Барлык яңалыклар
Социаль бәла
29 ноябрь 2020, 11:50

Хыянәттә... бардыр мең халәт?

Бер-берсен сөеп өйләнешкән парлар, ни өчен, еллар үткәч, күңел юатыр өчен читтән мәхәббәт эзли башлый? Сәбәбе нәрсәдә соң? Ирләр дә, хатыннар да бертөрлелектән качар өчен «сулга» йөри башлыйдыр, дип уйлыйм мин. Бер үк тормыш аларны тиз туйдыра (чөнки рәхәтлеккә чыдавы авыр), кискен үзгәреш, яңа хис-тойгы, я булмаса кичерешләр кирәк була башлый…

Кешелек дөньясында мәхәббәт белән хыянәт һәрвакыт янәшә. Шулай булмаса, моннан берничә мең еллар элек үк хыянәткә каршы закон чыгармаслар иде. Җәза бик каты булуга карамастан, хыянәтне тамырыннан йолкып ташлый алмаганнар. Качып-посып очрашканнар, хәтта бер очрашу өчен үлемнән дә курыкмаганнар.
Бер-берсен сөеп өйләнешкән парлар, ни өчен, еллар үткәч, күңел юатыр өчен читтән мәхәббәт эзли башлый? Сәбәбе нәрсәдә соң?
Тормыш шулай корылган, яхшылык белән начарлык янәшә бара. Ир белән хатын мөнәсәбәте дә үзгәрүчән. Бер-берсенә ачулары килгән чакта, әйтеләсе сүзләр әйтелеп беткәч, (безнең барын да әйтеп каласы килә, чөнки тыела белү өчен тәрбия җитешми), «күрсәтермен әле, мине нахакка рәнҗеткәнең өчен үкенәчәксең», – дип, сулга йөрүгә ишарә ясап куя кайберләре. Ә тиргәшер, сүзгә килер өчен сәбәпләр җитәрлек: торлак мәсьәләсе, акча җитмәү, синең як, минем як дип аеру, соңлап яки эчеп кайту, бер-береңә ышаныч бетү, юк-барга көнләшү һ.б.
Элегрәк ирләр эчә, ирләр генә «сулга» йөри торган кебек иде, бәлки, шулай тоелгандыр гына. Ничек кенә булса да, бу күренеш сирәк иде. Әнкәйнең сөйләгәне хәтердә: «1946нчы елда килен булып төшкәндә, авылда бер генә ир аракы эчә иде, азгынлык та юк дәрәҗәдә. Хыянәт, «сулга» йөрү зур гөнаһ булып санала һәм халык андыйларга нәфрәт белән карый иде. Күпме хатыннар сугышта үлеп калган ирләренә тугры булып калдылар, аларга булган мәхәббәтләренә хыянәт итмәделәр. Аларның да сөясе, сөеләсе килгәндер. Без хисләребезне ачып салырга тырышмадык, күңелебездә сакладык. Ул чакларда халык бердәм, иманлы иде. Без ниндидер горурлык хисе кичерә торган идек. Әлеге яшьләрдә шушы тойгылар җитешми (әнкәй биш бала белән яшьли тол калды, тормыш йөген ялгызы тартты).
Бүген заманнар үзгәрү сәбәплеме, эчүчелек, «сулга» йөрүләр күбәйде. Хәтта бу хәлгә күнегеп тә беттек бугай. «Фәлән хатын, фәлән ир фәлән кеше белән йөри» дигәнгә әлләни аптырамыйбыз да, шулай булырга тиеш кебек. Хыянәткә этәргеч сәбәпләр нинди соң, шул турыда уйлап карыйк. Ирләр дә, хатыннар да бертөрлелектән качар өчен «сулга» йөри башлыйдыр дип уйлыйм мин. Бер үк тормыш аларны тиз туйдыра (чөнки рәхәтлеккә чыдавы авыр), кискен үзгәреш, яңа хис-тойгы, я булмаса кичерешләр кирәк була башлый.
Яңа өйләнешкән яшьләр өйләнгәнче үк бер-берсен күреп, белеп бетә. Туйга чаклы күптән ир белән хатын булып, зөфаф киченә серле яңалык калдырмыйлар. Шуңа туй табынында ук яшьләрнең бер-беренә битараф булып утырулары гаҗәп тә түгел. Мондый парларның мәхәббәте озакка бармый. Авырлы яшь хатынын өйдә калдырып күңел ачарга йөрүче ирләр дә аз түгел. Менә шуннан башлана инде өйдә тавыш.
Безнең заманда да әле өйләнү башкачарак иде. Туйга чаклы кулга-кул тотынышып, бер-беребезгә шигырьләр укып, оялып кына үбешә торган идек. Никах, туй – иң кадерле, изге мизгелләр булды. Шул көннәрне, шул вакытларны әле дә сагынып искә алабыз, бер-беребезгә хис-тойгылар яңарып китә.
Ир белән хатын бер-берсе турында барын да белеп беткәч, яңалык, кызыксыну калмый. Шуңа берникадәр серле булып калырга кирәктер. «Мин сине яратам» дип, еш кабатлап тору да яхшы түгелдер. «Ул мине генә ярата, миннән башка беркая бармый» дигән уй иптәшеңнең башына кереп урнаша. Шушы уй аңарда ышаныч тудыра, нәрсә эшләсәм дә ярый дигән начар юлга этәрә. Яратуыңны башка юллар белән дә аңлатырга мөмкин. Мин шундый кешеләрне беләм: хәләл җефетенә «яратам» ди, ә үзе башка белән йөри бирә. Шул сүзе белән хатынының я иренең күзен томалый. Бу сер бервакыт ачылачактыр.
Ирләр кунакта хатыннарын эчәргә кыстап утыручан була. Янәсе, күңел ач! Белми үзенең хата эшләгәнен. Халыкта шундый сүз йөри: «аракы эчкән хатын синеке түгел». Хак сүзләр.
Авыл халкы һәрвакыт үзенең ихласлыгы, мөлаемлыгы, кунакчыллыгы белән аерылып тора. Шулай булса да, соңгы еллардагы мәхәббәт революциясе» авылга да үтеп керә башлады. Ирләрнең дә, хатыннарның да «күзләре ачылды». «Без шәһәрдән киммени» дип фикер йөртә башладылар бугай. Авыл тормышының авырлыгын, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен авылда яшәгән кеше генә белә. Хатыннарга исерек ирне, балаларны, малны карарга, җитмәсә, еллар буе хезмәт хакы алмыйча эшкә дә йөрергә кирәк. Бер рәхәт күрмәгән, озын кунычлы резина итек киеп, иртә таңнан баткак ерып фермага яисә басуга ашыккан, авыр эштән тупасланып беткән хатын, туры килсә, шул мохиттән качарга омтылып, таянычны иттән эзли башламыймы икән?! Я булмаса, эчүчелеккә салыша. Исерек ирдән гомерендә бер яхшы сүз ишетмәгән хатын, кемнеңдер аның матурлыгын, уңганлыгын күреп, мактап җибәрүгә мохтаҗ. Җылы, яхшы сүзләрне ишетеп өйрәнмәгәнгәме, ул аларны башта гаҗәпләнеп кабул итә. Яхшы сүзләрне аның тагын, көн саен, сәгать саен ишетәсе килә. Бу дөньяда кемгәдер кирәк булуны тою аңарда ышаныч, тормышка башка караш тудыра. Качып-посып булса да «яратканы» янына ашыгуының сәбәбе шунда түгелме икән?! Әнә бит ул нәрсә дип сөйли: «Ирем кадеремне белмәде. Туган көнемдә бүләк алып бирү түгел, хәтта аның кайсы айда икәнен дә белми. Берничә ел элек бер ир белән таныштым. Ул минем матурлыгымны, тырышлыгымны, һәр яктан маһир хатын-кыз булуымны әйтеп, бәһалап тора. Аның янында мин үземне ифрат бәхетле хатын итеп тоям, ир ләззәтенең нәрсә икәнен аңлый башладым. Әлдә шул ирне очраттым әле. Тормышның чын мәгънәсен белергә өлгермичә якты дөньядан китәр идем бит. Бу серемне кешегә сиздермәскә тырышам, авылдашларым, балаларым алдында оятка каласым килми». Тик, халык әйтмешли, без капчыкта озак ята алырмы соң?!
Бер таныш ир үзенең «сулга» йөрү сәбәбен болай аңлатты. «Яратышып өйләнештек. Балалар туды. Чит хатыннарга карарга дигән уй башыма да кергәне юк иде. Ләкин... Хатынның миңа булган мәхәббәте балаларга күчте. Мин акча табучы, дөнья көтүче кешегә генә әверелдем. Тавышы да шәбәйде. Туры килгән саен мине битәрләргә тырыша. Күпне өмет итә. Байлар, хәлле кешеләр белән ярыша башлады. Элеккечә сөешеп ятулар юк. Бергә йокламас өчен кичен тавыш чыгара. «Синең башыңда гел шул гына», дип тирги. Нәрсә эшлим, мин яшь бит әле. Сөешеп ятасым, үземне ир итеп тоясым килә. Шуннан читтән үземә сөяркә эзли башладым. Таптым. Ул мине бөтен яктан канәгатьләндерә. Аның янында үземне ир итеп тоям. Җитмәсә, мактап җибәргән була. Минем түбәм күккә тия инде. Ирләргә нәрсә кирәк, шуннан башка. Мин аның янына рухи азык, хәл алырга барам. Хатынымны яратканга, аерылырга уйламыйм».
Кешеләр бертөрле булмагандай, хыянәтнең дә төсе төрлечә. Кемдер күңеленә таяныч, яңа хис-тойгы эзләсә, кемдер тән ләззәте тели. Хыянәт юлына басканчы, хатыны яки ире белән ачыктан-ачык сөйләшеп карау, бәлки, яхшы нәтиҗә бирер иде. Без бит күпвакыт күңелдә борчыган нәрсәләрне әйтергә тартынабыз, я теләмибез. Ул мине аңларга тиеш, дип уйлыйбыз. Кая инде, еш кына бүтән кешене түгел, хәтта үз-үзебезне аңламыйбыз. Шуннан ир белән хатын арасы суына, ерагая башлый. Бер-береңнән үч алулар китә.
Хыянәт юлына басканчы, «ни өчен хыянәт итәм әле, бу күренеш иң беренче чиратта хәләл җефетемә, гаиләмә, балаларыма, туганнарыма ничек тәэсир итәр?» дип уйларга кирәк тә бит. Нишлисең, мәхәббәтнең күзе булмаган кебек, азгынлыкны авызларлык йөгән дә юк, ахры, бу дөньяда.
Риф КАРАН,
Башкортстан, Кырмыскалы районы.
Фото: https://yandex.ru
Читайте нас: