Барлык яңалыклар
Социаль бәла
9 декабрь 2019, 12:00

Ришвәт? Ришвәт!

Ришвәтнең уртача күләме ничә мең сум дип уйлыйсыз?

Ни кызганыч, ришвәтчелек бар икән... Һәм аның уртача күләме дә билгеле. Башкортстанда ул – 170 мең сум, ди.
Бу хакта "Башкортостан" дәүләт телерадиокомпаниясенә интервьюсында Русиянең Башкортстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесе Денис Черняев хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, коррупция хакимиятнең барлык эшелоннарына да үтеп кергән, шул исәптән – хокук саклау органнарына да.
Денис Черняев 2019 елда коррупция җинаятьләре фактлары буенча 350 дән артык җинаять эше кузгатылган, дип өстәде. Шуларның берсе – федераль түрәгә каршы.
Читайте нас: