Барлык яңалыклар
Спорт
14 июль 2019, 16:47

«УРАЛ АРЪЯГЫ, АЛГА!»

Бу ялларда Зилаер районындагы Сакмар елгасы ярында “Урал аръягы, алга!» дип аталган спорт фестивале үтте. Ярышларда барлыгы 500 чамасы кеше катнашты. Алар 72 командага бүленеп чыгыш ясады.

Бу ялларда Зилаер районындагы Сакмар елгасы ярында “Урал аръягы, алга!» дип аталган спорт фестивале үтте. Ярышларда барлыгы 500 чамасы кеше катнашты. Алар 72 командага бүленеп чыгыш ясады.
Шулай да ярышларның күрке дип биредә Урал аръягы районнарының бокс буенча ачык чемпионаты узуын атарга кирәктер, мөгаен. Биредә Бәләбәй, Әбҗәлил, Баймак, Учалы, Белорет, Хәйбулла, Уфа шәһәреннән килгән 72 катнашучы көч сынашты. 7-16 яшьлек малайлар һәм кызлар яхшы әзерлек күрсәтте, дип билгеләде оештыручылар.
Зилаер районы хакимияте башлыгы урынбасары Александр Коротков белдерүенчә, фестиваль программасында спорт белән бергә туризм юнәлеше дә мөһим урын тоткан. Мәсәлән, учак ягу, палатка җыю-сүтү буенча остаханәләр үткән.
Җыен дискотека белән тәмамланган. Бүген катнашучылар туган якларына кайтып китәчәк.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: