысы медальләрен сата!

– Кайчандыр мин халыкара ярышларда югары урыннар яулап, аның җиңүе өчен  Русия байрагын күтәрүне күзәтеп, гимнны тыңлап рухланган идем. Дөнья сәясәте нәтиҗәсендә, Русия спортчылары зур халыкара ярышларда катнаша алмый. Хәзер спорт минем өчен артта калды. Бары тик узган җиңүләремне искә төшереп медальләрем генә саклана. Мин бу шартларда тик кенә утыра алмыйм, шуңа аларны сатып, махсус операциядә катнашкан егетләр файдасына кулланырга булдым,  – ди паралимпия чемпионы  Оксана Савченко.

Халыкара шәхси аукционга ул ике медален куйган. Берсе – 2008 елда Пекинда алган алтын медаль. Аның диаметры – 70 мм, көмештән коелган,  6 грамм алтын белән капланган. Икенче алтын медале 2012 елда Лондонда алынган. Ул аларның һәрберсе өчен 60 миллион сум сорый. Бу шактый югары хак. 2019 елда чаңгы спорты буенча чемпион Алексей Гришин алтын медален 4,36 миллион сумга саткан иде.

Паралимпия чемпионы  өч илдән сатып алучылар кызыксынуын да белдерде. Алар: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай һәм Төркиядән. Оксана бу чара белән Русия спортчыларының патриотизмын да күрсәтергә теләвен әйткән.

Совет спортчысы гимнастка Ольга Корбут 1972, 1976 елгы олимпиадаларда яулаган дүрт алтын, ике көмеш медален 12 миллионга саткан булган.

Канун буенча “Дуслык” орденыннан һәм “Ватан алдындагы казанышлар өчен” медальләрен генә сатарга ярамый.

 

Фото Оксана Савченконың шәхси архивыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: