Барлык яңалыклар
Социаль бәла
20 гыйнвар 2022, 11:23

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бушлай белем күпме тора?

Бүгенге чынбарлыкны күргәч, күңелдә шундый гөнаһлы уй туа: ил мәгарифе белән җитәкчелектә “халык дошманнары” утырып, “укытучы теләсә нәрсә эшләсен, тик укытмасын гына” дип уйлыйлар, ахры. Һәм алар максатларына иреште дип әйтергә мөмкин. Бүген укытучы “кәгазь корты”на әверелде. 

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бушлай белем күпме тора?
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бушлай белем күпме тора?

Мин өченче буын укытучылар династиясеннән. Әти дә, әни дә Башкортстанның атказанган укытучылары, хаклы ялга чыкканчы, Бәләбәй районының Тузлыкуш урта мәктәбендә балаларга тел-әдәбият серләрен төшендерделәр. Әти яклап бабакай 1938 елда Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, хәрби хезмәткә алынган, әни яклап бабакай заманында Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын бетереп, гомер буена Ишембай районы Көзән мәктәбендә укытты, 11 баласының алтысын үз юлыннан – мәгариф өлкәсенә җибәрде.

Тәкъдир шулай кушкан: мин үзем дә, журналист эшчәнлегем белән беррәттән, инде 26 ел Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында укытам. Кандидатлык диссертациясе якладым, ассистенттан доцент вазыйфасына кадәр хезмәт юлы уздым. Шушы вакыт эчендә югары белем алу системасындагы үзгәртеп коруларның тере шаһиты булдым. Көнбатышка ияреп, биш еллык специалитеттан баш тарту да, бакалавриат, магистратура, аспирантура баскычларыннан торган өч этаплы югары белем бирү системасына күчү дә, уку-укыту программаларының туктаусыз үзгәреп торуы да – һәммәсе дә күз алдымнан үтте. Шуңа күрә дә, бу үзгәрешләрнең файдасыннан зыяны күбрәк булды дип, тулы хокук белән раслый алам.

Иң башта шуны әйтим: мәгариф системасы хәзер кәгазьгә батты. Бу мәктәп системасына да, вузларга да бердәй кагыла. Бер бетмәс РПД, УМК, ООП һәм башка мең төрле кәгазь тупланмаларының, отчет-хисапларның реаль укыту системасына бер файдасы да булмаса да, алар укытучының болай да җитмәгән вакытын ашый, аңа белемен камилләштерергә комачаулый. Хәтеремдә, мәктәптә укытканда, әти-әниемнең кичләре иртәгәсе дәресләргә әзерләнеп, планын төзеп, укучыларның дәфтәрләрен тикшереп үтә иде. Һәммәсе дә кирәкле эш. Ә хәзерге укытучылар бернәрсәгә кирәкмәгән отчет, компетенцияләр тутырып зар елый. Балаларның белем дәрәҗәсе исә кимегәннән-кими. Шуннан соң ата-аналар соңгы акчаларын түгеп, репетиторлар ялларга мәҗбүр була, балаларын түләүле курсларда укыта, чөнки мәктәп белеме белән генә Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы итеп тапшыра алмый. Димәк, аларга югары уку йортларына да юл ябыла. Мин моны белеп язам, чөнки кызым быел XI сыйныфны тәмамлый. Чит телләр белән яратып шөгыльләнә, өч ел рәттән немец теленнән республика олимпиадаларында I урын яулады. Тик моны мәктәптә алган белеме аркасында дип уйлыйсызмы? Булган ди, тот капчыгыңны! Алман илендә урнашкан Гете университетының Уфадагы филиалында инде дүрт ел укымаса, бу җиңүләрнең берсе дә булмас иде. Анда Германиядән килгән белгечләр укыта, дәрес методикасы да бөтенләй башка, туктаусыз отчет тутырасылары да юк. Бер генә җитешсезлеге бар – ата-ананың кесәсенә суга. Өч айлык курс өчен былтыргы ел ахырында 33000 сум акча түләдем. Хәзер яңасы өчен түләргә кирәк. Шуңа өстәп, урыс теле, тарих, җәмгыять белеме буенча өстәмә онлайн-курслар янә ай саен 10-12 мең сум акчаны ашый. Ярар, мин дә, җәмәгатем дә эшлибез. Һәм бер генә урында түгел. Ә аена 10-12 мең сум акчага яшәргә мәҗбүр ялгыз аналарга, аз керемле гаиләләргә нишләргә? Бүген гади “архангель мужигы” булган М.В. Ломоносовларның үз акылына һәм тырышлыгына таянып, Мәскәүне яулавын күз алдына да китерергә мөмкин түгел.

Университет доценты буларак, тагын бер әйбергә кагылып үтәсем килә. Ул да булса, югары уку йортларындагы уку-укыту программалары, дөресрәге, аларда соңгы елларда барлыкка килгән үзгәрешләр. Алар һәммәсе дә Мәскәүдән төшерелә. Һәм, ни гаҗәп, төп белгечлек буенча предметларга бүленгән сәгатьләр саны елдан-ел кими. Саннар китерим: 1996 елда БДУда “Татар халык иҗаты” фәнен укытуга 76 сәгать бүленә иде. Гади генә итеп әйткәндә, атнага өч пар, алты сәгать. Семестр ахырында – имтихан. 2000 еллар башында фольклорга 54 сәгать бүленә башлады, ә инде 2012 елдан сәгатьләр саны 36га калды. Хәзер халык авыз иҗатына атнага бер пар, ягъни ике сәгать бүленә. Башка төп предметлар – тел гыйлеме, әдәбият тарихы, теориясе һәм башкалар белән дә шул ук хәл. Файдагамы бу? Юк, әлбәттә!

Чыгарылыш курсы студентларының белемнәре, 2000 елларда тәмамлаганнар белән чагыштырганда, күпкә түбәнрәк. Ә бит алар —  үз чиратында, мәктәпкә юл алып, балаларга белем бирергә тиешле кешеләр. Димәк, киләчәктә алар укыткан балаларның белемнәре дә ташка үлчим булачак... Әлеге реформаларның “җимешле” тәэсирен бүген үк сизәбез. БДУга татар теле һәм әдәбияты буенча кабул итү имтиханнары тапшырырга килүчеләрнең белем дәрәҗәсе төшкәннән-төшә бара.

Әле эш моның белән генә бетсә иде! Мәгариф өлкәсендә ил күләмендә барган экспериментлар “аждаһа”сы башта урта мәктәп системасын егып салса, хәзер инде югары уку йортларын җимерүгә күчте. Ул зәхмәт “ФГОС” дип атала, ягъни, тәрҗемә итсәк, “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары”. Алар буенча һәр укытучы үзе укыткан һәм укытачак предметлар буенча РПД, ягъни “Дисциплинаның эш программалары”н төзергә тиеш. Аларга кушымта булып ФОС – “Бәяләү чаралары фонды”, программа аннотацияләре һәм тагын бихисап укыту программалары, модуль-рейтинг һ.б. йөз төрле кәгазьләр бара. Аларда укытучы һәм студент өчен кирәкле методик мәгълүмат якынча 10-15 процентны тәшкил итә, калганы беркемгә дә хаҗәте булмаган “компетенцияләр” исемлеге. Җитмәсә, аларны дистәләгән таблицага тутырырга кирәк.  Алар бер үк әйберне кабатласа да, формалары төрле-төрле. Өстәвенә, әлеге программаларны һәр ел кабул ителүчеләр өчен аерым төзергә кирәк. Формасы да үзгәреп тора. Әйтерсең, “Татар әдәбияты тарихы” курсының эчтәлеге ел саен үзгәрергә тиеш. Шул ук Тукай, Гафури, Җәлилләр бит инде!

Кыскасы, “Татар әдәбияты тарихы” буенча мин төзегән еллык программаның күләме бөтен кушымталары белән 250 биттән артып китте! Бакалавриатның дүрт елына – 100 бит чамасы дигән сүз бу! Ә миңа әлегә шундый 15 программа төзергә туры килде. Күләмен үзегез чамалагыз инде... Эшләмәс идең, мең төрле тикшерү, “Рособрнадзор” һ.б. комиссияләрнең “кылычы” баш өстеңдә тора. Биш ел саен вуз шуларның “энә күзе”ннән үтеп, киләчәк эшчәнлегенә хокук бирүче аккредитация алырга тиеш. Моннан ике-өч ел элек республиканың 700гә якын мәгариф оешмасына Мәскәүдән комиссияләр “десанты” килеп төште. Аларны янә шул мең төрле документ, кәгазь кипалары белән каршы алдык. Шуннан уйлагыз инде, ярты ставкага эшләүче (чөнки кафедралар шулай ук елдан-ел кыскартыла бара) бичара вуз укытучысы, мәктәп мөгаллиме балаларга һәм дә студентларга белем бирсенме, фән белән шөгыльләнсенме, үз белемен камилләштерсенме, әллә бетмәс-төкәнмәс отчет, программа һәм башка кәгазьләр тутырсынмы? Гомерләрен фән белән бәйләп, аспирантурага керергә теләүче яшьләр дә бармак белән генә санарлык хәзер. Беркемнең дә кандидатлык дипломын кочаклап, эшсез утырасы килми...

Бүгенге чынбарлыкны күргәч, күңелдә шундый гөнаһлы уй туа: ил мәгарифе белән җитәкчелектә “халык дошманнары” утырып, “укытучы теләсә нәрсә эшләсен, укытмасын гына” дип уйлыйлар, ахры. Һәм алар максатларына иреште дип әйтергә мөмкин. Бүген вуз укытучысы “кәгазь корты”на әверелде. Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең “Кошчык” шигырен бераз үзгәртеп:

         Көне-төне шунда казынабыз,

         Әйтерсең лә кәгазь кортыбыз, –

дип язасы гына калды...

Фото: ampravda.ru

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бушлай белем күпме тора?
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ. Бушлай белем күпме тора?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: