Барлык яңалыклар
Спорт
16 апрель 2019, 17:11

КАНАТЫ ТАЛМАС БӨРКЕТ

1971нче елда, беренче тапкыр үзенең “Юность” хоккей командасын республика мәктәпләре арасында үткән “Алтын шайба” кубогы ярышларына алып бара Фидрат Афзал улы. “Бәләбәйгә киттек. Койма тактасыннан кемдер кәшәкәне үзе ясаган, кемгәдер әтиләре булышкан. Аякта – пимага я ботинкага тарттырылган тимераяклар. Форма юк. Сырган чалбар эченә китап тышлары тутырганнар. Ике кат сырган чалбар, фуфайка кигән, түшенә дә, аркасына да мендәр куйган, шуның өстеннән тагы бер зур фуфайка кигән капкачы Дүсәлимов Маратны көчкә керттек капка арасына. Унике команда арасында уникенче урын алдык. Гарьлегемнән чыккан күз яшьләремне малайларга күрсәтмәскә тырыштым. Уен тәмамлангач, бөтенесе безнең команданы уратып, хоккей музеена куябыз дип, кәшәкә-киемнәрне, тимераяк шнурларына тиклем алдылар. Ярышта катнашучылар минем унҗиде малайның һәркайсына хоккей формасы бүләк итте. Бәләбәй район гәзитендә безнең хакта “Чакмагыш районы рыцарьлары” дигән мәкалә чыкты. “Чакмагыш авылыннан пима киеп, республикада җиңү яуларга килделәр”, – дип язганнар. Беренче чирканчык булды бу. Шуннан соң көне-төне диярлек күнекмәләр үткәрә башладым. Төрле яшьтәге мәктәп балалары өчен өч төркем төзедем. Хоккейчыларымны Уфага алып барып, “Салават Юлаев” хоккейчыларының уенын күзәтеп, алар белән күнекмәләр үткәрдек, яхшы гына уйнарга өйрәнә башладык. Тырышлык бушка китмәде, биш ел үткәч, Дүртөйледә узган республика “Алтын шайба” ярышларында катнашып, чемпион исемен яуладык. Нәкъ шул чорда район хоккейчыларының данлы елъязмасы башланып китте дә инде. Бик күп җиңүләр яуладык”.

Казлар да гармун тыңлый...
“1941нче елны туганмын мин. Әтием дүрт класс белемле килеш ул вакытта Чакмагыш авылындагы Калинин исемендәге колхоз рәисе булып эшләгән. Мин туарга өч ай калганда фронтка китә. Диңгез кичеп Фин култыгы аша чыкканда ул хезмәт иткән су асты көймәсе минага эләккән. Кызыл Йолдыз ордены белән документларын гына кайтарып бирделәр. Уку елларым бик авыр үтте. Без дүрт балабыз. Ике апам торф чыгара, абый укырга китте. Әнием белән икәүләп дөнья көттек. Мәчетне башлангыч мәктәпкә әйләндерделәр. Икенче класста укыганда әнигә ияреп, колхоз малларын каравылларга йөри идем. Ул вакытта колхоз фермасында ат, сыер, сарык, дуңгызлар бар иде. Әни маллар карарга чыгып китә, сыер бозаулата, сарык бәрәнләтә, мин мичкә салам ягам. Дүртенче класста укыганда морҗа чыгару өчен кирпеч сугарга өйрәндем. Бер-ике ел үтүгә колхоз бригадиры Ибрай килеп, эшләмәгән эшләрең калмады инде, дип, ХТЗ тракторына солярка ташырга кушты. Ат бирде. 200 литрлы солярка мичкәләре авыр, көч җитми. Мин бәләкәй, тәгәрмәч буйлы гына. Ләкин эшләмичә ярамый, чөнки мал асрар өчен ат кирәк. Авыр чаклар аз булмады. Атка сабан тагып, колхоз бакчасын сөргәндә, атым ачлыктан егылып үлде. Әни елый, атны кочаклап мин елыйм. Басудагы печән чабучыларга әйрән, өйгә ягар өчен тизәк ташыйм, авылдагы каз көтүен дә көтәргә туры килде. Каз көткәндә, җим салам да, гармун уйнатам, шулай казларны туплыйм. Өч-дүрт мәртәбә шулай эшләдем. Мин гармун уйнап җибәрүгә, казлар үзләре минем янга җыелырга өйрәнде. Ат белән тирес түккәндә тирес астында да калдым, кычкыргач, тартып чыгардылар”. Шулай әкрен генә хәтер дәфтәренең беренче битен ачты Фидрат Афзал улы.
Әниемә хат, Әпипә һәм ...бокс
“1958нче елны, сигезенче классны тәмамлагач, әнием, балам, эшләп үләсең бит инде, укырга кит, дип кыстый башлады. Укып кеше булу, аякка басу максаты белән Уфа якларына юл тоттым. Аркада эченә алабута икмәге һәм сөт салынган букча. Шул килеш бертуган апамнарга барып кердем. Төзелеш училищесына керер өчен медосмотр үткәндә, буем җитмәгәнлеге ачыкланды. Керер өчен 1,50 метр кирәк, ә минеке 1,46 гына. “Не годен”, дип чыгардылар. Кыен булды шул чакта. Эскәмиядә кайгырып, капчыгымдагы ризыкны ашап утырганда, яныма бер кеше килеп утырды, сөйләшеп киттек. Нык итеп укырга теләвем турында әйткәч, нинди һөнәрләрең бар, дип сорады. Бии, җырлый һәм хромкада уйный беләм, дидем. (Биергә, җырларга мәктәптә өйрәнгән идем. Ә гармунда үзлегемнән өйрәндем.) Шуннан училищега кереп, биеп, җырлап, гармунда уйнап күрсәтергә тәкъдим итте. Ул гармунда уйнады, мин “Әпипә”не биедем, “Әниемә хат”ны җырладым. Гармунчым төзелеш училищесының моңга гашыйк директоры булып чыкты”.
Фидрат Уфаның Орджоникидзе клубы артындагы баракта урнашкан төзелеш училищесында ташчы-мичче һөнәрен үзләштерә башлый. Русчасы да чамалы булган татар малаен, озын буйлы шәһәр балалары кыерсытып, ашханәдә ризыгын тартып ала башлагач, Нефть институтының спорт залына бокс секциясенә языла. Бокс буенча тренер, ике мәртәбә Европа чемпионы Герман Лабодин, авыл малаен, карап карарбыз, дигән шарт белән кабул итә. “Бер озын буйлы малайны миңа каршы чыгарды. Теге малай кулларын аскарак төшерүе булды, мин кулларны авылча селтәп, сугып та ектым. Ты мне годишься, диде тренер”, – дип хәтерли ул. Бокс секциясенә бер ел йөргәч, Фидрат Башкортстан эшчеләренең бокс буенча ярышларында катнаша. Башкортстан чемпионы титулын яулый, аның хакында гәзитләргә язып чыгалар. Тренеры, өметле боксчыны, югалма, яхшы тренерлар республикага кирәк, дип, Подольск шәһәрендәге икееллык спорт мәктәбенә керергә үгетли. Егет аның сүзен екмый. Спорт мәктәбен тәмамлагач, инде бокс буенча тренер таныклыгын алган Фидрат Афзал улын шул якларда калырга кыстыйлар, ләкин ул туган якларына кайта.
Егетне язмыш елга училищесына илтә, уку йортын ул тик “яхшы” билгеләренә тамамлый, механик-штурман һөнәре алып чыга. Хезмәт юлын туган авылында, Чакмагышның беренче санлы мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлый. Яшь укытучыны укучылар үз итә, ул ачкан спорт түгәрәкләренә бик теләп йөриләр. “Армия сафларына хезмәткә алынгач, укучыларым дәрескә бармыйча, кайсы оекбаш, кайсы икмәк тотып, мине озатырга килгәннәр иде. Куйбышевта спортротага эләктем, бокс буенча тренер булып хезмәт иттем. Приволжск хәрби округында бокс буенча ярышларда җиңеп чыккач, генерал-майор Золотарь кулындагы алтын сәгатен салып бирде”.
1964нчы елда, армиядә хезмәт итеп кайткач, егет Уфаның физкультура һәм спорт техникумына укырга керә (бу техникум соңыннан Стәрлетамакка күчә). “Сынаулар вакытында урыннан гына сальто эшләп күрсәткәч, бик хупладылар. Акробатикага мәктәп елларында пионервожатый өйрәткән иде. Мәктәптә узган чараларда чыгыш ясап, артка “мост” төшеп, авыз белән идәндәге шырпыны ала идем. Җәй көне малайлар белән эскерт янында, тактаның бер башын җиргә казып кертеп, трамплин эшләп куя идек тә, сальто әйләнеп, эскерткә сикерә идек. Укыганда урам себерүче дә, йөк төяүче дә булып эшләдем, ике ел бер әбидә фатирда тордым. Бик ипле, дини карчык иде. “Балам, син бик акыллысың, эчмисең, тартмыйсың, урлашмыйсың. Мин хәзер озак яшәмәсмен. Бер улым бар, Тын океанда су асты көймәсендә хезмәт итә, ул кайтмас инде. Син минем улым бул. Өемне дә сиңа калдырам”, – дип, Уфада калырга үгетләде”.
Техникумны тәмамлаганнан соң, Фидрат Афзал улын “Динамо” спорт җәмгыятендә бокс буенча тренер булып эшкә калырга кыстыйлар, фатир да тәкъдим итәләр. Ләкин ул укытып киткән мәктәбенә кире кайта. Төрле спорт секцияләренең эшен җанландыра. Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе озак көттерми. “Чаңгы, җиңел атлетика, шахмат, шашка, авыр атлетика (гер күтәрү), гимнастика буенча ярышларда республика ярышларында җиңүгә өлгәшә башладык. Гимнастика буенча ярышларда Алия Вәлиуллина яхшы гына күрсәткечләргә иреште. Күп еллар Алма-Ата шәһәрендә гимнастика буенча тренер булып эшләде.
Баскетбол секциясен ачу тарихын да сөйләп үтәсем килә. Дүртенче класс укучылары физкультура дәресенә тезелеп баскач, Әнис Ардисламов дигән бер малайның юклыгы ачыкланды. Буе озын булганлыктан, “Колга” дип ирештерәләр икән аны. Шуңа оялып, стройга басмыйча, дәрескә кермичә калган. Аны бу халәттән коткарыр өчен, син бик яхшы баскетболист булачаксың, дип, баскетбол түгәрәге оештырдым. Әнис җиденче сыйныфта укыганда, авыл баскетболистлары арасында узган республика ярышларында район җыелма командасы составында чемпион исемен яулады. Аны укуын Уфаданың спорт мәктәбендә дәвам итәргә чакырдылар. Соңыннан, җыелма командада чыгышын күреп, башкалабыз Мәскәүгә чакырып алдылар. Шулай итеп, Әнис унынчы сыйныфны Мәскәүдә тәмамлады, МДУга укырга керде. СССР данын яклап, күп тапкырлар халыкара ярышларда катнашты.
Хоккейны чын ир-атлар уйный
Байтак егетләрне чын ир-атларча тәрбияләп чыгарды Фидрат Афзал улы. Бу бигрәк тә хоккейчыларга кагыла. “1968-1969нчы уку елы иде, мәктәптә бер укучым яныма килеп: “Мин Уфада хоккей секциясенә йөри идем, Чакмагышка күчеп кайттык, хоккей секциясе ачыйк әле, Фидрат Афзалович, – дип үтенде. Хоккей секциясе ачып җибәрдем. Боз мәйданчыгы төзер өчен һәр укучы өеннән такталар алып килде. Районның урман хуҗалыгы баганалар, киртәләр бирде. “Салават Юлаев” хоккей клубы мәйданчыгының үлчәмнәрен алып, төзелешкә керештек. Бу эштә безгә бигрәк тә Чакмагышның “Гидравлика” заводы директоры Георгий Борисович Мөслимовның ярдәме күп тиде. Ул хоккей мәйданчыгын эчен асфальтлатты. Төзүче эше таныш булганлыктан, чишенү бүлмәсен үзем төзедем. Уфага Спорт сараена йөреп, тимераякларны үткерләргә өйрәндем.”
1971нче елда, беренче тапкыр үзенең “Юность” хоккей командасын республика мәктәпләре арасында үткән “Алтын шайба” кубогы ярышларына алып бара Фидрат Афзал улы. “Бәләбәйгә киттек. Койма тактасыннан кемдер кәшәкәне үзе ясаган, кемгәдер әтиләре булышкан. Аякта – пимага я ботинкага тарттырылган тимераяклар. Форма юк. Сырган чалбар эченә китап тышлары тутырганнар. Ике кат сырган чалбар, фуфайка кигән, түшенә дә, аркасына да мендәр куйган, шуның өстеннән тагы бер зур фуфайка кигән капкачы Дүсәлимов Маратны көчкә керттек капка арасына. Унике команда арасында уникенче урын алдык. Гарьлегемнән чыккан күз яшьләремне малайларга күрсәтмәскә тырыштым. Уен тәмамлангач, бөтенесе безнең команданы уратып, хоккей музеена куябыз дип, кәшәкә-киемнәрне, тимераяк шнурларына тиклем алдылар. Ярышта катнашучылар минем унҗиде малайның һәркайсына хоккей формасы бүләк итте. Бәләбәй район гәзитендә безнең хакта “Чакмагыш районы рыцарьлары” дигән мәкалә чыкты. “Чакмагыш авылыннан пима киеп, республикада җиңү яуларга килделәр”, – дип язганнар. Беренче чирканчык булды бу. Шуннан соң көне-төне диярлек күнекмәләр үткәрә башладым. Төрле яшьтәге мәктәп балалары өчен өч төркем төзедем. Хоккейчыларымны Уфага алып барып, “Салават Юлаев” хоккейчыларының уенын күзәтеп, алар белән күнекмәләр үткәрдек, яхшы гына уйнарга өйрәнә башладык. Тырышлык бушка китмәде, биш ел үткәч, Дүртөйледә узган республика “Алтын шайба” ярышларында катнашып, чемпион исемен яуладык. Нәкъ шул чорда район хоккейчыларының данлы елъязмасы башланып китте дә инде. Бик күп җиңүләр яуладык”.
Бу елларда ул, читтән торып, Ленинградтагы П.В. Лесгафт исемендәге Физкультура, спорт һәм сәламәтлек институтын тәмамларга да өлгерә. “Мотоцикл белән бозда узышуда алты тапкыр дөнья чемпионы Габдрахман Кадыров белән якыннан таныш булганга, имтиханнарга аның белән бергә бардык, бергә тапшырдык, һәр сессиягә бергә йөри идек. Мисыр, Гыйрак, Гыйран, Суданнан килгән студентлар да бар иде. Тәртип каты булды. Укырга егерме сигез кеше кергән идек, уникебез тәмамлый алды”, – дип хәтерли якташым.
Кышларын, мин иртән мәктәпкә укытырга барганда, хоккейчы егетләрнең, кулларына көрәк тотып, мәйданчыкны чистартуларының шаһиты була идем. Бозны кардан чистартып, ялтыратып тоттылар алар. Мәктәптә дә яхшы укырга тырыштылар. Чөнки беләләр: тренерлары журналдагы билгеләрен даими тикшереп тора, начар билге алган егетләрне ярышларга аяк та бастырмый. Шәп тәрбия чарасы бит бу! Команданың һәр әгъзасы – шәхес. Һәр шәхеснең йөрәгенә юл таба белә оста педагог Фидрат Гимаев.
“Шушы уңган егетләр белән дүрт хоккей тартмачыгы, ике кием алмаштыру урыны, штрафланучылар корпусы төзедек. Аларның ата-аналарыннан бер генә дә авыр сүз ишетмәдем. Алар мине һәрчак хуплап, уллары өчен горурланып тордылар. Рамил Гәрәев, Илшат Гыймаев, Урал Вәлиев, Ирек Котдусов, Эдуард Газизов, Рифкать Гәрәев (Әфган сугышы герое), Илшат Хәбиров, Фидан Гыймаев, Юрий Изосимов, Тимур Һадиев, Игорь Абдрахманов, Наил һәм Фаил Хаҗгалиевлар, Радик Зәйнуллин, Динар Шаһиев, Юрий Юдин, Алмаз Ибраһимов, Илдар Москов, Тәбрис Әминев, кызганычка каршы, безнең арадан вакытсыз, фаҗигале рәвештә китеп өлгерделәр инде. Алар барысы да – БАССР, РСФСР, БР чемпионатларында беренче, икенче, өченче урын яулаучылар, чын чемпионнар”. Райондагы хоккей командасының 50 еллык юбилей тантанасында Фидрат Гимаев башлангычы белән гомерләре яшьли өзелгән хоккейчылар хөрмәтенә Хоккейчылар аллеясы утыртылды. Командадагы биш хоккейчыга – Венер Мөхәммәтдинов, Илдар Ханнанов, Урал Вәлиев, Камилгә Фәхретдиновка – СССРның спорт мастеры исеме бирелгән.
Яшәлгән гомерне, яулаган биеклекләрне иң зур байлыкка тиңли халык. Иманым камил, Фидрат Афзал улының гомере бушка үтмәгән. Аның төп мирасы – үзе артыннан әзерләп калдырган спортчылар. Спорт мәктәбендә тәрбияләнгән укучылары Рөстәм Шәехов, Айдар Камалетдинов, Ревинер Әхмәтов, Эдгар Вәлиев, Руслан Әхмәтовлар бүгенге көндә остазларының эшен дәвам итәләр.
“Күпме хоккейчыларны чыныктырды, аларда ихтыяр көче тәрбияләде Фидрат Афзал улы. Ә спорт мохитендә тәрбияләнгән кеше көчле, сәламәт булудан тыш, бик тиз уйлый да белә. Хоккейда бит секунд саен карарга килергә кирәк. Үз хаталарың өчен җаваплы булырга да өйрәнәсең. Спорт мәктәбен үткәч, миңа армиядә хезмәт итү дә җиңел булды”, – ди Чакмагыштагы беренче санлы урта мәктәпнең физкультура укытучысы, хоккейчылар тренеры Эдгар Вәлиев.
“Хезмәт стажым – 51 ел, ярты гасыр эчендә 496 хоккейчы тәрбияләдем. Алар – чиксез горурлыгым. Бүген районыбызда балалар һәм аларның ата-аналары өчен яхшы шартлар тудырылган – “Чакмагыш-Арена” боз шугалагы төзелде. Киләчәктә дә хоккейчыларыбыз яңа җиңүләр яуласын, районыбыз йөзен якласын иде”, – дип тели Фидрат Афзал улы.
Мәскәү сәхнәләрендә
ВЛКСМ район комитетында мәктәпләр буенча җитәкче булып эшләгән Рәйсә исемле бөдрә чәчле сылу кыз белән 1970нче елда гаилә кора Фидрат Афзал улы. Өч бала тәрбияләп, аларга югары белем бирделәр. Кызлары Эльза – район хакимияте белгече, Луиза экономист булып эшли. 2006нчы ел Гимаевлар гаиләсенә зур кайгы алып килә. Уллары Фидан – әтисенең горурлыгы, өметле спортчы, хоккейчылар командасы капитаны, бик яшьли бакыйлыкка күчә. Картәтисе һәм картәнисенең юанычы булып, әтисенә охшаган бер яшьлек кызы калды...
37 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы, хөрмәтле укытучы Рәйсә Мөхәммәт кызы лаеклы ялда хәзер. “Фидрат гел ярышларда булды. Мәктәп директоры: “Рәйсә, син тагы солдаткамы?” – дия иде. Кышын ”Алтын шайба”, төрле ярышлар, язын “Күн туп”, җәен рюкзак асып, балаларны савыктыру лагерена алып чыгып китә. Ә мин читтән торып укыган вакытта, сессия вакыты җиткәч, балаларны тыныч күңел белән Фидратка калдырып китә идем. Бер-береңне аңлап, кабул итеп, кирәк чакта юл куеп яшәү – ныклы гаилә нигезе, дип уйлыйм”, – ди ул. Спорт сөюче әтиебезнең үз эшенә гаять җаваплы мөнәсәбәтен күреп үстек. Райондагы смотр концертларында мин бию ансамблендә чыгыш ясаганда, ул да, яшьләр белән беррәттән өздереп “Перовский”ны бии иде. Яшь чагында бию коллективы белән Мәскәү сәхнәләрен пыр туздырып “Карга боткасы” биюен башкарган идек, солист булып, баштүбән, кулыма басып биедем, дип сөйләде ул безгә. Әлеге көндә “Идел” халык инструментлары оркестрында баянчы, “Олимпиец” спорт комплексында өлкәннәр өчен сәламәтлек дәресләре алып бара, һәр көн иртән йөгерә. Безнең өчен алар тату гаилә үрнәге булып торалар”, – ди кызлары Луиза.
Фидрат Афзал улының оныклары да спорт белән шөгыльләнә. Артем мәктәптә укыганда хоккейчылар командасы капитаны булды, Гүзәл – волейболны, Радмила – баскетболны, Искәндәр исә чаңгыны үз итте.
Тормышка гашыйк, моң сөюче Фидрат Афзал улы әле дә күңел кояшын сүндерми, тирә-юньдәгеләргә сәламәт яшәү рәвешен үз үрнәгендә күрсәтеп, яшәү көче биреп яши. Гомер-тауга менеп баскан канаты талмас бөркет сыман.
Сәрия ВАХИТОВА.
Читайте нас: