Барлык яңалыклар
Спорт
10 июль 2019, 23:34

Уфада балалар Олимпиадасы башланды

10 июль Уфада Халыкара балалар олимпиадасы башланды. Ачу чарасында төрле илләрдән килгән спортчыларның тантаналы йөреше узды.

Австралия спортчылары көнгерә символы белән узды. Аннан соң Австрия спортчылары, Канада, Кытай, Хорватия, Англия, Чехия, Эстония, Германия, Греция командалары үтте. Тамашачылар Олимпиадага нигез салучы грек төркемен аеруча зур алкышлар белән каршы алды. Шулай ук, Венгрия, Нидерланд, Ирландия, Израиль, Литва, Мексика, Кения, Черногория, Польша, Румыния спортчылары узды.
Йөрешне Словакия, Словения, Көньяк Корея, Швеция, Швейцария, Тайланд, Төркия спортчылары дәвам итте. Олимпиадада 29 илдән килгән балалар катнаша.
Олимпиадада Русиянең 84 шәһәреннән командалар килгән. Татарстанның Казан, Әлмәт шәһәрләре спортчылары көч сынашачак. Башкортстаннан Уфа, Стәрлетамак, Салават, Туймазы, Бөре, Белорет спортчылары җыелган. Чарада барлыгы 1192 спортчы катнаша.
Чараны тантаналы ачуда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Президентының котлавын укып ишеттерде.
Аннан соң Халыкара балалар уеннары комитеты җитәкчесе Торстен Раш чыгыш ясады. Тантана мәдәни чаралар белән үрелеп барды.
Читайте нас: