Барлык яңалыклар
Социаль бәла
26 сентябрь 2025, 17:50

Хәлимә әби бәете

Куаладың, типкәләдең, кара янды тәннәрем; Балакаем, үзеңә кайтыр миңа күрсәткәннәрең. 1977 елда Башкортстанның Борай районы Борай-Чишмә авылында Фәүзия Шәйхинур кызы Хаматшинадан (1936 елгы) БДУ студентлары язып алган.

Хәлимә әби бәете
Хәлимә әби бәете

«Бисмиллаһи» диеп башладым бу бәетнең башларын;

Алтмыш сигез яшькә җиткәч, бәет яза башладым.

Анасына кем кул суза – дөньяда бу зур гөнаһ;

Үзәгемә үткәннән соң, мин язамын мөнәҗәт.

Исән чакларымда йөрдем кеше ишеге төпләрендә;

Бәбекәем риза түгел имезгән сөтләремә.

Куаладың, типкәләдең, кара янды тәннәрем;

Балакаем, үзеңә кайтыр миңа күрсәткәннәрең,

Анагызны җепкә бәйләп, мәзәкләр уйнадыгыз;

Анагызның каргышы төшмәс дип уйладыгыз!

Авыру тигәч алып кайтып, тавыкханагә яптың;

Ничә еллар шул кетәктә ялгыз бер башым яттым.

Ничә көнгә савыт тотып яныма керә идең;

«Чыгар», дип ишеккә барсам, түшемә тибә идең. 

Бер кечкенә савыт белән хатының аш китерде:

«Җен карчыгы, аша», – диеп, йөземә бер төкерде.

Хәл белергә берәү килсә, аңа мине хурладың;

«Безнең әнкәй җенле», – диеп, капкадан куаладың.

Ике балаңны карадым, хатының ташлап киткәч;

Эт кебек җепкә бәйләдең, үлем хәленә җиткәч.

Карават аякларына богаулап, бәйләп тордың;

Култык асларына тыгып, муеннарымны бордың.

Караватка богауладың богаулы аякларым;

«Чыгарсана!» – дип кычкырып, карлыкты тамакларым.

Каткан икмәк, салкын ботка алдыма китерә идең;

Газиз анаңа ышанмыйча, мәңге үлмәс дидең син.

Мине зинданнарга салдың, картайган көннәремдә;

Бәбекәем, җәберләдең, тавык кетәкләрендә,

Типкәләдең, җәберләдең, барысына да түздем мин;

Аллаһыны да хурлагач, синнән өметемне өздем мин.

Картлыктагы бу көннәрне алдан сизмәде күңел;

Киленнән күргән хурлыкны язып бетерерлек түгел.

Авыз ачып әйтергә дә ирек бирмәдең, балам;

Матур көннең иртәесендә акылсыз калды анаң.

«Әй, йолдызым» дия-дия, үстердем сине сөеп;

Нинди михнәтләр күрмәдем, сине үстерәм диеп.

Имезгән күкрәк сөтемне ахирәттә түләрсең,

Балам, каргышларым төшсә, кемгә үкенеп сөйләрсең?

Чыгып китсәм, тотып алып, сөйрәп алып кайттыгыз;

Яңадан шул келәтлеккә кыйнап кертеп яптыгыз.

«Әнкәй, син безгә дошман», – дип, ут салдың йөрәгемә;

Үлгәч, өсләремә килмә, салма туфрак каберемә!

Чыгар, бәбекәем, дисәм, сугып җибәрә идең;

Башым белән стенага барып бәрелә идем.

Хурлыкларга түзә алмый, утларда яна идем;

Киемнәрне салып ташлап, шәрәгә кала идем.

Караңгы, салкын җирләргә берүземне яптыгыз.

«Безнең әнкәй җүләр», – диеп, яманатым саттыгыз.

Бер бөртек бала үстердем, артык иркәләп-сөеп;

Картлыгымда җенле иттең, башкайларымны төеп.

Син яңа өй салам диеп, боздың тавыкханәмне;

Хатының сүзенә карап, җәберләдең анаңны.

Миңа яңа өй дә салдың, тавыкханәмне алдың;

Тәрәзәгә капкач куеп, ишеккә богау салдың.

Ул өеңдә салкын булды, һич тә кояш кермәде;

Бөтен гәүдәм калтырап ятты, җылы аш та күрмәде.

Бәхиллегемне алам диеп уйламадың, бәбкәем;

Тиздән мәңгелеккә китә синең газиз әнкәең.

Борайдагы Борай-Чишмә – минем туган илкәем.

Сукыр көйләренә табып үстерде сине әнкәең.

Мәңгелек йортка китәм, Зәйнәп кызым, каласың;

Атнакичме, җомга көнме, мине искә алырсың.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Хәлимә әби бәете
Хәлимә әби бәете
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас