Барлык яңалыклар
Социаль бәла
15 Май 2020, 15:15

Сәхнә һәм... аракы

Без инде концертларда артистлар кулына бөтен халык алдында шешәләр тоттыруга, теләмәсәк тә, күнектек сыман. Соңгы берсендә эш шуңа барып җитте ки, бер шагыйрь сәхнәгә чыгып, шешәне ачты, хәмерне кырлы стаканнарга салып, көчләп-көчләп үзенең стаканы белән чәкәштертте, җырчының ай-ваена куймыйча эчертте. Тамашачы шунда ду килеп кул чаба... Дәвамы - сайтта!

Без инде концертларда артистлар кулына бөтен халык алдында шешәләр тоттыруга, теләмәсәк тә, күнектек сыман. Соңгы берсендә эш шуңа барып җитте ки, бер шагыйрь сәхнәгә чыгып, шешәне ачты, хәмерне кырлы стаканнарга салып, көчләп-көчләп үзенең стаканы белән чәкәштертте, җырчының ай-ваена куймыйча эчертте. Тамашачы шунда ду килеп кул чаба. Бу нинди мәгънәсезлек! Татар ул моңа кадәр мөселманлыгы аркасында эчкечелек сазлыгына батмый калган. Эчә башлавы да 1917 елдан соң (төгәлрәге, егерменче еллар азагында – утызынчы елларның башында, мәчетләребезне туздырып, дин әһелләребезне хәтәр якларга сөргәннән соң) гына башланды. Ягъни аракыга карата татарда иммунитет юк. Әле сәхнәләрдән вәсвәсәләр ясап кыздырмасак та, күпме асыл егетләребез исерек килеш тракторлардан мәтәлә, машиналарда язмышларын челпәрәмә китерә, күпме сәрхүш әбиләребез, чираттагы пенсиясен көтеп ала алмыйча, махмырдан дөнья куя? Өйләнә алмый калган кырык-кырык биш яшьлек “егет”ләребез авыл кибетләренә “теге әйбер бармы?” дип, техник агу артыннан киләләр. Шуны ясаучылар, ясаганны сатучылар кыргый ысуллар белән баю юлына бассалар, куллнучылары исә – өметсез кешеләр, һәммәсендә милләт, тел, моң кайгысы гына түгел, кешелек сыйфатлары да юкка чыга түгелме?
Аракыны сәхнәдән коткылау – халык җырларын башкартмау коралы да ул. Әйтергә кирәк, халык җырларын башкармау – бер татар кайгысы гына да түгел. Ул – гомумкешелек өстенә төшкән афәт. Безгә әле ул соңлабрак килде. Әллә инде Җир шары көнбатыштан көнчыгышка әйләнгәнгә, бөтен нәрсә башта шул якта башлана, аннан безгә күчә. Әйтик, “Сарман”ны җырлап үскән, аның белән яшәгән буын татарда картаеп кына килсә, урысның халык җырларын инде алар үзләре дә җырламый. Аларның халык җырлары хәзер дәрәҗә өчен генә, урыслыкны исбатларга кирәк булганда гына җырлана. Ә популяр җырларның күбесе, карагыз, үз табигатен, үз мохитен югалтып, кавказ, чегән, негр алымнары белән сугарылган җырлардан гыйбарәт. Халык җырларыннан аерылсак, безне дә шушы язмыш көтә. Мөстәкыйль дәүләте һәм шунлыктан милләтне саклаучы махсус институтлары булмаган татар халкы өчен бу процессның икеләтә-өчләтә тизрәк баруы ихтимал. Хәлнең куанычлы ягы шунда, Русиядә яшәгән бик күп ваграк халыклардан үзгә буларак, татарның рухы сынмаган. Аның үз-үзенә ышанычы исән, һәм, ышанам ки, глобальләшү тиресе астына яшеренгән ассимиляцияләүгә каршы алышта җыр-моңнарыбыз уятучы, коткаручы, берләштерүче чаң вазифасын үтәргә тиеш!
Касыйм ЙОСЫПОВ,
икътисад фәннәре докторы, профессор.
Фото: Vtrendi.com.ua
Читайте нас: