Барлык яңалыклар
Социаль бәла
27 сентябрь 2025, 11:40

Янган бала бәете

Яңадан кияүгә барыр өчен әнисе тарафыннан мичтә яндырып үтерелгән кыз балага багышланган бу бәетне 1971елда Башкортстанның Шаран районы Бурсык авылында Нурикамал Халитовадан БДУ студентлары язып алган.

Янган бала бәете
Янган бала бәете

Мондый уйлар уйламадым,

Аналардан туганда.

Әллә кадерен белмәдем,

Дөньяларда йөргәндә.

Әнкәй мине үтерергә,

План корды төрлечә.

Тар гүрләргә кереп булмый,

Күрәчәкне күрмичә.

Мине мичләргә тыгарга

Ник уйладың, әнкәем.

Ничек әзрәк җәлләмәдең,

Мин бит синең бәбкәең.

Күңелләрем үсми иде

Өсләремә кияргә.

Мине үтермәсәң дә, әнкәй

Барыр идең кияүгә.

Әнкәй мине одеялга

Урап алды шул чакта.

Җаннарым бик кыен чыкты

Мичләрдә янган чакта.

Их, үзем дә уйламадым,

Йөгереп тышка чыгарга;

Әнкәй, ничек җәлләмәдең,

Мине мичкә тыгарга.

Әнкәй, сиңа җәл булдымы

Минем газиз җаннарым.

Яндырганчы суйган булсаң,

Калыр иде каннарым.

Минем газиз җаным чыкты,

Көлләр булып һавага.

Нефть сибеп мичкә тыкты,

Ышанмагыз анага.

Барыбер, әнкәй, үзең дә

Төрмәләрдә ятасың.

Мин үлгәч тә күрсәң иде

Бу дөньяның җәфасын.

Ничек, әнкәй, кулың барды,

Миңа нефтә сибәргә?

Мине үтереп барыбер син

Баралмадың кияүгә.

Башларым белән тык, әнкәй,

Үтерергә уйласаң.

Мичләргә тыгалмас иде,

Әбкәйләрдән кайтмасам.

Җир куеннарың кызгандың,

Утка тыгып яндырдың.

“Балам булганчы, ир булсын” дип,

Ярамас уйлар уйладың.

Ниләр салдың, әнкәем,

Пешергән ашларыңа?

Сигез яшьләремдә җиттең

Син минем башларыма.

Әнкәй, башым белән тыксаң,

Янар идем тизрәк.

Минем газиз җаннарымны

Кызганмадың азрак.

Минем кайда ятканымны

Белмәс иде беркем дә.

Сөякләрем көйгән иде

Әбекәем кергәндә.

Әбекәем килеп керде,

Май исләре чыкканда.

Әнкәй бигрәк кыен булды,

Газиз җаным чыкканда.

Лента белән үрә идем,

Чәчләремне тарасаң.

Бигрәк җил бит, инәкәем,

Әзрәк уйлап карасаң.

Әнкәй, мине үтергәчтен,

Китәсең бит төрмәгә.

Минем кебек интегеп ят,

Үзең дә тар гүрләрдә.

“Кайтма, балам”, – дигән булсаң,

Кайтмас идем, әбкәем.

Әнкәй, мине җәлләмәдең,

Үләр диеп бәбкәең.

Фото: flot.com

Янган бала бәете
Янган бала бәете
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас