...Мине әнием сигез айлык чагымнан картәти белән картәнием кулына ташлап киткән. Әтием машинасы белән ерак юлдан кайтып килгәндә, юл читендәге чокырга төшеп китеп, җан тәслим кылган. Арыган булгандыр инде, руль артында йоклап киткән шул.
Хатын-кызга ялгыз яшәүләре бер генә дә бәхет түгел, кешесе туры килгәндә кияүгә чыгып кал, балам, дигәннәр газиз әнкәемә картәнием белән картәтиемнәр. Чынлап та, әнием тормыш юлдашыннан уңды, акыллы, сабыр ике кыз үстерделәр. Тик алар гомер буе еракта, бездән читтә яшәделәр.
Сигез айлык малай кисәген, мине, картәтиемнәр аларга бирмәгәннәр. «Гаиләдә ике төрле бала тәрбияләп йөрәгең өзгәләнмәсен, картлык көнебездә безгә дә таяныч булыр», дигәннәр алар.
Ә мин... язын, жәйләрен ата казлар белән сугыша-сугыша бәпкәләр карап, чирәмнәрдә тәгәри-тәгәри уйнап, казлар белән ярыша-ярыша елгада су кереп, таштай-шакмактай булып үстем. Картәтием урман караучы булып эшләде. Мине, бәләкәч оныгын, җилкәсенә атландыра да, җәяүләп кенә урманга күз-колак булып кайтырга китә. Их, шул вакытларда малай кешенең нинди бәхет корабларында йөзгәнен, аннары арып-талып картәти кочагында йомылып йоклауларның тәмен белсәгез икән лә! Хәзерге заманның әтиле малайларының күбесенә андый бәхет тәтеми әле ул, шулай түгелме, егетләр?
Я булмаса, атка атланган картәтиең алдына утырып урман сукмакларыннан үтү бәхетен хәзер кайсыгыз татыганы бар? Кайсыгызны картәтисе яисә әткәсе җәйләрен кичен эштән кайткач тәлгәш-тәлгәш җир җиләге яисә каен җиләге – куян күчтәнәче белән сыйлый? Кышларын исә, улыма куян күчтәнәч җибәрде әле, дип, миләш яисә балан тәлгәшләре белән бәләкәч кенә җанымны бәхеткә күмүләре...
Менә шулай картәни назын, картәти җылысын тоеп, татып үскән бәхетле егет булдым мин. Атына да атландым, маңгаемны яра-яра велосипедында да йөрдем, гармунында уйнарга да өйрәтте картәтием. Вакыты җиткәч, матаен да алып бирде. Шулай итеп, мәхәббәтле яшьлегем чорына да аяк бастым. Җан җылысын биргән, бөтен изге теләкләрен миңа багышлап, иманлы кеше итеп тәрбияләргә тырышкан картәнием белән картәтием дә картайдылар. Институтта укып йөргән елларымда көчләре бетеп йончыган «картлачларыма» үзләренә генә дөнья көтү җиңелдән булмады, билгеле. Тик аларның мине укытасылары килде. Бәхеткә каршы, күрше Нәфисә әбидә фатирда яшәгән укытучы кыз суын китереп, утынын кертешеп, идәннәрне юып, ярдәм итеп торды. Күзгә-башка чалынырдай сылу кыз булмагач ни, әлләни игътибар ителмәде шул үзенә. Укуымны тәмамлагач, куана-куана авылыма кайттым. Миндә, гомумән, каядыр читкә китеп бәхет эзләү теләге беркайчан да булмады. Чөнки ата-ана хакын хакларга тиешлегемне мин бәләкәйдән үк аңлап үстем.
Чәй өстәле артында картәтиемнең кеткелди-кеткелди көлеп: «Менә, картәнисе, үземә алмашка урманыма югары белемле белгеч калдырам, гомеребезне юкка яшәмәдек, инде оныгыбызның балаларын да күрергә насыйп булса иде», – диде. Нәрсәгә ишарәләвен аңлавы кыен түгел иде... Өйләндем. Йортка яратып йөргән кызымны килен итеп төшердем. Ул дөньябызны бәхеткә күмеп бер-бер артлы кызым белән улым туу шатлыклары! Картәнием белән картәтиемнең өлтерәп бәбәй багулары! Йортта иминлек булгач, эшкә дә дәртләнеп йөрим, канатланып өйгә кайтам. Сәвиям (хатыным) дә бәхетле. Җәйге кичләрдә өй эче белән эштән кайтуларымны капка төбендә көтеп алалар... Шушы үзе бәхет түгелме, туганнар?
...Көзен, әллә нишләп, уйламаганда гына картәтием авырып түшәккә егылды. Хәсрәтемнең чиге булмады. Картәнием дә аз сүзлегә әйләнде, боекты. Ничекләр итеп кенә саклап калырга, ярдәм итәргә теләсәк тә, юк, картәтиемне үлемнән курчалап алып кала алмадык. Үпкәсе, бавыры шешеп вафат булды ул. Түшәктә ятканда картәткәм миңа әллә ничә тапкыр нидер әйтергә омтылып карады, әмма гелән ул уеннан кире кайтты. Мөлдерәп, яратып караган зәңгәр күзләрендә коточкыч бер шом бар иде, ләкин мин аны авыр чир чагылышыдыр дип аңладым шул. Боегып калган картәнием дә акрынлап-акрынлап сүнә башлады. Ничекләр итеп кадерләсәм дә, күңелен күрергә тырышсам да, көләч картәнием миңа күңел дөньясының капкаларын башкача ачмады. Өйдә тормыйча гелән Нәфисә әбиләргә кереп утыра башлады. Бер көнне кичке ашка да кайтмады. «Әни нишләп гел күршедә соң ул?» – дип сорадым Сәвиямнән. «Гомерең үтте инде шул үләтләрең өчен җан атып, картәтиең үлгәч аның өйдә дә торганы юк, дөмегәсе дә юк шуның», – дип, баскан урынымнан кузгалмас хәлгә җиткереп һушымны алды хатыным. Әрнеп, ярсып, җенләнеп күрше Нәфисә әбиләргә йөгереп керсәм, өчәүләп чөкердәшә-чөкердәшә кичке ашны ашап утыралар.
– Әни, нишләп өйгә кайтмыйча гел кешедә йөрисең син? – дип ачыргаланып сорадым. Берсе дә дәшмәде. Бераздан соң Нәфисә әби, авыр сулап:
– И, бәпкәм, күңел күзләрең күрмәгәч, маңгай күзләре ботак тишеге генә инде ул. Хатының бит юкка да акырып-бакырып җанын ала картәниеңнең. Көн туса юньле сүз ишеткәне юк бит аның. Картәткәңне гүргә кертте, хәзер тизрәк картәниеңнән котыласы килә. Биш ел буе шуның белән яшәп, нүжәли син берни дә тоймадың? Картәтиеңнең күзләре начар күрә башлагач, аны бит ул җитәкләп кенә йөртмәде. Гел акырынып, әткәләп-төрткәләп, җае чыкса – типкәләп тә алды. Бөтен күрше-тирә күреп торды ич. Күзләрең бармы синең, и бала! Хатының кичен сыер сауганда картәтиең кече йомышын йомышларга дип лапас янына килгәч, сыер сискәнеп читкә тайпылган да, чиләк белән сөтне тибеп аударган. Шул ачудан хатының бидрәсе белән картәтиеңнең чигәсенә сылаган. Бабаең пычракка егылган. Ачы суыкта күпме ятканын кемнәр генә белә инде? Әнә, сыер саварга чыккан укытучы кызым бу хәлне үз күзләре белән күргән дә, өйгә йөгереп кереп миңа елый-елый сөйләде.
– Дөресме, Әлфия? – дип кычкырып җибәрдем.
Куркып калган күрше кызым сүзне раслап, баш какты. Тәнемнән әллә нинди суык дулкыннар чемердәп узды. Картәнием елый башлады. «Балам, мин инде бүген булмаса, иртәгә гүр иясе булырга торам, зинһар, өйгә кайтып тавыш-гауга чыгарып, тормышыңны җимерә күрмә!» – ди.
Их, нәнәм-әнкәем! Сигез айдан бирле мине багып, җил-яңгырлар тидертми таштай таза ир итеп үстергән «картлачларымны» мин рәнҗетеп яшәтеп, рәнҗетеп соңгы юлга озатырга тиеш идеммени? Тәнемдәге барча күзәнәкләремә кадәр нәфрәт-ачу хисләре белән тулды. Картәниемне иңбашларыннан кочаклап күршеләремнән кайтып керүгә газиз хатыным эченә җыйган бөтен зәһәрен эшкә җигеп: «Үләксәңне кочаклап түгел, күтәреп алып кайтырлар аны», – димәсенме?
Мин инде ачуымның, ярсуымның чамасын югалткан идем, шулай да картәниемне куркытмаска теләп:
– Сәвия, әйт әле, картәнием, менә бәләкәч балаларым алдында әйт, картәтиемә синең берәр тапкыр кул күтәргәнең яисә этеп җибәргәнең булдымы, нишләп син аларны рәнҗеттең, нихәлләр итеп намусың җитте шундый явызлыкка? – дип сорадым.
– Нәрсә, миңа ике яшь бала, ике карт үләксә белән өйдә чиләнүе бик рәхәт дип беләсеңме? Син көне буе эштә, сиңа рәхәт ул. Эштән кайтасың да шулар алдында тезләнмисең генә бит: «Картәтием хәлең, кәефең ничек, тәнең сызламыймы, дару кирәкмиме, картинәм әбижәйт итмиме» янәсе. Бөтен дөньяңның тоткасы шулардыр шул. Хатын да, балалар да юк бит синең өчен. Түлке шулар... Тагын әллә ниләр, тагын әллә ниләр...
Ярсуларымның иге-чиге булмаса да, мин Сәвиягә кул күтәрмәдем, кабәхәт сүзләр дә әйтмәдем. Чөнки безнең гаиләдә бер-беребезгә кул күтәрү генә түгел, хәтта тавыш күтәреп дәшү кебек нәрсәне үлсәм дә, хәтерләмим. Таңга кадәр уйланып йөреп, башкаем тубал хәтле була язды. Таң туганда... картинәм дә җан биргән иде. Хәсрәтемнән, бәгыремне телгән югалтудан мин кечерәеп, җиргә сеңгәндәй булып калдым. Картинәмне соңгы юлга озатканда, аның рухына багышлап дога кылган җирдә Сәвиянең эзе дә булмаска тиешлеген әйтеп, бөтен кешене аптырашка калдырып, машинага әйберләрен төядем дә, үзен кабинага утыртып, әти-әниләренә озаттырдым. Балаларны бирмәдем.
Картәниемне авыл халкы белән зурлап җирләдек. Бу юлы халык никтер минем белән бик җылы мөнәсәбәттә, игътибарлы булды. Ә бит картәткәмне җирләгәндә алар миңа нәрсәгәдер ишарә ясап-ясап куйдылар, әллә нинди төртмә сүзләр дә әйткәләделәр. Мин исә, берни сизми, ваемсыз гына яши биргәнмен...
Дөньяда булган байлыгымны – картәтием белән картәниемне югалткач, яшәвемнең мәгънәсе беткәндәй тоелса да, ике яктан тәтелдәп торган улым белән кызым яшәүгә көч бирәләр иде. Үзләре җитмәсә, «әннә картәнигә болай әйтте, аны тегеләй итте» дип, уңалмас ярама учлап-учлап тоз салып кына торалар.
Хатыным үзе килеп, елый-елый гафу үтенде. Их, егетләр, гафу итеп кенә күңелдәге яраларны төзәтеп, ата-анам алдындагы гаепләремне киметеп кенә булса иде ул! Яратып, табынып, кадерләп яшәгән хатынымның берүзенә ике шәүләсе, ике явыз шәүләсе булган. Мин аны гафу итәлмәдем. Балаларымны бирмәдем. Судка бөтен авыл халкы җыелып килеп, аның ана булып бала тәрбияләргә хакы булмавы, минем «картлачларымны» ничек рәңҗетүе турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр...
...Үзем шушы якты дөньядан киткәнче җаныма тынгылык бирмәячәк хәсрәтләрем, оятым, хурлыгым турында мин юкка гына язмадым, туганнар! Минем кыз балаларга, яшь киленнәргә, гомумән, бөтен кешелек дөньясында яшәгән җан ияләренә дәшәсем килә: кардәшләр, бу дөньяда ата-ана хакын хаклаудан да зуррак нәрсә юк. Алар бит мәңгелеккә килмәгәннәр. Олыларны – олы, кечеләрне – кече итә белеп яшәмәсәк – безнең җир йөзен пычратуыбыздан, ата-аналары- бызның рәнҗешенә дучар булып яшәвебездән ни файда?
Сәвия! Тормышта икейөзле килеш, елмаеп яшәгән булып, астан тешләшеп, зәһәрең белән минем картәтием белән картәниемне агулап, аларны шушы дөньядан чиксез рәнҗеп китәргә мәҗбүр итеп, нинди бәхеткә ирештең инде? Алар бит мине «таянычыбыз булыр» дип үстерделәр. Ә чынлыкта мин аларның «палачы» булып чыктым...
Рәнҗетелгән күңелләр, калган хәтерләр... Исәннәр алдында әле күпмедер дәрәҗәдә бу җаһиллекне җуеп та, уңалтып та буладыр, ә менә мәрхүмнәр алдында... юк!
Әти-әнисенең каргышына дучар булып, аларны рәнҗетеп, тән яралары салып яшәүче кешеләр тормышына игътибар белән багыгыз әле: шул явызлар дөньяда бәхеткә тиенгәнме? Башкалардан әйбәтрәк яшиләрме, балалары тәүфыйкълымы? Һич тә юк. Ул бәндәләр беркайчан бәхетле дә булмаячаклар. Ә бәхетсезләр явызлыкны үзләре тудыралар.