Барлык яңалыклар
Социаль бәла
6 октябрь 2025, 14:23

Суга баткан Гөлчирә, Нәзирә, Сөембикә бәете

Бу бәет Башкортстанның Илеш, Чакмагыш, Дүртөйле районнарында булган фаҗигагә атап язылган. Өч кыз Күәш елгасында батып үлә. Бәеттә Югары Манчар, Аташ авыллары искә алына. Аны фольклорчы Рәшит Ягъфәров 1993 елның 13 апрелендә “Шәһри Казан” гәзитендә бастырып чыгара.

Суга баткан Гөлчирә, Нәзирә, Сөембикә бәете
Суга баткан Гөлчирә, Нәзирә, Сөембикә бәете

Мин әйтәмен, сез тыңлагыз,

Бу – Гөлчирә бәете;

Гөлчирәнең хәбәре

Илләр буенча китте.

Инәкәем үстергәнсең

Күәш* су буйларында;

Шул суларга агармын дип

Кермәде уйларыма.

Быел карлар калын яуды

Сулары гөжләп китте;

Гөжләп киткән шушы сулар

Безнең башларга җитте.

Әнекәем кайтыр диеп

Балаларын көткәндер;

Көймә авып суга актым –

Ризыкларым беткәндер.

Гөлчирәкәй суга акты

Утыз өч яшьләрендә;

Салкын суларда үләсен

Күргәндер төшләрендә.

Җил булмаса да шаулый

Агыйдел камышлары;

Без – мескеннәр вафат булдык

Ямьле җәйләргә каршы.

Үкенечле үлемнәр бит

Безнең үлемнәребез;

Бигрәк кыска булган икән

Безнең гомерләребез.

Әнекәем, җәйләр җитәр,

Кошлар сайрар бакчада.

“Сау булыгыз!” – дия алмадым

Мин суларга акканда.

Агыйделнең аланында

Ачы була баланы.

Кайгы-хәсрәт күрер өчен

Үстергәнсең балаңны.

Миннән калган киемнәрне

Балаларым кисеннәр;

Әнекәем суга агып

Вафат булды, дисеннәр.

Мин эшләргә киткән чакта

Ачык калды капкабыз.

Миннән калган сабыйларны,

Үтенеп әйтәм, какмагыз.

Бәбкәйләрем, сагынганда

Карточкама карагыз;

Язгы суга төшеп үлде

Сезнең газиз анагыз.

Күлмәклекләр алган идем,

Тик тектерә алмадым;

Ах, өч бөртек сабыемны

Карап үстерә алмадым.

Әнекәем, аш пешерсәң,

Бар балаң да җыелыр;

Алар булып мин булмагач,

Күңелләрең боегыр.

Күәш суы буйларында

Күтәрелә томаннар.

Без мәңгелек җиргә киттек,

Сау булыгыз, туганнар.

 * * *

Май аеның башларында

Җитте Корбан гаете.

Мин әйтәмен, сез тыңлагыз,

Нәзирәкәй бәетен.

Югары Манчардан* төшеп

Аташка* килен булып,

Фермасында мал карадым

Алдынгылардан булдым.

Күәш таша, елга кайный,

Ярларына сыя алмый;

Моңа каршы олы күпер

Ярдан-ярга тора алмый.

Күәш буенда тумадым,

Суында кер юмадым;

Шушы судан чыккан чакта

Дулкынында югалдым.

Агым суны көчле диләр,

Кар сулары акканда;

Әткәм-әнкәм, күрмәдегез

Мин суларга акканда.

Көймәгә килеп утырдым,

Өстемә джемпер киеп.

Мин тартышам, елга кайный:

“Җаныңны алам”, – диеп.

Төшсәгез Күәш буена

Суга туфрак салыгыз;

Туфрагы җиңел булсын дип,

Мине искә алыгыз.

* * *

Бисмиллаһи вә биллаһи,

Җитте корбан гаете.

Без әйтәбез, сез тыңлагыз –

Сөембикә бәете.

Әнкәй чыгарып җибәрде,

«Басмадан бар, балам», дип;

Иптәшләремә иярдем,

Эшкә соңга калам дип.

Күәш котыра, Күәш шаулый,

Дөньяларны су алды.

Суга сикереп төшү белән

Гәүдәләрем югалды.

Минем суда акканымны

Балаларым белмәде;

Турыбыздан узып киттем –

Әлтафкаем күрмәде.

Малларымны карасам да,

Санамадым саннарын;

Салкын Күәш суларында

Чыкты минем җаннарым.

Үле гәүдәмне алдылар,

Арбаларга салдылар;

Урамнардан үткән чакта

Бар да елашып калдылар.

Өй артындагы бакчада

Сулар сорый суганнар.

Ихатага кайту белән

Җыелышты туганнар.

Ятим үстем, бик күп күрдем

Ятимлекнең җәфасын;

Хәзер күрер балаларым

Ятимлекнең хафасын.

Бәбкәйләрем карап калды

Мин киткәндә, тезелеп;

Хәзер кемнәргә карарсыз

Әнкәй, диеп өзелеп.

Нәзирә белән Гөлчирә

Минем янга утырды;

Безнең башларга булгандыр

Күәш быел котырды.

Гаиләдә тату тордык,

Берәү бер сүз әйтмәде;

Эшкә киткән гәүдәләрем

Тере килеш кайтмады.

Әлтафкаем, кыен инде

Дүрт бәбкәем калды бит;

Гөрләп яшәгән җиремнән

Күәш мине алды бит.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Суга баткан Гөлчирә, Нәзирә, Сөембикә бәете
Суга баткан Гөлчирә, Нәзирә, Сөембикә бәете
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас