Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2021, 16:25

Спорт үлемгә алып килде

13 яшьлек көрәшче комадан чыга алмый вафат булды.

Бәхетсезлек очрагы 30 гыйнвар көнне Бакалы авылында булды. Көрәш буенча мәктәп укучылары арасында үткәрелгән район спартакиадасында катнашкан вакытта Ефим ялгыш егылган һәм аңын югалткан иде. Башта малай Бакалы районы хастаханәсендә дәвалана. Әнисенең сүзләренә караганда, 28 февральдә генә малайны республиканың клиник хастаханәсенә алып килгәннәр. Ләкин ул аңына килми хастаханәдә мәрхүм була. Бакалы хастаханәсеннән тиз арада алып килмәү сәбәбен хәленең начар булуы белән аңлаталар.
Әлеге хәлне тикшерү комитеты тикшерә башлаган, эшкә прокуратура да кушылган. Ике ведомство да ярышлар вакытында оештыручыларның ни дәрәҗәдә хәвефсез шартлар тудыруын ачыклый. Моннан тыш, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү турындагы маддә буенча полиция органнары җинаять эше кузгаткан.
Гадәттә спортны сәламәтлек чыганагы дип әйтү гадәткә кергән. Ләкин спортчылар арасында да андый фаҗигаләр булып тора.
Шулай ук берничә ел элек Уфа шәһәренең 115нче гимназиясендә дә фаҗига булды. Малай икенче сменада укый. Физкультура укытучысы сүзләренә караганда, ул бераз шөгыльләнгәннән соң кискен баш авыртуга зарланган. Укучыны шунда ук медпунктка илтәләр.
Анда аның кан басымы күтәрелә, ә аннан соң малай аңын югалта. Табиб ашыгыч ярдәм чакырта һәм укучысының әнисенә шалтырата. Табиблар 10 минуттан соң килә. Укучыга ясалма сулыш һәм йөрәк массажы ясала. Ул сулый башлый. Шуннан соң аны реанимация машинасында алып китәләр. Тик баланы саклап кала алмыйлар.
Берничә ел элек Уфадагы бер техникумның беренче курс студенты физкультура дәресендә үлгән иде.

Фото: Bashinform.ru
Читайте нас: