Барлык яңалыклар
Социаль бәла
15 ноябрь 2019, 15:40

Әнис ШӘЙМӘРДАНОВ. Тәмәке төпчеге

Әнис Шәймәрданов Башкортстанның Яңавыл районында туган. Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яши. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, иҗат белән шөгыльләнә. Аның бу шигыре дә иҗтимагый яңгырашлы, әсәрдә тәмәке тартуның аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында бәян ителә, янгын сүндерүчеләр хезмәте олылана.

Янгын чыгуга сәбәпче –
Бер төпчек, кызу көндә.
Сүндермичә ташлаганга,
Көйрәп кабына җилдә.
Үлән дөрли, урман яна
Туристлар төпчегеннән,
Поездлардан очып калган
Утлы куз бөртегеннән.
Ялкын эчләрендә кала
Җирнең бар җан иясе;
Утраулар көлгә әйләнә –
Саксызлык нәтиҗәсе!
Җәйләр җитсә, төтен эчә
Янгынлы урман халкы.
Бу бәладән котылу юк –
Түлибез кыйммәт хакны!
Кесәсендә ялкын йөртә
Никотин суыручы!
Эше өчен җавап тотмый –
Янгыннар тудыручы!
Яши җирдә тереклекне
Афәткә төрүчеләр…
Төпчек көчен бары җиңә
Янгын сүндерүчеләр!
Читайте нас: