Барлык яңалыклар
Спорт
14 октябрь 2021, 16:15

Суперфиналларда киеренке көрәш бара

Уфада ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Русия чемпионатлары суперфиналларының бишенче туры төгәлләнде.

Суперфиналларда киеренке көрәш бара
Суперфиналларда киеренке көрәш бара

Аның нәтиҗәләре буенча ир-аталар арасында лидер Никита Витюгов булды. Хатын-кызлар арасында беренче урында ике кеше бара: Валентина Гунина һәм Евгения Овод.


Киләсе турда Никита Павел Понкратов белән көч сынашачак. Ә Валентина - Наталья Погонина, Евгения Алиса Гәлләмова белән көрәшәчәк. Белгечләр белдерүенчә, һәр турда киеренке көрәш бара һәм алдан кем җиңәргә әйтү мөмкинлеге дә юк. Чөнки барлык спортчылар да якынча бер дәрәҗәдә уйный.

Русия чемпионатларының суперфиналлары Русия Шахмат федерациясе һәм Елена һәм Геннадий Тимченконың хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Музейларда шахмат" программасы кысаларында үткәрелә.

Фото: Башинформ


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: