Алкоголизм белән чирләүче хатын-кызларның 76 процентында бу авыру нәселдән килә. Гадәттә, нәфис затларыбызның эчкечелек белән мавыгуы – 26, ә ир-атларныкы 23 яшьләр тирәсендә башлана. Табиблар: “Ир-ат белән чагыштырганда, хатын-кызлар эчкечелеккә тизрәк бирешә. Аларның күпчелеге, эчә башлап, 7 ел үтүгә табибларга мөрәҗәгать итә, ә ирләр – 16 елдан соң гына.
...Күптән түгел бергә укыган сабакташымда кунакта булырга туры килде. Ахирәтем Динә, очрашу шатлыгыннан канатланып, ашыга-ашыга чәй табыны әзерләп йөри, ә мин: “Җанкисәгең кая соң әле?” – дип, аңардан әкрен генә ире турында төпченәм.
– И, и, сорама инде, ахирәт. Туган-тумачасы: “Олы җиңгәй тагын “ычкынды”, берәр җаен табып, кайтып урасагыз, әйбәт булыр иде!” –дип, телефоннан хәбәр биргәч, түзмичә, авылга китте әле, разведкага, - дип җаваплады ул һәм тынып калды. Бераздан “сүз капчыгы” янә чишелде һәм Динә:
– Аларның нәселе калын – дип, тәмам ачылып, ире Русланның туганнары хакында сөйләп китте. Үзләре сигез бертуган, шуңа һәрберсендәге 3-4 баланы да китереп өстәсәң, агач тамырлары кебек җәелеп китәләр. Һәркайсы тырыш, акыллы, күз генә тимәсен! – дип ире ягын мактап алды да, нәрсәнедер яшереп калырга тырышкан кебек, күзләрен аска төбәп, газ плитәсенә табан борылып басты.
Шулай да озак көтәргә туры килмәде. Ахирәтем җае чыкканда әйтеп калырга теләгән кебек, ачыргаланып: “Тик олы абыйсының хатыны гына торганы бер баш бәласе булган шул инде” – дип, кызып-кызып башыннан үткәннәрен сөйләргә кереште.
– Әле нибары 37 яшьтә генә булса да, килендәшем күпкә картрак күренә. Шул каһәр төшкере аракы белән дуслашканнан бирле бигрәк ямьсезләнде, ул күгәргән бите, ул тонып, тоныкланып калган күзләре беткән сәрхүш-бомжныкы кебек. Дүрт бала әнкәсе димәссең дә... Юкса үзе менә дигән итеп дөньясын көтә, балаларын карый. Ул мал абзары белән йорт тирәсендәге тәртипне, чисталык-пөхтәлекне күрсәң! Иренә дә әйбәт, пешергән ашлары тәмле! Тик бер “әднәке”се бар: ел буена тәртип бозмыйча тора да, аннан бәйдән ычкынган эт кебек, ай буе берәдәктә йөреп кайта.
– Кайда йөри икән соң ул? – дигән соравыма каршы, ахирәтем:
– Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, күрше-тирә авылларны бер итеп чыга. Шешә бушаткан бер урыннан да калмый. Һәрбер йортка кереп теләнеп йөри. Ул күрше-күләнне әйтергә дә түгел, ничек эчерәләрдер инде дүрт бала әнкәсен?! Ире дә: “Урамнан, кеше күзенә күренергә оялып, битемне каплап үтәм” – дип сөйли икән. Хатын-кызга шулчаклы ук түбәнлеккә төшәргә ярыймыни? Кешедән оялырга кирәк ләбаса?! Юк инде, итәк тулы бала-чагасы хакында да уйламыйча, һаман азып йөри бирә, оятсыз... Хәер, бер даны чыккач, хәзер өйдә генә утырса да, энекәш-сеңлекәшләр алдында гаебе зур шул инде аның. Үткәндәге бер “сәяхәтендә” шулай ун көн буена югалып торганнан соң, кайнагама шылтырата башлаганнар. “Сезнең хатыныгыз фәлән авылда, фәлән урамда күлләвек эчендә ята, килеп алыгызчы! Кичә безгә сәмәй эзләп килеп кергән иде, ул чыгып киткәч, кесә телефоныбыз югалды! Кичтән ягылган мунчабызга иртә белән барып керсәк, бер хатын-кыз йоклап ята. Танышлардан сораштыра башлагач кына, аның сезнең хатыныгыз булуы ачыкланды. Нигә карамыйсыз үзен?” – диләр икән. Каенагам бахыр, күрше авылга эзләп барса, Мәдинәдән инде җилләр искән булган. Башка урыннарда да: “Яңа гына монда иде, чыгып китте!” – дип кире борганнар үзен. Ул көнне иртәдән кара төнгә кадәр эзләвенә карамастан, хатынының коерыгын тоталмыйча, кире әйләнеп кайткан, мескен! Шуннан соң күз алдыңа китереп кара инде типсә тимер өзәрлек ирнең хәлен? Гарьлегеннән үләр чиккә җиткән бу! Һәм ни диярсез? Гел шулай югалып тора башлагач, түзмичә, тотып тукмаган ул эчкече хатынын. Атна-ун көнләп күзе-башы күгәреп йәрсә дә, килендәшем өйдәге “чүп”не тышка чыгармаган, билгеле. Төп гаеп үзендә булгач, шулай ук, авылдашларың да иреңне яклаганда, эндәшмәвең хәерлерәк инде, анысы. Миңа гына ышанмасаң, бер күргәндә җиңгәсе турында Русланның үзеннән сораштыр әнә. Ул, авылдашларының Мәдинәне: “Акылына күрә бик таман булган!” – дип тиргәгәннәрен үз колаклары белән ишетеп кайтты.
Дөресен генә әйткәндә, дүрт бала әнкәсенең шундый түбәнлеккә тәгәрәвенә ышанасым килмәде. Күңелемдә каршылыклы фикерләр дә туды. Үземне – берчә Мәдинәнең, берчә – балалары белән иренең урынына куеп карагач, оятымнан җир тишегенә кереп китә яздым.
“Балалары ничек түзде икән?” – дип, күңелемдә туган сорауны кычкырып әйтүемне сизмичә дә калганмын.
– Хурланганнар, билгеле! – дип янә кабынып китте Динә.
– Зилә исемле кызлары кайткан саен Руслан абыйсына “Кеше күзенә күренергә оялам” – дип зарлана. Ул баланы бер дә юкка гына өзгәләнә дип, беребез дә әйтә алмыйбыз. Авылдашларның авызларын томалап булмый бит, төртмә теллеләре юк-юкта йә начар сүз әйтеп, йә ирештереп күңел ярасына тоз сибеп китәдер... Аннан, мәктәбендә дә җәберләүләре бар, үсмерләр мәрхәмәтсез бит ул!
– Әтиләре ниндирәк кеше соң? – дип соравыма, Динә, баш бармагы белән күрсәтеп: “Во!” – диде.
Ахирәтем белән сөйләшкәннән соң, борчуга калып, матур итеп дөнья көтү урынына тирә-як авылларны “тигезләп”, эчәргә теләнеп йөргән авыл хатыннарының соңгы елларда арту сәбәпләре хакында уйлап утырдым. Әлеге проблеманың чишелешен эзләп, авылларга да чыктым. Бер өлкән яшьтәге апа, очрашкач, түбәндәгеләрне сөйләде:
– Аптырамас җиреңнән аптырарлык шул инде, балам! Ул эчкече хатын-кызларны әйтергә түгел: бездә дә бар алар. Урам аша күршеләр булып ике гаилә яши әнә. Мин бит өлкән яшьтәге кеше, шуңа күрә күп беләм, күп ишетәм, дигәндәй. Ана теге яшел калай түбәле өйнең хуҗабикәсе
– Сәрбиямал биш бала тәрбияли, хуҗалыгын гөл кебек карый. Бездә аның кебек бөтен яктан да килгән хатыннарны: “Кулларыннан гөл коела!” – дип мактыйлар. Күршесе Миңнеямал да уңганлык ягыннан Сәрбиямалдан һич тә калышмый-калышуын. Менә дигән ире, йорты, бакчасы, итәк тулы балалары бар. Әмма, әмма... Их, шул эчүен дә туктатса! һәр ике атнаның өч көнендә исерек булгач, чүп өстенә чүмәләсе өелә дә тора шул бәхетсезнең! “Хатын-кызларны бизәгән иң төп сыйфат – әдәп” – дип, бер дә юкка гына әйтмиләрдер. Минем карашка, хатын-кыз өчен дан-дәрәҗәләр кирәкми, балаларыңа – һәрьяктан үрнәкле әни, иреңә тугры тормыш юлдашы булсаң, шул җитә! Кызганычка каршы, хәзерге яшьләр бу хакта уйлап та карамый: кызларның кияүгә чыгар вакытлары җитә икән, егетләрне байлыгына карап сайлый башлыйлар. Ә егетләргә кызларның ниндие кирәк: әлбәттә, чибәрлек бәйгеләрендә беренче урын алганы, югары уку йортын тәмамлаганы! Кайберләре бөтенләй оялып та тормый, кызга әти-әнисенең байлыгына кызыгып кына өйләнәләр. Соң, өйләнгәч, ул үз гаиләсен үзе карап-тәрбияләргә тиеш булмый микәнни?
Гаилә тормышын, ызгышып-талашып кына башлыйлар да, ахырда, мал бүлешеп, аерылышып туктыйлар. Шундыйга әйләнде дөньясы! Шулай булгач, каян җанда тынычлык калсын?! Канаты каерылган кешенең тормышы бигрәк тә авыр бит ул. Кыскасы, гаилә белән дә яшәп булмый, “Аерылган!” исемен күтәрү дә авыл җирендә мәсхәрә бит инде! Миңнеямалның күңеле фаҗигасенә дә әнә шундыйрак хәлләр сәбәпче, сеңлем: аның олы улы да өйләнгәч, хатыны белән бер ай чамасы гына торды да, үз-үзенә кул салды. Ә сәбәбен әлегә кадәр ачыклый алмадылар. Нәтиҗәдә, җанына тынычлык таба алмаган Миңнеямалга да, берәр каян шул “шайтан суы” табып алып, кайгысын “юарга” гына калды.
Апа боларны сөйләгәндә аның сүзләрен берчә гаҗәпләнеп, берчә эчем пошып тыңлап тордым да, түзмичә:
– Ул апага балалары хакына сабыр итсә ни булган? Эчкечелеккә бирелеп, калган балаларына начар үрнәк кенә күрсәтәчәк ләбаса! Гомумән, хатын-кыз эчкечелегенең төп сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз соң? – дип сорап куйдым.
– Әллә инде, кеше күңелен каян беләсең? Гайбәт өчен түгел, гыйбрәт өчен шунысын да әйтим әле: хәзер авылларда яшьләр генә түгел, 60-70 яшьлек әби-бабайлар да аракы эчәргә тайчанмыйлар. Күп түгелләр алар, әмма һәр авыл саен дүртәү-бишәү генә булсалар да бар, – дип җаваплады әңгәмәдәшем. – Миңа таныш түтәйләрнең берничәсе, мәсәлән, ирләренең вафаты кайгысын күтәрә алмаганлыктан эчә башладылар. Сагышларына түзә алмыйлар алар, балам. Гомер буе тормыш йөген бергә тарткан, авырлыкларны бергә үткәргән, бер түшәкне бүлешкән ирләрен юксынудан килә аларның эчүе. Кеше күрәчәген күрми, гүргә керми шул...
Әңгәмәдәшем беразга тынып калды да, сүзен икенчегә борып:
– Үзебездәге эшсезлектән эчеп-тузып, урамда киләп сугып йөргән яшьләргә карыйм да: “Ни өчен саулык-сәламәтлекләрен бетереп, вакытларын бушка сарыф итәләр микән болар? Нинди дә булса үзаллы эш башларга булмый микәнни?! Күрше авыл яшьләреннән үрнәк алсыннар иде хет... Аларның кайсы теплица ачкан, кайсы умарта тота, бәгъзеләренең йә пилорамасы, йә мебель ясау цехлары бар. Нишләптер, аларда ташландык фермалар да юк, басулары гөрләп тора, җитмәсә, заманча машиналарга утырганнар. Ә без һаман “колхозыбызның арты комга терәлде” дип зарланудан ары китә алмыйбыз. Әйтерсең, күршеләребез һаман рәхәттә җәйрәп яшәп, заманга хас кыйралышлар бер аларда гына булмаган?! Аларның хуҗалыкларына гына күз салыгыз әнә.. Искиткеч матур, шулай бит! Кыскасы, бер башка өстен инде алар бездән, өстен!...
Апа сүзен тәмамласа да, мин үзем сүтә башлаган проблемалар йомгагының очы-кырыена чыга алмадым. Әбекәй-әнкәйләребезнең сөйләвенә караганда, ачлык, сугыш, фәкыйрьлек хөкем сөргән авыр чорларда да, аннан соңгы елларда да авыл хатыннары намус, әдәп төшенчәләрен онытмаганнар. Ураза тотканнар, бисмилласыз бер эшне дә башламаганнар. Кая ул эчеп, азып-тузып йөрү? Ә хәзер карасак, илдә тынычлык, туклык, муллык, киемнең, ризыкның ниндие генә юк, ә хатыннар эчә. Бу мәсьәләдә аеруча, яшь кызлар, үзләренең киләчәктә ана буласыларын онытып, өлгерлек күрсәтә. Кем әйтмешли, күбесенең акыл яклары, итәкләре озынлыгына тиңләшеп бара. Күңел күзләре сукыраюын алар үзләре дә сизмиләр... Шушы сүзләрем өчен яшьләр мине гаепләргә ашыкмасыннар иде. Мин үзем дә әни кеше! Кайчандыр, әнием мине кайгырткан кебек, хәзерге яшьләргә карап улым белән кызымның киләчәк язмышлары хакында уйланам. Чөнки, беләм: бер кыек юлга кереп китсәләр, аннан кире чыгу авыр булачак. Менә кайда хикмәт!
...Сабакташым белән бер атнадан соң янә очраштык без. Үткән сөйләшүне хәтерләп, Динә болай диде:
– Мәдинәбез браматтан кайткан, әй, тәки. Ире, балалары алдында: “Хәмерне бүтән бервакытта да авызыма алмаячакмын!” – дип сүз биргән, елый-елый гафу үтенгән. Яшереп куйган “запаслар”ын да чыгарып түккән! Ире дә: “Тагын бер мәртәбә балаларны ташлап, эчеп йөрсәң, өйгә кертмим”, – дип, соңгы тапкыр кисәткән.
Ахирәтемнең килендәше Мәдинәнең әйбәт якка үзгәрүе хакында ишеткәч, мин ихлас күңелдән сөенеп киттем. “Иртә уңмаган, кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас!” – дисәләр дә, никтер ул яшь хатынның төзәлүенә ышанасы килә. Биргән вәгъдәләре тукран тәүбәсе генә булмасын иде тик...