Башкортстанның Караидел районы Абуталип авылында туып үскән язучы һәм журналист Заһит Мурсиев тапшырган дәфтәрдән. Бәеткә түбәндәге аңлатма китерелә: “Бу бәетне Заһит Мирхәйдәр улы Мурсиев язды. Рәсәй хөкүмәтенең дөрес булмаган сәясәте аркасында бала тудыручы, милләтебезне ишәйтүче авыллар үлеп бара. Эш булмаганлыктан, адәмнәр читкә китә, аларның балалары анда урыс булып үсә. Туган авылымны мисал итеп, шул хакта йөрәгем әрнеп яздым”.
Йозак бәете
Борын заманда ерактан бер гыйфрит килеп җиткән,
Утлы сулышын өргәчтен авыллар янып беткән.
Ә хәзер нигә авыллар тарала, дөнья корый?
Моны инсан аңлый алмый янә илбаштан сорый.
Ватанымның нигезләре бүген нигә какшаган,
Кем безне бер гафләт итеп, дәрманыбызны алган?
Яшьләр җырламый, уйнамый, балалар никтер көлми,
Кыңгыр бүрек, сыңар балак яучылар да күренми.
Өйләр буш тора авылда, ишек, капкалар ачык,
Тик шомлы тынлык, хуҗалар беткәннәр гүя качып.
Иген кырлары ташланган, котырып куак үсә,
Ферма сүтелгән, таланган, анда тик җилләр исә.
Ник соң хөкүмәт җир халкын күрәлми шулай бүген?
Дошман явыдай баскан бит афәт авылның күген.
Бүген ул үги баладай яши. Ни гаебе бар?
Нигә бу илдә халкыма җирдә алай урын тар?
Сугыш чорында бирде ул илгә бихисап солдат.
Меңләгән шәһәр, Днепрогэс, Донбасс калкты ил данлап.
Аннары целина, БАМнар тезелеп килде тагын,
Һәм Себер нефте суырды янә авылның халкын.
Җанын суыргач авылның хәзер ул кирәксезме?
Гомер күрелмәгән бәла, әллә бер юньсезлекме?
Бар иде Абуталипта бик зур сыер фермасы,
Мәктәп гөрләде, яслесе һәм дә китапханәсе.
Тау-тау игеннәр сакланды бездә, озын амбарда,
Ишле мал, кош-корт бар иде ул чак һәрбер абзарда.
Бүген килеп өйләр сирәк, әби тешләре сыман,
Абуталип авылының гүя аркасы сынган.
Аның каравы, зыярат хәтәр үскән, зурайган,
Үлемгә илтүче юллар кыскарган һәм турайган.
Авылдашлар бер хәл инде, шәһәрдән күп кайталар,
Колхоздан качкан егетләр мәет булып яталар.
Җәен ярый. Кыш килә дә дөньясын карлар күмә,
Кар көртләрен көрәүчене авылдан табам димә.
Мәетне илтә алмыйча интегәләр адәмнәр,
Көлке түгел, кызганыч бу, нигә бу мәсхәрәләр?
Аптыраудан уй-уйлагач, бер карарга киленде,
Зиратның төп капкасына олы йозак эленде.
Читтән кайткан мәетләрне кую өчен зиратка
Ике мең сум акча алу әйләнсен мотлак шартка!
И мәсхәрә, шул авылда туып үскән кешеләр
Туган җирдә ятар өчен акча түләп керәләр.
Бер уйласаң, дөрес тә шул, әгәр алар китмәсә,
Фермаларда мал караса, кырларда иген иксә,
Төшмәс иде туган авыл бу заман мондый хәлгә.
Аптырап карап торабыз, телдә тик ләхәүәллә.
Монда безгә нәрсә бар, дип киттеләр дә бардылар;
Озын акча табам диеп, Себерләрдә ардылар.
Туган җирдән йөз чөергән игелексез бәндәнең
Хәзер җиркәй кабул итми җансыз калган бәдәнен.
Олы йозакка бикләнгән Абуталип зираты.
Ил йөзендә гарьлек ләса, бигерәк зур ояты.
Милләттәшләр, сез нишлисез, ни уй белән яшисез,
Нишләп маңкорт булдыгыз сез, нигә болай дәшмисез?!
Кайтыгыз сез, кабызыгыз, илдә яшәү учагын,
Тормыш яңарсын, авыллар яшәсен әле тагын!
Ходай куйган яшәү рәтен бозмачы син, и татар,
Туган илен сөйгән инсан кайчан йозакны ватар?
Авылга котлы тормышлар кайтыр кебек берзаман,
Югыйсә Ходай кичермәс, бик яман бу, бик яман!