Барлык яңалыклар
Спорт
8 июль 2019, 18:30

8 июльдән башлап Уфада ПАЗ автобуслары юкка чыкты

Бу атнаның дүшәмбсендә шәхси ПАЗ автобуслары маршрутка чыкмады. Бу бар ПАЗикларга да кагылмый, ә газ белән йөрүче, түбәләрендә “колаклары” булганнарына гына карый.

8 июльдән башлап Уфада ПАЗ автобуслары юкка чыкты
Бу атнаның дүшәмбсендә шәхси ПАЗ автобуслары маршрутка чыкмады. Бу бар ПАЗикларга да кагылмый, ә газ белән йөрүче, түбәләрендә “колаклары” булганнарына гына карый. “Колаклы”ларның югалуы ниндидер баш күтәрү белән бәйле түгел, моңа Балалар олимпия уеннары сәбәпче.
Олимпия уеннарында катнашучы балалар Уфага килә башлады. Төп чаралар 10-13 июль көннәрендә уза. Бүгеннән башлап чаралар узганчы бары тик “НефАЗ” автобуслары һәм шәхси Газель кебек кече литражлы микроавтобуслар гына хезмәтләндерәчәк. Машина йөртүчеләрнең барысы да кара яки куе төстәге чалбар, ак һәм аксыл төсләрдәге күлмәк кияргә тиеш. Кунакларга Уфа турында матур истәлекләр калсын өчен шорты-мортылар тыела.
58нче Халыкара алалар олимпиадасына 29 илдән, 84 шәһәрдән килгән 1192 спортчы катнашачак. Аларны 300дән аптык волонтер хезмәтләндерәчәк. Спортчылар 9 спорт төре буенча ярышачак. Алар: футбол, пляж футболы, баскетбол, җиңел атлетика, йөзү, фехтование, дзюдо, грек-рим көрәше һәм кыяга менү. Олимпиаданы тантаналы ачу 10 июль кич “Уфа-Арена”да узачак.
Читайте нас: