Барлык яңалыклар
Спорт
31 июль 2019, 14:54

ЙӨГЕРҮ – ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ

Фәнис Фәррах улы ХӘЙРЕТДИНОВ – республикада гына түгел, Русиядә, элекке Союзда танылу тапкан, хәзерге көннәрдә бик күп чит ил тамашачыларын һәм спорт әһелләре игътибарын үзенә җәлеп иткән йөгерүче. Ул 1960 елның 10 маенда Стәрлебаш районы Таллык авылында туган, Әмир авылында урта мәктәп тәмамлаган, гомеренең яртысын ерак араларга йөгерүгә багышлаган стайер Испания, Төркия, Франция стадионнарында чыгыш ясаган, Олимпия уеннарының һәм марафон йөгерүенең туган иле булган Грециядә көчен сынаган. Ил һәм халыкара ярышларда күп катнашып Русиянең, Башкортстанның һәм үз коллективының данын яклаган, командаларына җиңү яуларга булышкан. СССРның спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән…

Йөгерү белән бергә, ул бик пөхтә көндәлек язмалар алып барган: үзенең спортка килү, үсү, уңышларга ирешү юлларын җентекләп теркәгән һәм уңышсызлыкка тару, җиңелү, артка чигенеш сәбәпләрен дә яшереп калдырмаган.
Фәнис ХӘЙРЕТДИНОВНЫҢ көндәлеге 1987 ел белән ябыла. Монда теркәлгәннәр йөгерүчеләрнең барлык фикерләрен, уй-хыялларын тулысынча колачлый алмый, әлбәттә. Һәр спортчының үз шөгыленнән гайре үз шәхесе, үзе яшәгән мохите, көнкүреше, гаилә хәлләре дә тормышта зур роль уйный бит әле ул. Аларга да киң урын бирелгән «гамәл дәфтәре»ндә. Эшчән, тату гаиләдә үскән алты баланың, һәркайсысы язмышлары, ата йортына җыйналу шатлыклары, авырлык-кайгы килгәндә бергәләп уртаклашу мизгелләре – һәммәсе дә чагылыш таба язмаларда.
Марафончының хәтер «сандыгы»на да күз салыйк.
1987. Русия чемпионаты – беренче урын.
1988. СССР кубогына марафон эстафетасы – беренче урын.
1987-1989 еллар. Кросс буенча Русия кубогын яулаган.
1983-1985 һәм 1995-1996 еллар. Уфа марафонын откан.
Төрле дистанцияләрдә 25 тапкыр Башкортстан чемпионы исеменә лаек булган.
1994-1996 елларда Испаниядә, Төркиядә, Грециядә марафон ярышларында чыгыш ясап, призлы урыннар яулаган. Соңрак Франциянең төрле шәһәрләрендә дүрт марафон ярышында катнашып, тагын да матуррак күрсәткечләргә ирешкән: икесендә җиңүче булган.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: