Барлык яңалыклар
Спорт
6 гыйнвар 2020, 22:30

Яңа елга – җиңү белән!

Бүген “Уфа-Арена” боз мәйданында “Салават Юлаев” хоккей такымы 2020 елда беренче уенын үткәрде. Уфа хоккейчылары Мәскәүнең данлыклы ЦСКА такымы белән очрашты һәм киеренке көрәштә җиңүгә иреште. Уен хакында тулырак – сайтта!

Турысын әйтергә кирәк, узган елның декабрь аенда узган матчлар сериясендә якташларыбыз уңышлары белән әлләни шаккатыра алмаган иде. Шуңа да бүгенге уенны җанатарлар аерым бер дулкынлану белән көтте.
Шөкер, юлаевчылар сынатмады. Инде беренче периодта ук Теэму Хартикайнен хет-трик ясап, ЦСКА капкасы артында өч тапкыр “кызыл ут” кабызды. Мәскәү кунаклары моңа Сергей Толчинский башкаруындагы бер гол белән генә җавап кайтара алдылар.
Икенче периодта ЦСКА Сергей Толчинскийның тырышлыгы белән “юлаевчылар” капкасына алка кертеп, исәпне 3-2 ясый алды. Ләкин өченче периодта Линус Умаркның алкасы исәпне “юлаевчылар” файдасына 4-2 итте.
“Армиячеләр” соңгы минутларда капкачыларын алтынчы уенчыга алмаштырып, матчны овертаймга күчерү өчен, исәпне тигезләргә тырышып карадылар. Ләкин моның файдасы булмады. Уен “Салават Юлаев” такымы файдасына 4-2 белән тәмамланды.
Чираттагы уеннарын “юлаевчылар” 8 гыйнварда, “Уфа-Арена” спорт сараенда үткәрә. Якташларыбыз Ярославльнең “Локомотив” такымы белән очрашачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: