Барлык яңалыклар
Спорт
6 октябрь 2020, 10:23

Уфада дөнья чемпионаты үтәрме?

8 – 11 октябрьдә Уфада грек-рим көрәше буенча Русия Кубогына ярышлар үтәчәк. Анда илнең 34 төбәгеннән килгән 300дән артык иң көчле спортчының катнашуы көтелә.

2020 елның 8 октябреннән 11 октябренә кадәр Уфада Р.А. Баталова исемендеге спорт әзерлеге үзәгендә (Халыклар дуслыгы проспекты, 47) Башкортстан Республикасы Башлыгы призына ирләр арасында спорт (грек-рим) көрәше Русия Кубогына ярышлар узачак. Бәйгедә Русия Федерациясенең 34 төбәгеннән килгән 300дән артык иң көчле көрәшче катнашачак. Алар 10 авырлык категориясендә чыгыш ясарга тиеш.
Ярышларны республиканың Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы һәм «Башкортстан Республикасының спорт көрәше федерациясе» оештыра.
Бәйгене ачу тантанасы 9 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Р.А. Баталова исемендеге спорт әзерлеге үзәгендә узачак. Ярышлар рәсми рәвештә 11 октябрьдә 14.00 сәгатьтә ябылырга тиеш. Җиңүчеләрне һәм призерлар да шунда бүләкләнәчәк. Моннан тыш ябылу тантанасында «Авыл тренеры» программасы буенча сертификатлар, «Русиянең спорт мастеры» таныклыкларын тапшыру; шәһәр һәм районнарны «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы кысаларында «Ford transit» микроавтобуслары белән бүләкләү плпнлаштырылган. Шунда ук Русиянең спорт көрәше Федерациясеннән Башкортстан Республикасына бүләк сыйфатында 3 спорт келәме һәм 4 техник җиһазлар комплекты тапшырылачак.
Спорт көрәше буенча Русия Кубогына ярышлар барышында Башкортстан Республикасы Башлыгы Олимпия чемпионнары белән очрашачак
Очрашу кысаларында Уфада 2021 елда спорт (грек-рим) көрәше буенча дөнья беренчелеген үткәрү турында өч яклы килешүгә кул куелырга тиеш.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: