Барлык яңалыклар
Социаль бәла
3 декабрь 2020, 16:02

Юл газабы – гүр газабы?

Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәгәнлектән, миңа көн дә иртән эшкә вакытында барып җитү хәстәрен күрергә туры килә. Турысын әйтергә кирәк, бу шактый авыр мәсьәлә, аеруча, кар-буранлы кышларын. Әле бер-ике ел элек кенә буранлы көннәрдә “Матбугат йорты”на барып җитү өчен сәгать ярымлап вакыт кирәк иде. Ә ара – 10 чакрым чамасы. Шуннан, үзегез уйлагыз инде...

Уфаның Сипайлово бистәсендә яшәгәнлектән, миңа көн дә иртән эшкә вакытында барып җитү хәстәрен күрергә туры килә. Турысын әйтергә кирәк, бу шактый авыр мәсьәлә, аеруча, кар-буранлы кышларын. Әле бер-ике ел элек кенә буранлы көннәрдә “Матбугат йорты”на барып җитү өчен сәгать ярымлап вакыт кирәк иде. Ә ара – 10 чакрым чамасы. Шуннан, үзегез уйлагыз инде...
Шөкер, республикага яңа хакимият килгәч, хәлләр сизелерлек яхшырды. Һәрхәлдә хәзер иртә таңнан кара кичкә кадәр үзәк урамнарны тракторлар тазарта – Башкортстан җитәкчелеге башкалабызны яңа техника белән тәэмин итте.
Ләкин тыгыннар барыбер югалмады. Моның төп сәбәбе – юлларның элекке стандартлар буенча төзелүе, ә, димәк, тарлыгы, автомобильләр санының күплеге һәм, гомумән, Сипайлово бистәсен проектлаганда ук ясалган хаталар, киләчәк турында уйламау.
Моннан 15-20 еллап элек Сипайлово Уфаның иң тиз үсеш кичергән бистәсе иде. Бер-бер артлы үзенчәлекле йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр калкып чыкты. Бер сәяхәтендә хәтта Русия Президенты Владимир Путин да микрорайоныбызга соклануын белдергән иде. Шул чорда Караидел елгасы ярыннан бистәдән үзәккә чыга торган яңа юл төзелә башлады. Ул 2012 елга ук төзелеп бетәргә тиеш иде. Тиз арада Караидел яры агачлардан, караусыз гаражлардан, башка корылмалардан тазартылды, тигезләнде һәм төзелеш башланды. Ул бөтен таләпләргә туры китереп алып барылды. Яңа юл өч яруслы булырга тиеш иде. Беренчесе – автомобильләр, икенчесе – велосипедчылар, өченчесе җәяүлеләр өчен. Автомобиль юлын башкалардан аерып тору өчен таш парапет төзү эше дә башланды, аның бер өлеше төзелде, калган өлешенә беркетү өчен металл арматура кагып чыктылар. Шулай итеп, 2010 елның җәенә яңа юл Тужиловка авылы янына килеп терәлде. Аны тәмамлар өчен күпер төзисе генә калды.
Һәм, нәкъ шул чорда, республика Президенты Мортаза Рәхимов отставкага китте. Аңа алмашка килгән идарәчеләрдә инде Сипайлово халкының кайгысы булмады, аны башка проектлар борчыды. Шулай итеп, юл төзелеше туктатылды, ул ташландык хәлгә төште. Бизәкле парапет ташларын вандаллар җимерә башлады, кемнәрдер аларны шәхси төзелешләренә урлап алып кайтып китте; серәеп торган арматура чыбыкларын, монда чана шуучы балаларга зыян китермәсен дип, торлак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре кисеп алды. Инде элек төзелгән сыйфатлы асфальт юл да җимерелеп бара. Бүген биредә караусыз этләр йөри, кемнәрдер чаңгы шуа, шуның белән бетте. Ә минем кебек автомобильчеләр, Сипайловога керү, яки чыгу өчен, иртә-кичләрен мең җәфа кичерә. Моның чиге булырмы-юкмы – беркем дә белми.
Шул уңайдан, минем җәмәгатьчелек игътибарын шушы “катып калган” төзелешкә юнәлтәсем килә. Әгәр әлеге проблема хәл ителмәсә, Сипайлово бистәсе тиздән шәһәр үзәгеннән аерылган утрау хәлендә калачак, транспорт коллапсы кичерәчәк. Бу исә халыкның яшәү дәрте, хезмәт җитештерүчәнлеге кимүенә китерәчәк. Чөнки иртә таңнан ике сәгать вакытын юлда үткәргән эшченең күңелендә ачудан башка берни дә булмый. Мин моны үземнән беләм...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Автор фотосында: юл төзелеше тукталган урын.
Читайте нас: