Барлык яңалыклар
Социаль бәла
5 февраль 2020, 18:19

Нихао, дәүәти!

Татар теленең язмышы бүген кыл өстендә. Мәктәпләрдә ул бик аз укытыла, сәгатьләр кыскартылды. БДИ гамәлгә кергәч, аңа хөрмәт бетте, татар теленнән имтихан бирәсе юк әле, дип кенә карыйлар. Бу уңайдан хөкүмәт дәрәҗәсендә тиешле чаралар күрергә кирәк. Милләтче булмасам да, мин туган телемнең югалуын теләмим. Мари балаларының – марича, башкортларның – башкортча, удмуртларның – удмуртча укып, белеп үсүен телим. Һәр милләт, һәр тел яшәргә һәм үсәргә тиеш. Ә безнең балалар хәзер кытайча туган телләреннән яхшырак сөйләшә...

Беркөнне дәваханәгә күренер өчен авылдан әткәй килде. Залда телевизор карап утырган дүрт яшьлек улым аның каршысына очып чыкты һәм: "Нихао, дәү әти!" – дип кочагына ташланды.
– И, улыкаем, нихәл, дәү әти, дип сорый бит әле, рәхмәт яугыры! – дип сөенде әткәй.
Тормыш иптәшем белән без, бер-беребезгә карашып, көлүдән чак тыелып, башларны аска идек. 86 яшьлек дәүәтисе "нихәл?" дип ишеткән сүз улыбызның кытайча "ни хао" дип исәнләшүе иде шул...
Дәү әти белән онык кич буена бер-берсеннән аерылмады. Уртак темалары күп шул аларның. Дүрт яшьлек малайга дәү әтисеннән бал кортлары тоту, бал суырту тәртибе турында белү кызык. Ул нечкәбилләрнең каян ширбәт җыюы, кышын бал кортларының кая булулары белән кызыксына. Тик алар икесе ике телдә сөйләшә: дәү әтисе – татарча, оныгы – урысча. Ә мин, бу хәлгә оятымнан кызарына-бүртенә, тәрҗемәче кирәк була калса дип, ике арада торам. Ярый әле олы кызлар дәү әтиләре белән матур итеп татарча сөйләшә, югыйсә, алары да урысча эндәшсә, егылып үләргә генә калыр иде! Ә улыбызның нигә татарча сөйләшмәвен берничек тә аңлата алмыйбыз. Өйдә үзебез шулай ук татарча сөйләшәбез, балага да үз телебездә эндәшәбез. Әмма ул безгә шартлатып урысча җавап биреп тик тора. Югыйсә, теле дә матур итеп татарча ачылган иде, беренче сүзләре дә туган телебездә булды. Әллә бик иртә, бер яшь тулып узу белән бакчага биргәнгә, урыслашып китте, әллә бертуктамый телевизор карап, үз телен онытты – аңламассың.
Беркөнне бакчадан кайтып барабыз. Ишек төбенә җиткәч, гел урысча сөйләшкән балага:
– Җитте инде, хәзер урыс телеңне тышта калдыр, өйдә татарча сөйләшәбез, – дидем. Улым тырыша-тырыша телен тарткаларга керешеп китмәсенме?!
– Юк, калдыра алмыйм, телем алынмый, нык беркетелгән, – ди бу. "Урыс телеңне тышта калдыр" дигәнне ул шулай "турыга" аңлаган икән. Көлсәң – көл, еласаң – ела...
Телевизор дигәннән, бервакыт авылдагы апаларга кунакка кайттык. Мәктәптә инглиз теле укыткан апам: “Әйдә әле, мин сине инглизчә санарга өйрәтәм”, – дип, өч яшьлек улымның аң-белемен арттырмакчы булды. Шунда улыбыз, аны көтеп тә тормыйча, рәхәтләнеп үзе санап күрсәтмәсенме?!
– Бәй, әниең өйрәттемени? – дип, апабыз аптырап миңа карады. Ул минем бөтен инглизчә сүз запасымның "мазе-фазе" белән чикләнгәнен белә. Безнең үзебезнең дә бу хәлгә хәйран калуыбызны күреп, укытучыбыз:
– Йә, алайса, әйдә, татарча санап күрсәт, әниең татарча өйрәтми калмагандыр? – дип дәвам итте. Шунда безне бөтенләй шаккатырып, улыбыз: "Ә кытайча ярыймы?" – дип сорамасынмы?! Һәм шартлатып санап та китте: и, ар, сань, сы, у, лиу, ци, ба...... ши.
– Кытай телен өйрәнергә бирдеңмени балаңны? – дип кенә сорый алды аптыравы йөзенә бәреп чыккан туганым.
– Кем бирсен, телевизордан өйрәнгән, – дип, маңгайдан бәреп чыккан тирләрне сөрттек без әтисе белән.
Татарча саный белмәгән улыбызның кытай саннарын белүе ул чакта үзебез өчен дә зур ачыш булды. Бу хәлгә бик оялдык. Безгә комачауламый гына телевизор алдында утыруына сөенәбез дә ул, сөенүен... Бала бервакыт безнең белән дә кытайчалап "ни хао!" дип исәнләшә башлады, кечкенә булса да, сүзләрнең шактыен кытайча әйтә, күренеп тора: аңа кызык, әлеге "мультик"ларны ул яратып карый.
Шулай кызыксынып, бер көнне үзем дә улым белән бергә Кытай “мультик”ларын карарга утырдым. Әлеге җансурәтләр нәниләрне дөньяны танып-белергә өйрәтү ягыннан бик уңышлы икән: күңелле, ачык буяуларга бай, бар нәрсә дә уен формасында аңлатыла. Кызыксынып, татар телендәге мультфильмнарны да эзләргә тотындым. Хезмәттәшем миңа татарча җансурәтләрне каян карап булуын аңлатты, баксаң, Интернетта татарча мультфильмнар бик күп икән, хәтта "Карлсон", "Смешариклар" да татар теленә тәрҗемә ителгән! Кытайлар кебек, кечкенәләрне туган телебезгә өйрәтүче тапшырулар да әзерләсәләр, бөтенләй шәп булачак!
Елардай булып әлеге вакыйганы Казанда яшәүче ахирәтемә сөйләдем. Ул миңа тиз арада почта аша татар телендә басылып чыккан балалар китаплары салды. Бүләкнең иң кадерлесе – Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм шул шигырьләр буенча төшерелгән мультфильмнар дискы иде. Шигырьләр һәм мультфильмнар өч телдә – татарча, урысча, инглизчә. Әйтергә кирәк, ул балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә бик кызыклы. Шундый җылы, төсләргә бай, сыйфатлы. Улыбыз һич ялыкмыйча, яратып Тукай мультфильмнарын карады, китаптан аның озын-озын шигырьләрен ятлады. Шушы матур һәм бик кирәкле эшнең дәвамын күрәсе, балаларны Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Туфан Миңнуллин, башкорт язучыларының әсәрләре белән дә таныштырасы килә. Әлеге кечкенә бер мисал да кечкенә чакта караган-ишеткән тапшыруларның, җырларның балаларга тәэсир көчен, күңелләренә сеңеп калуын исбатлый. Инглиз теле бик кирәк, анысы, бәхәсләшмим, әмма татар телендәге мультфильмнар күрсәтүче телеканаллар булса, без балаларыбызга шуларны кабызыр идек тә, алар шушы юл белән инглиз, кытай телләреннән алдарак туган телебезне өйрәнер иде. Миңа калса, бу хакта уйланырга кирәк.
Бүген Интернет дүрт яшьлек Белла Девяткинаның уңышларыннан шау-гөр килә. Кечкенә кыз урыс, инглиз, испан, француз, гарәп, немец һәм кытай телләрендә иркен сөйләшә. Әнисе әйтүенчә, ул бала белән туганнан бирле ике телдә – урыс һәм инглиз телләрендә аралашкан, бер көн – бары тик инглиз теленә, икенчесе урыс теленә багышланган булган. Югыйсә, бала бутала башлый, ди ул. Кызның уңышларын күреп, әти-әнисе телләрне өстәгән, атнасына бер тапкыр, өч сәгать дәвамында кызчык аерым бер сөйләш белән шөгыльләнә икән. Шулай итеп, нәни полиглот безгә кечкенә яшьтән үк берьюлы берничә телне белү мөмкинлеген исбатлады. Бу уңайдан татар теле белән башкорт теле бутала, балага авыр, дип мәктәпләрдә балаларына татар теле өйрәнергә рөхсәт итмәгән, аларны туган тел дип, урыс төркеменә яздырган әти-әниләр искә төшә. Сез урыс телен белмәгән урысны, инглиз телен белмәгән инглизне күз алдына китерәсезме? Ә нигә соң татар телен белмәгән татарлар үсә? Мин бу юлларны ачынып язам, чөнки, әйтүемчә, үземнең төпчегем дә татарча сөйләшми, һәм мин моны берничек тә аңлата алмыйм. Элек, олы кызларым балалар бакчасына йөргәндә, анда татар төркемнәре бар иде, туган телдә иркен аралашуга шуларның да ярдәме тигәндер, мөгаен. Җәен озаклап авылда дәү әти һәм дәү әниләре янында яшәүләре дә зур файда булгандыр. Иң аянычы шул: төпчегем белән булган хәл бер безнең гаиләгә генә хас күренеш түгел.
Каян килде бу мода?
Командировкаларның берсендә, юл төшеп, озак еллар редакциядә бергә эшләгән ахирәтемә сугылдым. Ул декрет ялында, гаиләсе белән авылда төпләнеп, менә дигән итеп яшәп ята. Аларга барган саен шатланып, күтәренке кәеф белән кайта идем, чөнки кызының теле татарча ачылган. "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен шундый матур итеп сөйли! Бу баруымда биш яшьлек Азалияның урысча гына сиптерүе таң калдырды.
– Бәй, үскәнем, син бит шундый матур итеп татарча сөйләшә идең, ни булды? Әйдә туган телгә күчик! – дим. Ул миңа, күңелең булсын инде дигәндәй карап куеп, татарча бер-ике җөмлә әйтте дә, үзе дә сизмәстән, янә урысчага күчте.
– Аптыраган бу балалар белән, бакчага йөри башлагач, теле үзгәрде. Башта мин "мама"га әйләндем. Аннан әтисе – "папа"га. Дөрес, ул, каты каршы торып, “папа” дисәң, эндәшмим, дип ачулангач, озаграк "әти" булып йөрде. Әмма соңыннан аңа да "папа" атамасы ябышты. Хәзер инде Азалиябыз бөтенләй урысчага күчеп бара. Кызыбыз моны үзе сизми дә бугай, без шелтәләп, туктатып торабыз, ул янә онытылып урысча сөйләп китә. Хәзер ике яшьлек сеңлесе дә, апасына ияреп, сөйләменә урысча сүзләр кыстыра башлады. Ә мәктәптә татарча сөйләшкән балалар сирәк, тәнәфестә үзара урысча аралашалар. Нигә икәнен аңлый алмыйбыз. Оялалар дисәң, хәзер туган телләрне үстерүгә, киресенчә, зур игътибар бирелә, милли мәдәниятләрне зурлыйбыз, үстерергә кирәк дип чаң сугабыз, мәктәптә дә, клубларда да төрле чаралар үткәрелеп кенә тора. Аптырыйм: саф татар авылында, татар гаиләсендә, татар кешеләре арасында үсәләр, ә урысча сөйләшәләр. Каян чыкты бу мода, моны ничек туктатырга? – дип сукрана ахирәтем.
Әлеге язманы әзерләгәндә ахирәтем белән янә гәп корып алдык.
– Бәләкәе бөтенләй урыслашты, бакчада урысча гына сөйләшә, өйгә кайткач та шулай дәвам итә. Без шелтә ясагач, татарча сөйләшергә тырыша, әмма теле инде бозылган, "ашамый" урынына – “не ашый”, “кайтмыйм” урынына – “не кайта”, “уйнамыйм" урынына – “не уйный”. Алга таба нәрсә булыр? – дип аптырый дустым.
"Бә-бә-бә – кирәкми!"
Пермь краенда апамнар яшәгән бистәдә татарлар бик сирәк иде. Шуда да кызы Ирина гел урысча сөйләшеп үсте, татар булуыннан ул ояла, иптәшләре алдында: “мин – урыс кызы” – дип сөйли иде. Туганым белән урамнан татарча сөйләшеп барсак, ул чиксез кыенсына, юлның икенче ягына ук чыгып китә иде. Тугызынчы сыйныфтан соң ул Башкортстанга укырга килде, бездә яшәде. Һәм, күрәсең, соңлап булса да, туган телнең матурлыгын аңлады: татарча җырлар тыңлый башлады, татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлады. Ватып-җимереп булса да, дәү әти, дәү әнисе белән татарча сөйләшергә гадәтләнде.
Бүген аның Лия исемле ике яшьлек кызы үсеп килә. Ирина урыс кешесенә тормышка чыкты, Лия белән, әлбәттә, урысча сөйләшәләр. Әмма Ирина, үзенең ачы тәҗрибәсеннән чыгып, кызын татар теленә өйрәтергә карар кылды. Көненә ярты сәгать вакытын бәләкәчкә шигырь укуга бүлә ул. Бу юлы да шулай иткән, тик урыс шигырьләре урынына татар шагыйрьләренекен сайлаган. Яңарак ул "Әллүки" журналын алдыра башлаган иде, шундагы шигырьләрне укып ишеттергән. Татар телен бөтенләй белмәгән балага бу хәл бер дә ошамаган, бераз тыңлау белән, ул икенче – үзенең гадәти китапларын күтәреп алып килгән.
– “Әллүки”не кулга алсам: “Бә-бә-бә не надо, это читай!” – дип миңа икенче китапларны суза, – ди ни еларга, ни көләргә белмәгән Иринабыз. Аңламаган тел, аңлашылмаган татар сүзләре Лияның колагына “бә-бә-бә”, ягъни сүз боткасы булып ишетеләдер инде. Урысча сөйләшкән, урысча уйлаган баланы көн эчендә генә татар ясап булмый шул. Бу эшне туганнан башлап, бишектән үк алып барырга кирәк. Монда сабыйның гаебе дә юк: аның урынына үзегезне куеп карагыз. Әйләнә-тирәгездә сез аңлаган, белгән телдә түгел, ә чит-ят папуаслар сөйләшендә аралаша башласалар, сезгә ошар идеме? Әлбәттә, юк. Кечкенә баланың сайлау мөмкинлеге юк, ул нинди телне бирәләр, шуны кабул итә, тыңлый, ишетә, аңлый башлый, кабатлый, өйрәнә. Бишектә ятканда ук янында урысча сөйләшкәч, ул бары тик шул телне генә аңлый. Сабый чагыннан ук татар сөйләмен ишетсә, ул татарча да аңлар, белер иде. Шуңа күрә бу юнәлештә максатлы, даими эш алып барырга кирәк.
Авылга соңгы кайтуымда, улым чәй ясап биргән дәү әнисенә урысчалатып: "Ничә калак шикәр салдың?" – дигән сорау юллады. Дәү әни аңламаганга салышты, без исә: “Нәнәй урысча аңламый, татарча сора”, – дип киңәш иттек. Бала тырыша-тырыша сүз запасын барлый башлады, һәм: "Шикар сколько калак положила?" – дип әйтә алды. Без монсына да, шушы ярым урыс, ярым татар җөмләгә дә сөендек. Димәк, татар сүзләре баланың башына, аңына кереп калган. Чигенергә ярамый, бала белән күбрәк татарча аралашырга, сөйләшергә кирәк!
“Мин сезне аңламыйм!”
Танышымның кызы Зинираның сабый чагы дәү әтисе, дәү әнисе янында үтте. Теле дә татарча ачылды. Балалар бакчасына биш яшендә генә юллама бирделәр. Урысча бер авыз сүз белмәгән бала хафага төште, бер-ике тапкыр барып кайткач, бөтенләй йомылды. “Мин аларны аңламыйм, бакчага башкача бармыйм”, – дип бик озак елады. Ярты ел да үтмәгәндер, ул кем әйтмешли, теләсә кемне сатып җибәрерлек итеп урысчага өйрәнде, иркенләп сөйләшә башлады.
Хәзер кыз икенче сыйныфта укый. Аңардан бер авыз татарча сүз ишетмәссең. Үзләре карап үстергән кошчыкларының чит телдә сөйләшә башлавына дәү әти белән дәү әни бик көенә. “Кызым өйдә булса да татарча сөйләш”, – дип үтенәләр. Ә кыз аларны: "Я вас не понимаю!" – дип кырт кисә. Бу бала берәр вакыт татарча сөйләшерме? Ә аның баласы? Оныгы? Кем белә, бәлки үсә-үсә милли үзаңнары уяныр. Тормышның чын кадерен тора-бара, олыгая төшкәч кенә ныклап аңлыйсың бит ул. Бәлки, Зинирабыз да ана телен исенә төшерер, аңа тартыла башлар. Шулай дип ышанасы килә.
Ишеттем мин таныш сөйләм...
...Беркөнне иртәнге тугызда Мәскәүдән ахирәтем шылтырата. Башкалада бу вакытта әле сәгать җиде генә булганлыктан, сагаеп трубканы күтәрдем. “Беләсеңме мин кайда? Кызыл мәйданнан ерак түгел тукталышта утырам. Китә алмыйм. Монда ике татар әбисе утырып алган да рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр. Узып барышлый, таныш сөйләмне ишетеп, бирегә килдем. Кеше сүзен тыңлау бер дә килешмәсә дә, менә инде ун минут утырам, шундый тәмле итеп сөйләшәләр! Шундый рәхәт! Шушы бөтенләй ят, әмма бик якын ике әбине кочаклап аласым, мин дә татар дип әйтәсем килә. Син мине түлке хыялыйга санама инде, яме?" – ди.
Кечкенәдән авылда татарча сөйләшеп үскән ахирәтемне, әлбәттә, аңлыйм. Ул урыс кешесенә кияүгә чыкты, балалары урысча сөйләшә, эштә, урамда – урыс мохите. Сагына. Кунакка кайтса, үз телебездә сөйләшеп туя алмый, татар концертларын, спектакльләрен калдырмый.
Бу уңайдан тагын бер кеше – тормыш иптәшемнең Германиягә күчеп киткән сыйныфташы исемә төште. Ул – урыс кешесе, яшәгән шәһәрләрендә милләттәшләре бик аз икән, ә менә күрше калада хәтта урыс кибетләре дә булган. “Баштарак мин, сагынуыма түзә алмыйча, үз телебезне ишетер өчен, атнасына бер-ике тапкыр Дюссельдорфка барып йөрдем. Бервакыт анда татар сөйләмен ишеттем. Бер нәрсә дә аңламасам да, татар телен йотлыгып тыңлап тордым. Балачактан сездән ишетеп үскәнгә, ул миңа бик якын иде”, – дип сөйләде ул. Нишлисең, әнә шулай бик кадерле, бик газиз икән шул ул туган тел! Читтә яшәп, татар мохитеннән ерак булганнар белә аның чын кадерен. Шуңа күрә, безнең балаларыбыз Татарстанда һәм Башкортстанда урысча сөйләшергә тырышканда, алар Финляндия, Америка, Төркия, Австралия кебек илләрдә телебезне кадерләп саклый һәм балаларына өйрәтә. Чөнки...
Инкыйразга барып җитмик
Чөнки тел – аралашу чарасы гына түгел. Тел ул – милләт. Тел ул – халыкның байлыгы, мәдәни һәм әдәби мирасы. Ул югала икән, халык та югала. Шуңа күрә дә әлеге мәсьәләне күтәреп, ниндидер чаралар күрергә кирәк. Татар балалары татарча сөйләшми икән, телебезне киләчәк буынга кем тапшырыр соң? Үз улым бүген миңа урысча җавап бирә икән, оныгымнан ни көтәсе? Татарча белмәсә, ул беркайчан да халкыбызның “Син сазыңда уйнадың” кебек бөек җырларын – аңламаячак, татар теленең байлыгына сокланып, Такташны яки Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укымаячак. Тел белмәү күңел ярлылыгына, әдәби, мәдәни бөлгенлеккә китерәчәк. Менә шулар уйга сала, менә шулар борчый. Чөнки моңа кадәр без тел авылларда саклана, дип ышана килдек. Күрүебезчә, бүгенге көндә саф татар авылларында да балалар урыс телендә аралашуны хуп күрә. Алар, балалыклары белән, әлегә телнең кадерен аңламый, аның язмышы өчен бүгенге һәм киләчәк буыннар алдында җавап тотмый. Алар – балалар. Без – өлкәннәр, шуңа да җаваплылык – безнең өстә.
Татар теленең язмышы бүген кыл өстендә. Мәктәпләрдә ул бик аз укытыла, сәгатьләр кыскартылды. БДИ гамәлгә кергәч, аңа хөрмәт бетте, татар теленнән имтихан бирәсе юк әле, дип кенә карыйлар. Бу уңайдан хөкүмәт дәрәҗәсендә тиешле чаралар күрергә кирәк. Милләтче булмасам да, мин туган телемнең югалуын теләмим. Мари балаларының – марича, башкортларның – башкортча, удмуртларның – удмуртча укып, белеп үсүен телим. Һәр милләт, һәр тел яшәргә һәм үсәргә тиеш.
Югарыда әйтүемчә, элек балалар бакчаларында милли төркемнәр бар иде. Эшебезне шуларны тергезүдән башларга кирәктер. Чөнки бала яшьтәшләре белән бакчада аралаша башлый, шулай җәмгыятькә кереп китә. Мәктәп чорын көтәргә ярамый, соңга калуыбыз ихтимал. Шулай ук милли мультфильмнарга, китапларга, әкиятләргә игътибар зуррак булсын иде. Чөнки бу – балалар дөньясы. Телне саклауны һәм үстерүне татар теле укытучыларына гына калдыру дөрес түгел, бу хөкүмәтнең милли идеясе, милли проекты булырга тиеш. Югыйсә, эшләр болайрак барса, Гаяз Исхакый тасвирлаган инкыйразга да килеп җитүебез мөмкин.
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Фото Blagoveshensk.bezformata.com сайтыннан алынды.
Читайте нас: