– Подайте, пожалуйста, на хлеб! Подайте...
– Уф, шушы чучмек балаларын, атларга ирек бирмиләр, аяк астында буталалар! – Асия бер алга, биш артка төшеп йөгерешкән пычрак киемле хәер соранучы балаларга җирәнеп карады. Әгәр урамда үтеп-сүтеп йөрүче кешеләр булмаса, төкереп тә узар иде әле.
– Нигә ачуың килә аларга? Ходай күрсәтмәсен диген дә, биш тиен ыргытып кит. – Сәлимә кесә төбеннән тимер тәңкәләр алып, учын әрсез малайга сузды.
– Суфый булып кыланма инде, ахирәт, көн саен шушында хәер соранып торуларыннан ялыктым. Мин лутчы хәеремне әнә базар почмагында торучы яулыклы мөселман карчыгына бирәм. Савабы күбрәк булыр, – Асиянең бу җәһәттән үз принциплары иде, Сәлимә дә үзенчә уйлый.
– Доганы үзең укы. Син мөселман түгелмени? Акча түләп дога укыталармыни? Ә әбигә болай гына, ярдәм булсын дип бир сәдакаңны.
– Кара моны, акыл сатарга өйрәнеп алган. Кемгә теләсәм, шуңа хәер бирәм. Урлашып алган мал түгел, хәләл хезмәт җимешем.
– Болай гына әйтүем инде, бу балалар да рәхәтлектән чыгып басмаган бит монда, димәкче булам. – Сәлимә үз фикерен көчләп тага алмый бит инде Асиягә, сөйләшү шушында тәмамланыр, дигән иде, тик Асия кызып китте:
– Менә син алардан сорап кара: аларның әти-әниләре йә беткән ялкау, йә базарда синең белән минем кебек ачыкавызларны 50 граммга булса да алдый-алдый өрек сата, йә бөтенләй базар хуҗасы, биш бүләмле фатиры бар, үзе иномаркада җилдерә, ә хатыны белән баласын хәер сорашырга чыгарып җибәргән. Валлаһи шулай. Кыскасы, сине тегеләй дә болай да алдый ул... Синең белән мин бер дә чыгарып бастырмыйбыз әле балаларны...
Дөрес әйтә Асия, өйдә бер телем ипи калмаса да, балаларын хәер сорашырга чыгармаячак ул.
– Асия, кара әле, әгәр шушы кара балалар урынында безнең халык балалары басып торса, кызганып бирер идеңме хәереңне?
– Тәүбә диген, безнең халык андый түгел ул. Без балаларны үз көнен үзе күрергә калдырмыйбыз!
– Алай дисең... Күптән түгел генә укыган идем әле, хәзер ятимнәр йортларында балаларның 90 проценты ташландык икән. Ә калган 9 процентының әти-әнисе йә эчеп, йә наркотиктан агуланып үлгән, диелгән.
– Гомергә абстракт проблемалар белән башны катырдың инде, студент чакта ук хыялый идең. Менә мине тыңла: син бүген эштән кайтасың. Анда сине, мәктәптән кайтып утырган балаларың дүрткүзләп көтә. Синең бурыч – аларны ашатып, өй эшләрен эшләтеп, аһ-зарларын тыңлап, иртәгә мәктәпкә җибәрү өчен әзерләп, йокларга яткыру. Иреңне дә онытмаска кирәк. Бүген шушы сөйләшү хөрмәтенә тәмлерәк ризык та пешереп ашат үзенә. Синең белән юк-барны сөйләшеп кайтып, кибетне узып китмик. Кичә минем ирнең балык ашыйсы килә иде, әйдә кереп алып чыгыйк әле... – Асия еш кына үз дөньясында үз уйлары белән күктә йөргән Сәлимәне шулай җиргә тартып-тартып төшерергә ярата. Аның һәр көне сәгате-минуты белән планлаштырылган була. Гаиләсенә, үзенә кагылышлы булмаса, ул бик сүз озайтып та тормый. Шуңа да Сәлимә: «Ир кеше балык ашыйсы килсә, кармак тотып балыкка чыга инде ул», – димәкче иде, Асиянең идиллиясен бозасы килмәде.
Кич белән Сәлимә теге 90 процент балалар турындагы мәгълүматны иренә сөйләде. Ире 166 канал көйләнгән телевизорны пульт төймәләренә басып кына төсле китап актаргандай әйләндереп утыра иде, бер яхшы фильмга тап булды бугай. Хатынына башын бормый гына караш ташлады да, телевизорга текәлде. Әллә ишетте, әллә юк. Ул арада Сәлимәнең кабатлап торыр вакыты калмады, кече кызы китабын тотып килеп җитте.
Икенче көнне эштә бер кабинетта утырып эшли торган хезмәттәше Зөлфиягә дә әйтте ул бу ташландык балалар турындагы хәбәрне. Дөресрәге болай булды ул хәл.
Бала туу белән иреннән аерылып кайткан Зөлфия кичен дус кызлары белән дискотекага җыена икән. Менә өч яшьлек улын кемгә калды-рырга белми.
– Әллә кияүгә чыгарга инде. Теге 50 яшьлек поклоннигым тәкъдим ясый бит. Шуңа чыгам да, ул кичләрен Илнур белән утырыр иде. Минем белән дискотекага йөрмәс бит инде...– дип сөйләнеп утырган була үзе. Сәлимәнең бу хатынга ачуы чыкты. Оялмыйча ни сөйли бит! Оялтырга теләп, теге 90 процент балалар турында әйтте.
– О, ужас какой! Нигә табалар инде ул балаларны, карарлык булмагач! – дип чәрелдәде Зөлфия моны ишеткәч. Сәлимәнең сүзләре аңа горурлык кына өстәде: ул бит ташламаган әнә!
Ташландык балалар турында тагын берничә кеше алдында сүз башларга туры килде Сәлимәгә.
– Нигә ул ятимнәр өчен син кайгырасың соң әле? Аларны хөкүмәт менә дигән итеп карый, үз балаларың өчен шөкер ит! – дип киңәш иттеләр аңа.
Хәер, Сәлимәне теге 90 процент күптән борчымый инде. Ул хәзер башка нәрсәләр турында уйлана. Ул үзен роботлар әйләндереп алган кебек тоя башлады. Әйтерсең лә ул шул роботларның программаларына кертелмәгән бер команда бирә, ә дисплейда бер үк төрле язу чыга: код дөрес түгел! Ул үзе дә робот түгел микән? Бәлки ул үзе дә роботтыр әле, тик аның программасы гына бераз үзгәргән дә, кайчагында дөрес булмаган сораулар туып куя башында.
Ул көн саен теге хәер сорашучы балалар яныннан үтеп йөри. Арырак аларның аналары да утыра. Куенына сабыен да төреп тоткан. Ул да балалары белән хәер сораша. Теге озын керфекле, шомырт күзле, пычрак киемле балалар аның янында дөм ятим балалар кебек үк бәхетсез дә күренмиләр...