Барлык яңалыклар
Спорт
14 июль 2019, 16:21

КҮГӘРЧЕН РАЙОНЫНДА “МОРАДЫМ FEST-2019” БӘЙРӘМЕ ҮТӘ!

Бу ялларда “Морадым тарлавыгы” табигать паркында башкорт яшьләренең “МОРАДЫМ FEST-2019” фестивале үтә. Анда катнашу өчен Уфа, Мәләвез, Сибай, Стәрлетамак, Салават шәһәрләреннән, Белорет, Ишембай, Куергазы, Гафури районнарыннан күпсанлы егетләр һәм кызлар килде. Яшьләр палаткаларда яшәп, һәр иртәне физик күнекмәләрдән башлый.

Мәсәлән, кичәге иртәне алар бик катлаулы кросс-фит күнегүләреннән башлап җибәрделәр. Ул башта чүгәләп, соңыннан кискен сикерүдән гыйбарәт.
Моннан тыш фестиваль программасында төрле конкурс-бәйгеләр бихисап. Алар исәбенә халык уеннары (мәсәлән, капчык белән сугышу, балык тоту буенча ярышлар, аркан тартышу), төрле спорт ярышлары керә. Шуны да өстик, яшьләр физик яктан гына үзләрен сынап карамыйча, башкорт телендә дебатлар да үткәрделәр. Бай мәдәни программаның әйдәп баручылары булып "Бәхетле", "Зәйнетдин", МС BASH төркемнәре чыгыш ясады.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы фотосы.
Читайте нас: