Булмаган түгел, җәмгыятьтә ялгызаклар, гаиләсез-йортсыз буйдаклар һәрвакыт булган. Әмма алар мондый “глобаль проблема”га әйләнер дип, берәү дә уйламагандыр. Чынлап та, соңгы вакытта парсызларның күзгә күренеп артуы җәмгыятьне борчыган иң актуаль проблемага әверелде бугай. Ул гынамы соң? Әлеге мәсьәлә чишелмәс төс алып, елдан-ел кискенләшә бара. Авыл һәм район дәрәҗәсеннән үтеп, республикалар, өлкәләр, хәтта тулы илләр өчен баш бәласенә әйләнде бүген буйдаклар.
Әйе, чит илләрдә дә бу яктан хәлләр мактанырлык түгел. Миллиардлы Кытайда “буйдаклар авыллары” барлыкка килгән дип кем уйлар? Ә алар анда бар. Чөнки процентлап карасаң, Кытайда яшәүчеләрнең 48,5 проценты хатын-кыз булса, 51,5е – ир-ат. Көчле зат вәкилләренең күбрәк булуы әле күзгә төртелеп үк тормый, әмма 10-15 елдан чаң сугарга калмагае, дип борчыла Кытай галимнәре. Ләкин анда буйдакларның ни өчен артуын беләләр, ичмасам. Илләрендә “Бер гаиләдә — бер бала” дигән закон кабул ителгәч, күпләр малайлы булырга тырыша башлаган. Кытайлар башлы халык бит инде, үзегез беләсез. Хатыннарыннан малай таптыруның әллә нинди ысулларын уйлап чыгарганнардыр әле. Менә хәзер шул малайлар үсә, ә кызлар – аз. Киләчәктә “буйдаклар катастрофасы” килеп чыкмасын өчен, бүген үк хәлне төзәтә башлаганнар, имеш.
Әлеге җитди мәсьәлә италиялеләрне дә бик нык борчый. Әмма башкалардан аермалы буларак, Италиянең Восторжирарди авылында проблеманы хәл итүнең үзенчәлекле бер юлын тапканнар. 800 кешелек авылда 50 буйдак ир һәм 20 ялгыз хатын-кыз яшәгәнен күреп, 20 үк булмаса да, 10-15 гаилә корып була бит дип уйлаган урындагы җитәкчеләр һәм... ялгызларны зур салымнар белән күмгәннәр. Монысын кызык өчен генә яздым, безнең илдә дә шундый алымнар куллана башлый күрмәсеннәр. Беренчеләрдән булып салым түләүчеләр исемлегенә үзем эләгәчәкмен. Чөнки кияүдә түгелмен.
Өйләнергә кеше юк”, – дип җырлаган була Зөфәр Хәйретдинов. Тирә-яктагылар аңа кушылып, “ай-вай” киләләр. Янәсе, кызлар шәһәргә чыгып кача, шуның аркасында гына егет-бөркетләр ялгыз кала, эчкечелеккә сабыша.
Менә Риф абый да буйдакларның артуында кызлар гаепле дигән фикерне әйткән. Аларның әрсезлегенә, тәртипсезлегенә аптырау белдергән. Рәхмәт инде, “барысы да түгел” дип өстәгән. Юкса, соңгы арада бу сүзләрне шулкадәр еш ишетергә туры килә ки, ирексездән “әллә шундыйга әвереләсе инде” дип уйлыйсың.
Ә егетләр үзләре кызларның холкын бозды, ирдәүкә ясады. Кызлар җибәргәнгә көмешкә артыннан барган егетнең кадере өч тиен инде ул. Ә кызлар кармагына эләгүдән куркып, клубка кермәүчеләргә хөрмәт тагын да азрак. Кереп, эчеп-тартып, азып-тузып йөргән кызларның кадере юклыгын күрсәтә белсәләр, бәлки шулай да булмас иде. Үзләрен “суындырган, өркеткән” кызларга үзләре түрдән урын бирә түгелме соң “көчле” затларыбыз?
Килешәм, кызлар күпләп шәһәргә чыгып китә. Мәктәпне тәмамлау белән укырга юллана да, диплом алгач, кайтмый. Эштән куркалар, дисезме? Бәлки андыйлар да бардыр. Тик күбесе максатсыз, “көн үттеме, шул җитте” дип яшәүче егетләрдән курка. 30-40 яшенә җитеп, армиягә барып кайтканнан соң, авылыннан чыгып та карамаган аларның күбесе үз каралтысыннан ерак китми. Каралтысы булса әле... Алар өчен басуның теге ягында тормыш юк.
Иртән торып, эшенә китә — әнисе озата, кич кайта — әнисе каршы ала. Ашарына әнисе пешерә, өстен әнисе юа. Хәтта аның язмышы өчен дә әнисе борчыла.
— Улыма берәр тыйнак кына кыз табарга иде, балалы булса да ярый. Ялгызы калмасын иде, — дип сөйли башлыйлар кияүдә түгеллегемне белү белән. “Ә нигә үзе эзләми?” дисәң:
— Бигрәк оялчан шул, кызларга эндәшергә дә курка, — дип җаваплыйлар.
Йә, ул кызларга эндәшәргә курыккан егеттән нинди ир чыга инде? Ник кирәге бар аның? Балаларың законлы була да, тирә-яктагылар кияүгә кайчан чыгасың, дип үзәгеңә үтми — шул гына. Тагын бер файдасын онытканмын: торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программаларына баса аласың.
“И, бигрәк акыллы бала инде. Кызлар кебек!” — дип мактарга яраталар бүген малайларны. Киләчәктә аның, чыннан да, хатын-кызларча йомшак характерлы булуын уйламыйлар. Хәер, кызлар турында сүз чыкса, “егетләргә алыштыргысыз инде” диләр. Җәмгыятьнең үзендә түгелме соң хата? Ни өчен малайлар кызлар кебек булырга тиеш? һәм ни өчен әле кызлар белән егетләрне чагыштырырга? Һәркем үз урынында булса, яхшырак түгелмени?
Еш кына “син көчле, син булдырасың”, диләр. Белмиләр шул алар: кайвакыт шундый көчсез буласы килә! Кемгәдер ышыкланасы, ышанасы килә. Чит ил машинасы, өч бүлмәле фатиры булмасын, бары тик үз сүзен әйтә белгән көчле зат булсын. Мин эшлим, дип әйтсен генә ул!!! Эшли алмаячагын белә торып, ышанырга, алданырга риза. Юк, әйтмиләр. Мең сәбәп, мең сылтау, мең аклану табалар. Тик үз иңнәренә гаилә өчен җаваплылыкны салмыйлар.
Буйдакларның “кичә”се ике тамчы кебек “бүген”енә, “бүген”е“ иртәгә”сенә охшаган. Эштән кайткач, йортта кирәген караштыра да, сузылып ята. Канәгать. Кичен клуб артына яки берәр тыкрыкка чыгып, үз ишләре белән эчеп кайта да, сузылып ята. Канәгать. Шулай салмак кына аккан тормышына үзгәреш кертергә теләми. Ләкин алар моны кычкырып әйтмиләр. Ә берәрсе “ник өйләнмисең?” дигән сорау бирә калса, әзер шаблонга әйләнгән “буйдаклар аклануы”н сөйлиләр. Егетләрнең күбесе аны тапкырлау таблицасыннан да яхшырак беләдер инде. Кызлар авылга кайтмый, диләр. Уфада үзем кебек фатирдан фатирга күченә-күченә бала түгел, бер төп гөл үстерергә дә тилмереп йөргән дистәдән артык кызны беләм, һәр икенчесе бүгеннән кайтып китәргә риза. Авылда эш күреп үскән бала эштән курыкмый.
Кызлар усал, диләр. Нахак сүз дип булмый. Укуын тәмамлап, эшли башлау белән, кызларның күбесе үзаллы яши башлый. Пафослы сүзләргә күчеп, “тормыш авырлыкларын ялгызы кичәргә өйрәнә” димим. Пар канат астында үскәннәр барыбер әти-әнисенә сыена. Әмма, ышаныгыз, көчле характерлы булмаса, кыз бала күңелен күз ачып йомганчы аяк сөртә торган чүпрәккә әйләндерәләр. Чөнки аңа иң беренче чиратта уйный торган курчак итеп карыйлар.
Хатын-кызга байлык кына кирәк, диләр. Әлбәттә, аек акыл белән яшәгән кеше бүген акчаның тормышта зур урын тотуын инкарь итә алмый. Әмма бу очракта матди хәлгә кагылышлы сорауны кем бирүе дә зур роль уйныйдыр. 18 яшьлек кыз яңа үзаллы тормыш башлаган 18 яшьлек егеттән сорый икән — монысы бер әйбер. Ә 35-40 яшьлек ир-атның матди хәле белән кызыксыну — бөтенләй икенче. Җир йөзендә дүрт дистә ел яшәп тә, авылдагы картәтисеннән калган бәләкәй йортыннан башка бернәрсәсе дә булмаган кешегә ниндидер өмет баглау файдасыз. Бу яклап карасаң, йорт салган егетләргә шатланасы гына. Тик шул торак, киресенчә, бик еш гаилә коруга иң зур киртә була да инде. Хатын булачак кеше өлешкә керер дә, аерылып, ярты мөлкәтен алып китәр дип куркалар. Ялгыз каңгырсалар каңгыралар, әмма өйләнмиләр. Беләсегез килсә, авылда гына түгел, шәһәрдә дә буйдаклар буа буарлык. Авылныкылардан аермалы буларак, алар ник туганлыкларын яхшы белә. Ак күлмәк, галстуктан гына йөргән карьерачыларның тормыштагы максатлары да ачык, машинасы, фатиры да, бер төнлек “кызлар” чакыртырга акчасы да бар. Ләкин әнә шуларны югалтудан, кызларның прописка өчен генә аңа кияүгә чыгуыннан куркып өйләнми алар.
Кешеләр бу дөньяга парлы итеп яратылган. Яшәүнең мәгънәсе дә, адәм баласының бәхете дә үзенә насыйп ярны табып, гаилә коруда, тупылдап торган сабыйлар үстерүдәдер. Тик цивилизация үсешкән, заман алга киткән саен, шул бәхетне таба алмый адашып йөрүчеләрнең саны артканнан арта бара. Күрәсең, парлы итеп яратылганнар үз пары булырга тиешләрне дә ялгызлык сазына сөйридер...