Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь 2019, 15:25

Якташыбыз бронза медальгә ия булды!

Уфа рапирачысы, Олимпия уеннары чемпионы Тимур Сафин фехтование буенча Дөнья кубогына ярышларда бронза медальгә ия булды. Бәйге Германиянең Бонн шәһәрендә узды. Тимур Русия җыелма командасы составында Кирилл Бородачев, Алексей Черемисинов һәм Дмитрий Жеребченко белән бергә чыгыш ясады.

Русия командасы башта украиннарны (55:28), аннары кытайларны (45:41) җиңеп, ярымфиналга үтте. Тик анда ул АКШ рапирачыларыннан 42:45 исәбе белән җиңелде. Шулай итеп, безнекеләргә өченче урын белән канәгатьләнергә туры килде.
Бу якташыбызның беренче җиңүе генә түгел. Күптән түгел Тимур Сафин җиденче Бөтендөнья армия уеннарында алтын медальгә лаек булган иде.
Читайте нас: